поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.04.2009 Матбугат

ЗИННУР ХӨСНИЯР: “БЕЗ КЕШЕНЕҢ ШӘХСИ ТОРМЫШЫНДА КАЗЫНМЫЙБЫЗ”...

Зиннур Хөснияр үзенә үзе эш булдырган, “Салават күпере”, “Сәхнә” журналлары, “Таһир-Зөһрә” газетасын ачып җибәргән кеше. Барлык милләтләрне дә хөрмәт итеп, үз милләте өчен җан атып, кайгырып йөрүче, күп кенә әдәби әсәрләрнең авторы да ул. Язучының “Таң ата да, кич була”, “Тәгәри китте язмышлар”, “Терсәк сугышы”, “Эттән туган” исемле китаплары күп кенә укучыларның китап шүрлегенә менеп, мәхәббәтен яулады.

– Зиннур әфәнде, “Салават күпере” журналы чыгара башлау сезнең идея булган икән?

 

– Рус балалары өчен матур-матур журналлар чыгып барганда, нишләп әле татар балалары өчен дә журнал булмаска тиеш ди? Без үскәндә, кызганычка каршы, алар булмады. Һәм нәниләр өчен журнал чыгару минем бер зур хыялыма әйләнде.

 

1989 елның 15 октябрендә мин үз-үземә “балалар өчен яңа журнал чыгарырга алынам”, дигән боерык яздым. Ул чакта редакция дә, эшчеләр дә, бюджет та юк. “Салават күпере” буш җирлектә туды. Аны фин кәгазендә, фин буяулары белән эшләдек. Ул заманда бөтен Россиядә андый матур журнал булмагандыр. Башкалар саргаеп беткән “тәмәке кәгазе”ндә чыгара иде шул. Хәтта Язучылар съездында Сергей Михалков безнең журналны тотып селкегән, башкаларга да бездән үрнәк алырга кушкан. “Салават күпере”нең Татарстан Язучылар Союзы идарәсе проекты буларак, “Point” Совет-Фин уртак оешмасы булышлыгы белән дөньяга килүен дә әйтергә кирәк.

 

Балаларга 5-6 яшькә кадәр милли тәрбия бирү зарур. Мәсәлән, чуаш баласын татарлар арасына үстерсәң, аның генофонды җимерелә. 10 яшькә кадәр һәр милләт баласы үз милләтенең җырын тыңлап, аның телендә аралашып үсәргә тиеш. “Салават күпере” дә шундый максатта туды.

 

– Әле кушымта рәвешендә “Сыбызгы” журналын да чыгарасыз бит?

 

– Әлеге журнал да минем егерме еллык хыялымның чынга ашуы. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган бу журнал татар, рус һәм инглиз телләрендә чыгарыла. Россия журналистлары фестиваленә аны алып барып күрсәттем. Әлегә Россиядә өч телдә  чыгарылучы мондый журнал булмаган икән.

 

– Хәзерге балалар китап-журнал укуга караганда, телевизор, компьютер каршында утыруны якынрак күрә бугай. Тираж җыеп буламы?

 

–  Дөресен генә әйткәндә, инде күптәннән журналны рекламалау белән шөгыльләнгән юк. Бүгенге көндә ун мең тиражыбыз бар. Бу чагыштырмача зур тираж. Ә чынлыкта безне укучы балалар саны күбрәк. Мәктәп балалары белән очрашуларга баргач, класска бер журнал яздыруларын әйтәләр. Димәк, аны бөтен класс укый. Китапханәләрдәге журналлар да тузып беткән була.

 

Аннары китаплар да җитешми бит. Без укытучылар белән киңәшеп, “Салават күпере”н аларга кирәкле программа буенча чыгара башладык. Мәсәлән, юл кагыйдәләре буенча чыгарылган саннарны тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә кулланалар.

 

– Хәзерге буын балалары нинди булып үсәр икән?

 

– Бүгенге көндә рухи яктан гарип балалар тәрбияләнә. Без колбаса турында гына уйларга күнектек. Ә балалар рухи яктан ач. Кызганыч, түрәләр шуны аңларга теләми. Үзләре пенсиягә чыккач шушы рухи яктан ач балаларның суеп китүе дә бар бит!

 

– “Таһир-Зөһрә” газетасын да чыгарып алдыгыз. Ул нишләп юкка чыкты?

 

– Мәхәббәт, матурлык турындагы газета җиде ел чыкты. Тиражы зур иде. Башка газеталардагы “похабщина” халыкны туйдырган булган икән. Чисталык, сафлык турындагы язмаларга сусаган булган ул. Аны бик яратып өлгерделәр. Ябылгач, “ник яптыгыз”, диючеләр күп булды. Ул бетмәде, хәзерге вакытта “Сәхнә” журналында шундый исемдәге сәхифә эшләп килә.

 

– Аның аерым газета булып чыкмый башлавы матди як белән бәйлеме?

 

– Моның төп сәбәпчесе мин үзем. Мин беренче чиратта – язучы. Ничә ел инде бер романым көтеп ята. Аннары кабатланмас режиссер, мәрхүм Марсель Сәлимҗанов белән әңгәмә корып утырганда, ул театрга багышланган журнал турында хыяллануын әйтте. Бу миңа җитә калды, “Сәхнә”не чыгара башладым. Зур гына кешеләр: “Йөрмә, барыбер берни дә барып чыкмаячак”, – диделәр. Мин үземнекен иттем, бер ел “Сәхнә” газетасы чыкканнан соң, Президентыбыз фатиха биреп, журнал итеп чыгара башладык. Үзем бии дә, җырлый да, гармунда уйный да белмим. Тик күңелем яктылыкка, матурлыкка омтыла. Дөньяны матурлык яшәтә, саклап кала.

 

Кешенең шәхси тормышында казынмыйбыз, кимчелекләрен эзләп, чалбар балакларын тартмыйбыз. Сәхнә артына керсәк тә, матурлык эзләп кенә керәбез. Бернинди алдау, пафос юк.

 

– Сез бит әле күп кенә әдәби әсәрләр авторы да. Барысына да ничек өлгерәсез?

 

– Эшлим, эшлим дә, артка борылып карагач, “ничек боларны башкарып чыктым икән”, дип шаккатып утырам.

 

– Әсәрләрегездә авыл язмышы турында борчыласыз...

 

– Элек шәһәр балаларын “хулиган” дип йөртсәләр, хәзер авыл малайлары шундыйга әйләнде бугай. Җирнең кадере бетте. Безнең әби-бабайларыбыз имана җире алу өчен, ир бала тууын Ходайдан ялварып сораган. Язучы буларак шул турыда кайгырып яшим. Чит өлкәләргә чыгып, агрофирма хуҗалары белән сөйләшергә, Авыл хуҗалыгы Министры янына керергә исәбем бар.

 

Хәзер печәне белән саламы буталып бетте инде. Балаларга “Салават күпере”, олыларга “Сәхнә” аша шуны аерып бирәсе иде. Максатыбыз акыл сату түгел, ситуацияне аңлатып бирү.

 

– Гаиләгез турында сөйләгез әле?

 

– Хатыным Нурия Шәһәр мэриясендә эшли. Казахстан кызы. Рус мәктәбен бетерсә дә, татар язучысы хатыны буларак, хәзер татарча бик әйбәт белә. Кызым Зилә КДУның социология бүлегендә бишенче курста белем ала. Улым Булат Финанс-икътисад университетында икенче курста укый. Өченче балам – “Салават күпере”, дүртенчесе –“Сәхнә”, бишенчесе – “Сыбызгы”.

 

– Балаларыгызга нинди тәрбия бирдегез?

 

– Балалар белән сирәк-мирәк булса да, “по душам” сөйләшергә кирәк. Дөньяда матурлык, мәхәббәт бар икәнен аңлатырга тырыштым. Болай ит, тегеләй ит, дип акыл сату бик ярдәм итми. Балаларым, Аллага шөкер, татарча сөйләшә. Кечкенә вакытта мәҗбүриләп татарча китаплар укыттым. Кызым университетка кергәндә иншаны татарча язды һәм иң зур баллны җыйды.

 

– Әти-әниегез исән-саулармы?

 

– Аллага шөкер, икесе дә исән-сау. Бик матур итеп яшәп яталар. Аларның хәлләрен белеп, кайтып торабыз. Без ике малай, өч кыз идек. Кызганычка каршы, энем Нияз 29 яшендә фаҗигале төстә вафат булды. Бу кайгының ачысы һаман йөрәктә.

 

– Каләм тотып кына утырган ирләр кадак та кага белми, дип сөйлиләр...

 

– Мин балта эшен бераз чамалыйм. Бүгенге көндә өй салып ятам, төрлесен эшләргә туры килә. Бишенче каттагы “сыерчык оясы”нда яшәргә яратмыйм. Тирләп-пешеп кар көрисем, үз йортым белән яшисем килә.

 

– Ялларыгызны ничек үткәрәсез?

 

– Аккош күлендәге бакчабызга барып, гаиләм янында әсәр язу, чыгып нәрсәдер эшләү, җәен суда йөзү, кышын чаңгыда йөрү – менә дигән ял. Яхшы кинолар карарга яратам.

 


Алисә САБИТОВА
Матбугат.ру
№ --- | 03.04.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»