|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.11.2014 Җәмгыять
Сау бул, Люцифер! Моннан соң исемнәрне ЗАГС әйткәнчә генә сайлап булачакРоссиядә туган балаларга исемнәрне ЗАГС биргән исемлектән сайлап алып кына кушарга рөхсәт итәчәкләр. Дәүләт Думасы Россия халкына кушарга ярый торган исемнәр исемлеге төзү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә әти-әниләр яңа туган балаларына теләсә нинди исем кушарга хокуклы, ЗАГС хезмәткәрләре аларның теләгенә каршы чыга алмый. Закон проектын тәкъдим итүчеләр кеше исемнәрендә саннар, билгеләр һәм экзотик исемнәрне тыярга җыена.
Күптән түгел гаммәви мәгълүмат чараларында Россиядә туган балага Люцифер (Библиядә тискәре персонаж) исеме кушулары турындагы хәбәр шау-шу куптарган иде. Исемнәр исемлеген төзүгә депутатларны әлеге хәл этәргән дигән мәгълүмат бар.
Ә сез нинди кызыклы реаль исемнәр беләсез?
--- |
Иң күп укылган
|