|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2014 Җәмгыять
Резеда Вәлиева: “Ирне аңлап яшәгәндә генә гаиләдә татулык була”Шагыйрә Резеда Вәлиеваның мәхәббәт турындагы шигырьләре бихисап. Аның нәкъ шундый җанга үтеп керерлек, адәм баласын уйланырга мәҗбүр итәрлек итеп иҗат ителгән шигырьләренә җырлар да шактый язылган. Минемчә, чынлап торып яратып, янып-көеп карамаган кеше андый хисле шигырьләр иҗат итә дә алмас иде. Бүген без шагыйрә белән аны кулына каләм тотарга, берсеннән-берсе актуаль мәхәббәт шигырьләре иҗат итәргә мәҗбүр иткән хисләр, гаилә тормышы турында сөйләшербез. Гомер көзендә сөйгән кешесен югалтканнан соң да ул илһамны каян ала икән? – Резеда апа, иҗатыгызда мәхәббәт темасы беренче урында торамы?
– Шигырьләр күбрәк балаларга, әхлак темасына язылган. Әмма 50 китабымда кешеләрнең тормыш мәгънәсенә әйләнгән хисләр – мәхәббәт турында да шигырьләр шактый. Әле дә мәхәббәт турында языла, халык нәкъ шундый җырларны күбрәк ярата бит, беркая китә алмыйсың.
– Белүемчә, сез гомерегез буе бер генә кешене яраткансыз. Андый мәхәббәтне кайда очраттыгыз?
– Фаршат белән танышуыбыз бик кызыклы булды. Мин беренче, ул икенче курста укыганда Флүрә исемле иптәш кызымның авылына кунакка кайттым. Кире шәһәргә килгәндә, поездда кеше шулкадәр күп иде. Мин тамборда барам, иптәш кызым исә эчкә кереп китте. Кулларым туңып беткәч, мин дә кешеләрне этә-төртә вагон эченә керергә булдым. Керсәм, Флүрә утырып тора, каршында ике егет. Шуларның берсе сикереп торды да, кулымнан капчыгымны алып, урын бирде. Поезддагы сирәк-мирәк янып алган ут яктысында бу егеткә күз төшердем. Эчтән генә: “Чибәр икән, куллары да матур икән”, – дип уйлап куйдым, җитмәсә, сөйләшүе дә итагатьле.
Поезддан төшкәч, вокзалдагы биек баскычтан таеп китеп, аска тәгәрәдем. Ул вакытта кызлар биек үкчәле түфлигә галуш киеп йөриләр иде. Теге егет мине торгызды да: “Болай булгач, өеңә кадәр озатып куям”, – ди. Шулай итеп, Фаршат исемле бу егет белән очраша башладык.
Ул миңа башта артык юаш, фикерсез кебек тоелды. Гел мин дигәнчә генә эшли иде. Шуңа, аңа кияүгә чыгарга ашыкмадым. Әмма үзенең ихтирамлы, игътибарлы булуы белән күңелемне яулый алды. Җитмәсә, гармунчы иде, анысы да йөрәкне яулагандыр. Бервакыт бер-беребезне сынау өчен ташлашып та алдык: “Мин сине яратмыйм бугай, әйдә, аерылып торыйк”, – дидем. Нәкъ шул чакта ул хастаханәгә эләкте дә, тагын дуслашып киттек.
– Алайса, яратуыгызда икеләнгән чаклар да булган икән?
– Фаршат миңа: “Син француз романнарын укып үскәнсең һәм шундый мәхәббәт көтәсең. Көтмә аларны, андый хәл тормышта булмый”, – дия иде. Тегеннән карадым, моннан карадым, бер рәтле егет тә юк. Шуннан соң Фаршатымның иң яхшысы икәнен аңлап, артык шашып яратмасам да, кияүгә чыктым. Ә тормыш итә башлагач, иремне бик яраттым. Бик йомшак, нечкә күңелле кеше икәнемне белде, бер дә рәнҗетмәде.
– Гаиләнең матур, тату яшәве өчен ни эшләргә кирәк?
– Хәзерге яшьләр кичтән бергә бииләр дә, иртән кияүгә чыгалар, яисә иртәне дә көтеп тормыйлар, кушылалар. Ә без сигез ел буе егет белән кыз булып очрашып йөрдек, ир белән хатын арасында була торган хәлләр турында уйламадык та. Безнең тәрбия шундый иде. Минемчә, безнең кебек саф килеш өйләнешүчеләр бергә озак яши. Бер-береңнең яхшы ягын ихтирам итә, начар якларын гафу итә белергә кирәк. Сиңа берәү килеп: “Синең ирең шундый бит!” – дисә дә, син: “Беләм, мин аны гафу итәм”, – диген. Һәркемнең җитешмәгән ягы була бит.
Аннары, ирләргә каты бәрелергә ярамый. Безнең әнкәй шулкадәр кызу, ә әткәй җайлы кеше иде. Балачакта шуларны күреп: “Кияүгә чыга калсам, әнкәй кебек булмам”, – дип үземә сүз бирдем, гел ирләр яклы булып үстем, аларны аңларга тырыштым. Ирне аңлап яшәгәндә генә ныклы гаилә корып була. Гаиләдә иң кирәк әйбер акча да, фатир да, машина да түгел, мәхәббәт һәм ышаныч!
– Фаршат абый белән ничә ел яшәдегез?
– Ул үлгән елны алтын туебызны билгеләп үтәсе идек. Шул бәйрәмне гөрләтеп уздырырга Ходай насыйп итмәде. 6 ел элек вокзал янында йөк машинасы бәреп китте үзен. Нидер буласын алдан сиздем: ул көнне аны беркая чыгарасым килмәде. Бу торды да, чәй эчкәч, киенә башлады. “Хәзер квитанцияләрне генә түлим дә, кайтам”, – ди. “Йөрмә, зинһар өйдә тор”, – дип, елый башладым. Шулай дигәч, бармаска булды. Төн буена алма согы ясаган идек, шуларны подвалга төшерергә булды. Мин бүлмәгә кереп киткән арада берни әйтмичә чыккан да киткән. Ярты сәгать тә үтмәгәндер, моның телефонына шалтыратырга тотындым, әмма ул алмады. Бер автобустан икенчесенә күчеп утырганда абынып китеп, “КамАЗ” астына барып кергән һәм шундук җан биргән.
– Үзегез дә элегрәк бик нык авыргансыз икән. Чирне ничек җиңдегез?
– Ул чакта: “Резеда үлә икән”, – дип сөйләделәр, ай ярым тән температурам югары булды. Фаршат нинди генә табибларга алып бармады, әмма берсе дә ярдәм итә алмады. Ирем үләннәр белән эш итүче бер кешене каяндыр эзләп табып, бер атна үләннәр белән дәвалангач, аякка бастым. Үлән пешерү, миңа эчерүне беркемгә дә ышанып тапшырмады, эшкә дә бармыйча мине саклады.
Рәзилә РӘСИМ |
Иң күп укылган
|