поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.11.2014 Мәдәният

Узган гасыр башы мәгърифәтчесе Хәдичә Сәйфетдинова-Шаммасова шигырьләре

Шагыйрә Хәдичә Сәйфетдинова-Шаммасова үткән гасыр башында яшәгән сирәк мәгърифәтче һәм әдибә хатын-кызларның берсе булып санала. “Самар татарлары” журналының баш мөхәррире Данияр Сәйфиевнең әтисе – СССР һәм Россия Федерациясенең Журналистлар берлеге әгъзасы, Габделҗаббар Кандалый исемендәге әдәбият премиясе лауреаты Ирек СӘЙФИЕВнең истәлекләрендә әтисенең бабасы Сөнгатулла хәзрәтнең балалары Хәдичә һәм Габдерәүфкә зур урын бирелә. Бүген сезнең игътибарыгызга шул язманы тәкъдим итәбез.

- Минем әти, Җәүдәт Рәүф улы Сәйфиев, безнең җиде буын ата-бабаларыбызның шәҗәрәсен язып калдырды. Гаилә архивында күпсанлы фотографияләр, хатлар, китаплар һәм документлар саклана. Ул туганнарыбыз турында да бик матур итеп сөйли белә иде. Бу истәлекләр күңелдә бигрәк тә яхшы сакланган. Туганнарыбызны тасвирлаганда ул беренче чиратта аларның укымышлылыгы, нинди телләр белүе, китапханәсе зурлыгы, язма әсәрләре турында әйтергә онытмый иде.

Безнең әтинең бабасы Сөнгатулла хәзрәт, Казан мәдрәсәләренең берсен тәмамлаганнан соң, Ульян өлкәсенең Татар Калмаюры авылы мәчетенә ахун итеп билгеләнә. Шунда аның дүрт баласы - ике кызы һәм ике малае туа. Малайларын - Мөхәммәтсадыйк һәм Габдерәүфне, хәзрәт Казанга укырга җибәрә, ә олы кызы Хәдичәне үзе укыта. Соңрак кыз Иске Кызылсу авылында эшләүче абыйсы Җамали карамагында белемен тагын да үстерә һәм баета.

Хәдичәгә уку бик җиңел бирелә. Бераздан инде ул гарәп һәм фарсы телләрендә иркен сөйләшә һәм китаплар укый башлый. Аралашучан һәм кызыксынучан бала халык риваятьләрен, шигырь һәм җырларын су кебек эчә, матур әдәби телдә сөйләшергә өйрәнә. Аны тыңлаган авылдашлары кызны былбылга тиңләп, исләре китеп тыңлап торалар. Шулай Хәдичәгә “Былбыл” кушаматы ябыша.

1897 елда Хәдичә Мөхәммәтгариф Шаммасовка кияүгә чыгып, хәзерге Кошки районының Иске Фәйзулла авылына күчеп китә һәм шунда укыта башлый. Ун елдан соң Шаммасовлар Хәдичәнең туган авылы Калмаюрга кайталар. Хатын анда да укытуын дәвам итә. Шунда ук аның бертуган энесе Габдерәүф һәм аның хатыны Шәмсеҗиһан (Закир Кадыйриның бертуган сеңлесе) да эшлиләр.

Татар Калмаюры мәктәбе беренчеләрдән булып яңа программа буенча укытуга күчә. Тик томана халык моның белән килешә алмый: “Мәктәптә азгынлык оясы. Тиздән укучы кызлар малайларга мәхәббәт хатлары да яза башларлар әле”, - дигән сүзләр йөртүче Гыйният карт авыл халкын Хәдичәне таяк белән кыйнап үтерергә котырта башлый.

- Җәйге матур иртәләрнең берсендә безнең гаилә чәй эчеп утыра иде, - дип искә ала әтием Җәүдәт Сәйфиев. - Шул вакыт атаман Дутов казаклары өебезне урап алдылар һәм берничәсе өйгә кереп, әти белән әнине эзләргә керештеләр. Бабай әни белән энемне идән астындагы базга төшереп өлгергән иде. Уналты конвоир, әтинең кулларын артка бәйләп, мәйданга таба алып киттеләр. Моңа кадәр аклар Галим бабайны атып үтергәннәр икән инде. Безнең әтине атарга алып килүләрен күргән халык тавыш күтәрде: “Сез рус һәм чуваш теле укытучыларын үтермисез бит! Ә безнең Габдерәүф мөгаллимнең ни гаебе бар?!”

Шулай минем әти исән кала. Конвоирлар арасында үзенең укучысы булуы гына аңа гомере буе тынгы бирмәде. Бер очрашканда: “Нәрсәм белән ярамадым соң сиңа?” - дип сораган ул. Гыйният абзыйның малае: ”Укытмаска булган!” - дип җавап бирә.

Сөнгатулла хәзрәтнең киң һәм иркен өеннән беркайчан да кунак өзелми. Улы Габдерәүф янына башка авыллардан яңа методика буенча укыта башлаган мөгаллимнәр килеп, бабайның бай китапханәсеннән файдаланалар. Ул һәрвакыт яңа китаплар алдыра, массакүләм матбугат чараларына язылып тора иде.
Сөнгатулла хәзрәтнең олы кызы Хәдичәгә дә яшьләр зур хөрмәт белән карыйлар, остаз итеп таныйлар, аның математика, геометрия, география һәм тарих фәннәрен укыту методикасын кулланышка алып эшлиләр.

Сөнгатулла хәзрәт өеннән ишетелгән скрипка, гармун тавышына авылдашлар да тиздән күнә. Хәзрәт үзе яшьләрнең төрле мавыгуларына бармак аша караганга күрә, халык та дәшми. Сәйфиевләрнең тирә-як авылларда яшәүче күпсанлы туганнары арасында шигырь, проза язучылар, музыка белән мавыгучылар күп була. Алар Калмаюрда - “Кармак”, ә Кызылсуда “Ыргак” исемле гаилә журналы чыгаралар. Анда бер-берсенә карата шаян эпиграммалар, шигырьләр языла, тормыштан алынган мәзәк хәлләр урын ала. Бу журналлар дүрт ел буе 1913 - 1917 елларда язылып килә һәм аларны өйдән-өйгә йөртеп укыйлар. Иң актив авторлар арасында Хәдичә-Былбыл да була.

Хәдичәнең ныклы белемгә тапкырланган табигый таланты халыкка чыгуны таләп итә башлый. Энесе Габдерәүф Сәйфетдиновның шигырьләре төрле матбугат чараларында күренгәли бит инде. Әнә Габдулла Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы” поэмаларын да гарәп теленә тәрҗемә итә алган. Ә менә Хәдичәнең шигырьләрен нәшрияттан гел кире кайтаралар. Ул вакытларда халык арасыннан чыккан талант ияләренең язмаларын бастыру бик мәшәкатьле һәм авыр эш булган. 1913 елда гына Хәдичә Сөнгатзадәнең (әтисе исеме белән йөрткәннәр) 29 шигыре бастырылган “Кызлар бакчасы” җыентыгы дөнья күрә, 1915 елда 39 шигырьле “Таң җиле” җыентыгы басыла, ә 1917 елда нәшер ителүгә куелган “Гәүһәр түгел, Морат алданды” хикәясе нишләптер чыкмый, ә кулъязмасы югала. Шулай ук “Гафифә белән Хәнифә” автобиографик язмасы да юкка чыга.

Хәдичә ул елларда хөкем сөргән гаделсезлекне кабул итә алмый, аны татар халкының язмышы, киләчәге борчый. Милләтне күтәрү һәм саклап калу өчен татарларның бердәм, укымышлы һәм югары зәвыклы булуы мөһим, дип уйлый ул. Аның язмаларының төп темасы - хатын-кызларның һәм ирләрнең тигез хокуклы булуы. Татар хатыннарының ниятләре саф булырга тиеш, чөнки киләчәк буын өчен нәкъ хатын-кызлар җаваплы, дип белдерә шагыйрә.

Совет елларында Хәдичә Сөнгатзадәнең язмалары нәшер ителүгә тыелмаган булса да, аның иҗаты турында татар әдәбияты белгечләренә генә билгеле була. 1988 елда Казанда бастырылган “Өмет йолдызлары” җыентыгында гына Хәдичә Сәйфетдинова-Шаммасованың берничә шигыре урнаштырыла.

Совет елларында ул укыту һәм җәмәгать эшенә бирелеп китә. Бертуктаусыз губернаның татар авылларына йөри, халыкка яңа хөкүмәт законнарын аңлата, татар хатыннары алдында ялкынлы чыгышлар ясый, татар мәктәпләрендә укыту процессын җайлауда булыша...

1944 елның 9 маенда Хәдичә Сәйфетдинова-Шаммасова вафат була. Аны туган авылы Татар Калмаюрында күмәләр. Авылдашлары Хәдичә-Былбылның якты истәлеген әле дә кадерләп саклыйлар. Җирле мәктәпнең крайны өйрәнү музеенда аңа багышланган аерым экспозиция дә бар, кайбер укучылары да исән әле.

Хәдичә апабызның риваятьләргә уралган якты исемен туганнары да онытмый, исеме телебездән төшми. Ульян өлкәсенең Мактаулы гражданы Дамир Шәрипов аның турында: “Сезнең апагыз искиткеч яхшы, якты кеше иде. Ул минем иң яраткан укытучым”, - дип әйткән иде. Менә шушы апабызның якты истәлеге озак еллар саклансын өчен язылды да инде бу мәкалә.

Ни дип шатланам?


Мин бу көн хәйран үземә:
Шатлыгым чиксез минем,
Мондый зур шатлык соңында -
Хәсрәтем чиксез минем.
Аһ, фәләк*! Һәркем өчен
шуйлә*
Тигезсез юл микән,
Бер карыш барсак тигездән,
Калганы баз — шул микән?
Юкса, мин ялгыш йөримме?
Бар чокыр, комлык та тик,
Яхшы юлны бер дә эзләп
Тапканым юк әллә ник.
Кайчан басармын икән
Һәр җире гөл өстенә,
Һәр тараф шатлык күренгән
Дар-ер-рахәт* милкенә.
Юк шул инде, дөньяда юк
андый
Рәхәтләр миңа;
И, мөкатдәс җир! Мине ал
шул
Тынычлык куенына…
Ул вакыт дошманнарым да
хәл
Җыяр тынга калып,
Кемгә итик ифтира дип,
Каты хәйранга калып.

* Фәләк — язмыш, тәкъдир.
* Шуйлә — шулай, болай.
* Дар-ер-рахәт милкенә - рәхәт, тынычлык йортына.

Күңел


Бик зирәк бит, чынлап
әйтсәң,
Бик мөкатдәс бу күңел;
Мәгънәви эштән хәбәрдар
Булмавы мөмкин түгел.
Кайвакыт, бер җил кеби,
Шатлык исеп китсә аңа,
Чында шатлыклар киләдер,
Ул сизүе буш түгел.
Никадәр шат булган
булсаң да
Үзең бер-бер вакыт,
Әмма хәсрәт яшьнәтәдер,
Аны аңлый шул күңел.
Менә шатлык булды диеп
Һай-аһу иткән заман
Каты хәсрәт килә башка -
Тик хәбәр биргән күңел.

Милләтем


Мин сиңа мәнсүб* булу өчен
Фәхритәмен*, милләтем,
Гали шәүкәт*, гали
шәфкать
Сиңа, махсус милләтем.

Синдә аклык, синдә пакьлек,
Синдә раэфәт*, мәрхәмәт,
Синдә киңлек, синдә берлек,
Синдә куәт, милләтем.

Мең җаным булса, синең өчен
Мин итәр идем фида,
Әмма ни дә эшли алмыйм,
юлга

Төшә кыйлләтем*.
* Мәнсүб - мөнәсәбәтле, нисбәтле.
* Фәхритәмен (фәхер итәмен) - горурланам.
* Гали шәүкәт - бөек, дан-дәрәҗә.
* Раэфәт (рәфаһәт) - муллык, иркен тереклек.
* Кыйлләтем – азлыгым, кимлегем.

Гашыйктан сора


И, күңел, юкка пошынма,
Һәр кичәнең таңы бар,
Ул көнең дә кичкә керсә,
Шундый көндез тагы бар.

Кич өчен һичбер көенмә,
Чын гына уйлап кара,
Бер дә кич пәрдәләнми шул
Күңел, кем, аңы бар.

Мин кичәне бик сөямен,
Күзгә ул пәрдә кора,
Башкалар да күрмәсен дип,
Безне ул саклап тора.

Бу сүзем сиңа гаҗәптер,
Мин сөям кичне, димен,
Син кичәдәге хозурны моңлы
Гашыйктан сора!

Дөнья тормышы


Син үзең һич яшми*
торсаң да,
Эчеңнән сөйләтә,
Белми дә калган буласың:
Үз көен көйләтә.
Кичә көндез иҗтиһалар
берлә
Кан йотсаң да син,
Ул сиңа һич сынмыйдыр
буй,
Күрми үзен сиңа тиң.
Ул бик инде шул җиңүне бик
Җикетлек дип белә,
Соңрадан да мәрхәмәт юк:
Тик һаман үрти, көлә.

* Яшми — дәшми.

Ниләр бар?


Һәр мәшәкать кичләренең
бер
Сәгатьлек таңы бар,
Ул сәгать таңының да
шундый
Киче тагы бар.
Тормый бит инсан һаман
хәсрәт
Эчендә капланып,
Шул бичараның да, ачлып,
шат
Күренгән чагы бар.

Хәдичә СӨНГАТЗАДӘ.

 


Ирек СӘЙФИЕВ
Бердәмлек
№ 44 |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»