поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.11.2014 Җәмгыять

Заман да башка, бала да башка

Соңгы елларда туган сабыйлар бөтенләй бүтән, безнең балачак чорында туып-үскәннәргә дә, үзебез үстергән балаларга да охшамаганнар. Төс-биткә безнең төсле инде алар, ә менә үз-үзен тотышлары бөтенләй икенче.

Хәзерге балалар каядыр ашкыналар кебек. Мүкәли, тәпи йөри башлаган баланы кыска гына вакытка да игътибарсыз калдыра алмыйсың хәзер. Яткырган бала арбасыннан да, балалар караватыннан да, диваннан да аягын сузыпмы, тәгәрәпме төшәргә генә тора. Идәндә дә тыныч кына йөри белми алар. Сервант-шкафларның ишекләрен ачып, көчләре җиткән әйберләрне сөйрәп чыгаралар, телевизор белән компьютерлар куелган өстәлләргә менәргә маташалар, көнкүреш техникасы пультларына үреләләр. Уенчыкларның да электроника белән җиһазланганнарына мөкиббән китә алар. Дөрес, балалар гомер бакый тынгысыз булганнар, әмма бит әле бер илле еллар чамасы элек кенә дә өйдә үзе генә калган кечкенә бала бишектә, яисә балалар караватында тыныч кына ятып тора ала иде. Хәзергеләр алай ятып торырга риза түгел, үзе генә уйнамасмы дип, янына куйган уенчыкка да исләре китми аларның. Үзләре янында кемдер булсын аларга, нәрсә беләндер мавыктырсыннар, күтәреп йөрсеннәр.

Хәзерге заман балаларының үз-үзен тотышы елдан-ел тизләнә барган тормыш ритмына, техника прогрессына бәйле, күрәсең. Бала тудыру йортыннан кайтуга ук телевизорлы, компьютерлы, видеокамералы, фотоаппаратлы, телефонлы тормыш дулкынында йөзә башлыйлар бит алар. Шуңа да кечкенә баланың бераз үсүгә гади уенчыкларга түгел, ә бәлки көнкүреш приборлары пультларына үрелә башлавы гаҗәп түгел. Билгеле, яшь ата-аналар моны куанычлы вакыйга дип кабул итәргә гадәтләнеп киттеләр, янәсе, балалары заманнан артта калмаска охшаган. 3-4 яшьтәге балаларының инде компьютерда уеннар уйный алуы белән мактанган ата-аналар гадәти күренешкә әйләнә бара. Югыйсә, кечкенә балаларының күбрәк саф һавада булуларын, хәрәкәтле уеннар уйнавын, тирә-як табигатенең матурлыгын аңларга өйрәнүләрен кайгыртырга тиешләр дә бит.

Әле менә урамда эленгән бер игъланга күз төште. 8 айдан 3 яшькә кадәрге балаларны түгәрәк тибындагы дәрескә йөртергә чакыралар. Кечкенә балаларны рәсемнәр, пластилиннан әвәләп сыннар, чүпрәктән аппликацияләр ясарга, биергә, музыкага өйрәтмәкчеләр. Бер караганда бу әйбәт шөгыль кебек, икенче яктан караганда балаларның уен вакытын урлый шикелле. Заман балалары болай да урамда аз булалар, аз уйныйлар. Үзебезнең кечкенә чак искә төшә: урамнан кайтып кермәдек бит без. Энекәш туганда миңа 3 яшь иде, шул елны беренче тапкыр кечкенә агач чананы сөйрәп тау шуарга чыгып китүем әле дә истә. Тау бите дистәләрчә балалар тавышыннан гөр килеп тора иде сугыштан соңгы ул елларда. Гаҗәп, Бөек Ватан сугышында бик күп ир заты һәлак булып калуга карамастан, 50-60нчы елларда балалар бик күп туган иде шул, һәр гаиләдә кимендә 5-6 бала үсте. Әле электр да, радио да юк еллар, юлларда кышын атлылар гына йөри, шуңадырмы, чана-чаңгыда шуып, урамда, ялан җирләрдә уеннар уйнап үтте безнең балачак.

Галимнәр әйтүенчә, һәр унбиш-егерме ел саен буыннар үзгәреш кичерә. Алар фикеренчә, сугыштан соңгы туган буыннан 1980-1990 елларда туганнар буыны нык кына аерылып тора икән. Бу чорда дөньяга килгәннәрнең формалашуына СССРның таркалуы нык йогынты ясаган. Үзебез шаһит, социализмнан капитализмга күчеш чоры күпләр өчен бик авыр процесс булды. Әлеге авыр елларның проблемаларын ата-аналары белән бергә балалар да татыды. Шуңа да 1980-1990 елларда туып-үскәннәргә үз-үзен кайгырту, мул тормышта яшәргә тырышу, карьера ясарга омтылу, югары хезмәт хакы таләп итү, гаилә корырга ашыкмау кебек сыйфатлар хас икән. Шул ук вакытта алар дәүләт системасына битараф, сәясәткә лояль карашта. Дөресрәге, хөкүмәттән нәрсәдер өмет итмиләр, үзләренә ныграк ышаналар.

2000 елларга таба туганнар исә алдагы буыннардан бик нык аерылып торалар. Болар – матур, бай тормышны, күңел ачуларны гына пропагандалаган телевидение тәэсире астында формалашкан буын. Әйе, алар кечкенәдән үк күп беләләр, компьютерны, яңа техник җиһазларны яхшы үзләштерәләр. Әмма тормышта артык көч түкми генә җайлы яшәргә тырышалар. Алар фикеренчә, хәзерге заман тормышында уңайлы урнашырга кирәк: аз эшләп, күп алырлык булсын. Әлеге буынның ата-аналарына бәйлелеге көчле, кызлар-егетләр үскән гаиләләреннән беркая да китмичә, бернинди мәшәкатьсез генә, әзергә-бәзер яшәргә омтылалар. Боларны каядыр зур төзелешләргә китәргә бернинди романтика белән дә кызыксындыра алмаячаксың. Ватанпәрвәрлек хисе дә чамалы бу буынның, патриотлыкны акчалы кешеләрнең мәнфәгатен кайгырту гына дип бәялиләр алар. Моның өчен әлеге яшь буынны гаепләп тә булмый, әйткәнемчә, алар – дистәләрчә телевидение каналлары тапшырулары продукты.

Сүз башы соңгы елларда туган балалар турында иде. Игътибар иткәнегез бардыр, урамда танышлар очраша икән, балалысы һич кенә дә тынычлап сөйләшә алмаячак, чөнки хәзерге кечкенә балалар әти-әниләре кем беләндер сөйләшкәндә безнең буын балалары кебек тын гына тора белмиләр. Итәктән дә тарталар, шыңшыйлар да, бөтерчек кебек бөтерелә дә башлыйлар. Гел каядыр ашыгалар алар, әйтерсең лә, бер мизгел кебек кенә агылган айларны, елларны куып узарга ашкыналар. Сүзен сүз итәргә дә хирыс соңгы буын. Кисәтү ясаганны да, кирәкмәгән гамәлләрдән тыйганны да яратмыйлар. 9-10 яшьлек кенә балалар хәтта үзләренчә эшләргә ирек бирмәгән ата-аналарын, әби-бабаларын куркыту гамәлләрен кулланырга да күп сорамыйлар. Андыйлар турында матбугат әледән-әле хәбәрләр биргәләп тора. Бүген психологлар ата-аналарга хәзерге заман балаларын ничек бар, шулай кабул итәргә кушалар. Алар фикеренчә, соңгы буын балаларына акыл өйрәтергә тырышу файдасыз, аларга бары тик тормышта үз белдекләре белән яшәргә өйрәнүләре процессында ярдәм итәргә генә кирәк, имеш. Монысы бәхәсле фикер, әлбәттә. Әмма шулай да соңгы елларда туган балаларның психология үзенчәлеген игътибарга алмый калып булмастыр. Кем белә, бәлки соңгы елларда туучылар безнең тормышны тамырдан үзгәртергә җибәрелгән буындыр. Булмас димик, галәмебез тормышы иксез-чиксез бит, аңлап бетерерлекмени?  


Җәүдәт ХАРИСОВ
Татарстан яшьләре
№ 47 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»