поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.11.2014 Җәмгыять

"Татарстан яшьләре"нең "Сердәш" почтасыннан

* Айсылуның бакчасында алмагачы корыган, ул үзе дә шундыйрак хәлдә – балалары белән яшьли тол калган.
* Гөлсем ханымны тимер кашык кияүле иткән.
* Гаиләсе өчен җан-фәрман тырышкан Рәниф ахыр чиктә ялгыз калып, хәмер белән дуслашкан һәм дөньядан ук китеп барган.

КИЯҮЛЕ ИТКӘН ...ТИМЕР КАШЫК

Бу дөньяда бернәрсә дә очраклы түгел, тормыш билгеле бер программа буенча бара диләр. Тәкъдир дигән нәрсәдер инде ул, барысы да Күкләрдә алдан хәл ителәдер. Минем кияүгә чыгуым да кызык кына булды, язмыш-тәкъдирме, очраклы туры килүме ул – аңлата алмыйм.
 
Мәктәптә укыткан чагым. Биш укытучы амбарга барып, өч көн рәттән ашлык чистарттык, бик арыдык. Мәктәпне җыештыручы Сәйдә апа бик тәмле итеп борчак ашы пешереп куйган. Барыбыз да өстәл тирәсенә тезелешеп утырдык. Директорыбыз Гамбәр апа: “Кызлар, минем кулымдагы кашыклар серле, менә арада бер генә тимер кашык бар, калганнары – агач, кемгә тимер кашык эләгә, шул быел кияүгә чыга”, – дип, безне уйга салды. Барыбыз да җиткән кызлар, кемнең гаиләле буласы килмәсен?! Тимер кашык, Аллаһ кушып, миңа эләкте. Тәмләп ашап утырганда, ишек шакыдылар. Аннан энем Хәмәтгани килеп керде. Мине чакырып чыгарды да: “Апа, Фатыйх абый сине алырга килгән, хәзер үк кайтабыз”, – диде. Әйләнеп керү белән, бу хәбәрне укытучы хезмәттәшләремә әйткән идем, исләре китеп, “аһ!” иттеләр. Мәктәптән фатирыма чыгып, әйберләрне җыйнадым. Укытучылар барысы да бәхет теләп, мине озатып калдылар. Фатыйхымның сугыштан кайтуын ничә еллар көткән идем, 1945 елның сентябрендә кияүгә чыгып та куйдым. Сугыштан беренче группа инвалид булып кайтса да, Аллага шөкер, без аның белән 66 ел бергә яшәдек. Фатыйхым – кадерле ирем, сердәшем-киңәшчем, якын дускаем быел мәңгелеккә күчте. Дөньяда газиз кешеңнән аерылудан да авыр нәрсә юк икән...
 
Гөлсем ШӘЙДУЛЛИНА. Чаллы.

МИҢА СУЛЫРГА ЯРАМЫЙ...
 
Айсылу моңарчы көзләр генә моңсу була дип уйлый иде, инде белде: язлар да үзәк өзгеч сагышлы була ала икән. Яшел хәтфә чирәм дә, чәчәк аткан тал песиләре дә, кошларның өздереп-өздереп сайравы да – барысы да Айсылуның үзәген телгәләпме-телгәләде, сагыш утына салды. Бакчага барырга кирәк, кешеләр күптән барысын да рәткә кертеп, чистартып бетерде инде дип, үз-үзен мәҗбүриләп бакчасына килеп җиткәндә, кояш шактый күтәрелгән иде инде. Бакча ишеген ачып керүгә, Айсылуның күзе корыган алмагачка төште. Аптырап, хәйраннар калып карап торды ул аңа – өшемәсен дип әйбәтләп төргән, төбенә мул итеп кар да өйгән, тычканнар тимәсен өчен чыршы ботаклары да салган иде бит! Аннан: “Әмирнең иң яраткан алмагачы...” – дип, хатын үз-үзен белештермичә, алмагачның корыган кәүсәсен кочаклап алды. “Хуҗаңның китүен күтәрә алмадыңмы, матуркаем?” – дип, кытыршы кәүсәне сыйпый-сыйпый елады ул. Бераз тынычлангач: “Ә миңа яшәргә кирәк, миңа сулырга ярамый, балаларны кеше итәргә кирәк...” – дип өстәде һәм: “Яшәргә кирәк, яшәргә кирәк”, – дип үзалдына кабатлый-кабатлый кулына көрәк алды, башында исә уйлар бәргәләнде...
 
...Үз гомерендә чирләүнең нәрсә икәнен дә белмәгән, сырхауханәгә барып та карамаган ире Әмирнең авыруы кинәт башланды. Башта үзе дә аңламый аптырады: чирләгән дә, чирләмәгән дә кебек... Үтереп йокысы килде, хәле булмады, җилкәләрен ниндидер авыр йөк баскандай тоелды. Озак аптырап йөрергә туры килмәде, авыру көне-сәгате белән ныграк басты, инде җилкәләре сызлауга түзә алмыйча, төннәр буе йөреп чыга башлады.
 
Таныш табибы аңа бер генә карады: “Тәмәке тартасыңмы? Тарт, әйдә, тарт! Үз кадерегезне белмисез бит сез! Сузма, поликлиникага кил!” Сырхауханәгә салып, бераз дәвалап карагач, Әмирне Казанга, онкология диспансерына җибәрделәр. Айсылу ире белән юлга кузгалды.
 
...Ләкин соң иде инде. Айсылу табиб янына кергәч, ике арада шундый сөйләшү булып алды:
 
– Кемең?
 
– Ирем.
 
– Еламый түзә аласыңмы?
 
– Түзәрмен.
 
– Соң инде, берни эшләп булмый. Яман шеш икенче як үпкәсенә дә күчкән. Сиздермәгез. Кайткач, менә бу язуларны табибына бирерсез.
 
Еламады Айсылу. Ләкин Әмир аның җан тырмашып еламаска тырышып баруын сизеп алган иде инде. Эндәшмәде. Айсылу аны кибетләргә алып керде, аңа кирәкле әйберләрне алырга тырышты.
 
– Ярар, алма! Боларның миңа кирәге чыкмас инде, – дип әйтеп салды шулчак ире.
 
Салкын акылы белән шулай дисә дә, ир бу уйны күңеленә алырга курыкты – ничек шулай кинәт сүнәргә, бик яшь бит әле ул, типсә тимер өзәрлек чагы...
 
Ә Айсылуда бу минутларда бер генә теләк иде: ялгыз каласы иде дә, рәхәтләнеп елыйсы, бәгырьгә таш булып каткан әрнү-сагышны бераз кузгатасы, таратасы иде.
 
Көн артыннан көн үтте. Мәкерле чир тап-таза ирне изде, сындырды... Ул операция көтте. Табиб: “Бераз гына хәл ал да, операциягә барырсың”, – дигән иде бит. Ләкин Әмирнең “хәл алган” саен хәле начарлана гына барды. Табиб янәдән килгәч, ир аңа ялварулы күзләрен төбәп:
 
– Операция кайчан? – дип сорады.
 
– Тиздән, тиздән...
 
Әмир эндәшмәде, ә табиб киткәч, тавышсыз гына елады. Эре-эре күз яшьләре ябык яңаклары буйлап тәгәрәде дә тәгәрәде. Ниндидер операция көтеп ятарлык хәле калмаганлыгын да, табибның соңгы өметен сүндермәү өчен генә шулай әйтүен дә аңлаган иде ул.
 
– Балаларны чакыр! – диде Әмир Айсылуга.
 
– Ярар, әтисе, ярар, хәбәр итәрмен. Сагынгансыңдыр шул...
 
Әби-бабалары, Айсылу белән Әмиргә җиңелрәк булсын дип, балаларны авылга алып кайтып киткәннәр иде. Һәм алар әбиләре белән икенче көнне килеп тә җиттеләр. Әтисе яткан карават янына башта ун яшен тутырып килүче кызы килеп басты.
 
– Ташла инде ул сагызыңны, – дип шелтәләп алды аны әтисе. – Энеңне кара, кызым, егылмасын, бәрелмәсен, яме.
 
Аннан Әмир янына туп кебек тәгәрәп кенә ике яшьлек улы килде. Берни аңламый шырык-шырык көлгән, шаярган улы белән Әмир олы кешеләрчә кул биреп күреште. Аннан кинәт әйтеп куйды:
 
– Сау бул, улым!
 
Шул төнне Әмирнең гомере өзелде. Бар табигатьнең ашкынып җәйгә кереп барган, җиләк-җимешләрнең кызарып пешеп килгән мәле иде бу. Айсылу ул елны бакчадагы уңышны җыеп, ташып бетерә алмый аптырады. Җиләк-җимешне кайнатмады да, киптермәде дә... Ә алмалар! Аларның берсе-берсе ике куллап тотарлык иде. Айсылуның мондый эре алмаларны күргәне юк иде әле. Ташыды да ташыды, таратты да таратты. Әйтерсең лә, алмагачлар аның кайгысын җиңеләйтергә теләп, шулай мул уңыш бирде.
 
...Уйлана-уйлана эшли торгач, шактый җир казып ташланган икән. Аннан Айсылу: “Кичер мине, алмагачым, төпләреңне йомшартып, сине сабый баладай тәрбияләгән Әмиреңә берничек тә ярдәм итә алмадым”, – диде дә үз гомерендә беренче тапкыр кулына пычкы алды һәм...
 
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА. Азнакай.

ИРДӘН ТУЙМАС “ОЗЫН КУЛЛЫ” ХАТЫН
 
Завод тулай торагында яшәүче сеңлесе янына килгәч, коридорга тәмәке көйрәтергә чыккан Рәнифнең (исемнәр үзгәртелде) кухня тирәсендә ашарга әзерләп йөргән озын толымлы, кара чәчле, уттай янып торган коңгырт күзле кызга күзе төшә. Шаян телле, мут мишәр егете матур кыз белән сөйләшү мөмкинлеген ычкындырамы соң?! Ул кызның толымын мактый, аның чибәркәйгә килешеп торуын әйтә. Кыз Зөлфия исемле, Казан янындагы бер авылда туып-үскән, Рәниф эшли торган заводта ук эшли икән. Очраша торгач, яшьләр арасында мәхәббәт уты кабына. Һәм алар бер елдан кавышып, кеше почмагында яши башлыйлар. Кызлары туа. Заводта торак чиратының акрын узуына аптырап, Рәниф төзелешкә эшкә күчә. Киң җилкәле, көрәктәй зур куллы, типсә тимер өзәрлек көчле ир бер эштән дә курыкмый. Кирәкле төзелеш материалларын ташый, кирпеч тә өя, тимерне эретеп ябыштыру эшен дә үзләштерә. Гаиләне туендыру өчен икенче сменага калып та эшли, ял вакытларында кемгәдер йорт салырга – шабашкага да йөри. Дача өчен җир алып, үз көче белән ике катлы кирпеч йорт сала.
 
Ул арада заводтагы авыр эштән гел зарланып торган Зөлфия, Рәнифнең туганнан туган абыйсы ярдәмендә, җиңелрәк эшкә күчә. Урта белемнән артыгы булмаса да, елтыр карашлы хатын нигездә ир-атлар эшләгән фирмада тиз арада үз кешегә әйләнә. Фирмада кайберәүләрнең кесәләреннән акча югала башлагач та, моның Зөлфия эше икәнлегенә шикләнүче булмый. Чөнки бүлек җитәкчесе хатынга тел-теш тидертми, аның эштәге кимчелекләрен дә яшерә. Бу турыда абыйсыннан ишетелгән имеш-мимешләрне тыңлагач, Рәнифнең күңеленә шомлы уйлар керә башлый. Хатынының “озын куллы” булуы турында сеңлесе сөйләгәннәрне исенә төшерә. Туйларыннан соң шактый вакыт узгач, сеңлесе аңа тулай торакта яшәгәндә Зөлфиянең күрше бүлмәдәге бер кызның затлы кышкы аяк киемен урлап тотылуы турында сөйләгән иде бит. Туганнарының акчалары югалып, моның Зөлфия эше икәнлеген белгәч тә, төзәлер әле, яшьлек хатасыдыр дип, Рәниф эшне зурга җибәрмәгән иде. Чир китә – гадәт китми, диләр. Зөлфия караклыктан котыла алмый. Аны бер тапкыр кибеттән затлы ашамлыклар урлап чыкканда эләктерәләр. Штраф түләп кенә котыла.
 
Тора-бара хатын эштә дә ешрак тоткарлана. Моны иренә: “Фирма заказларны күп ала, өлгерә торган түгел, эш хакы да артачак”, – дип аңлата. Бераздан Рәниф Зөлфиядән җитәкчесенең хатынының яман шеш белән чирләп үлеп китүен ишетә. Булышу сылтавы белән Зөлфия тол калган ирнең өенә дә барып йөри. Хатынының уйдырмаларына ышанган беркатлы Рәниф аның үзеннән егерме яшькә олы ир белән чуалуын башына да китерми.
 
Беркөнне Рәнифкә эштән иртәрәк кайтырга туры килә. Ишекне ачып, алгы бүлмәгә узгач, олырак ирне күреп, аптырап, тораташтай катып кала ул. Бу – хатынының җитәкчесе, ул сырганактан бик тәмле кайнатма әзерли, Рәнифнең хатынына шуны өйрәтергә, булышырга килгән, имеш.
 
Рәниф белән Зөлфия гаиләсендә икенче бала туа. Ләкин ир аның үз баласы булуына шикләнә. Шикләнерлек тә: икесе дә кара чәчле, коңгырт кара күзле ир белән хатыннан ничек итеп саргылт чәчле, зәңгәр күзле малай тусын ди?! Койган да куйган теге җитәкчесе!
 
Зөлфия “яхшы эшләгән өчен” үткән җәйдә санаторийда ял итеп кайта. Рәнифнең абыйсының танышлары да аның белән бер вакытта ял итәләр. Зөлфиянең санаторийда бай ирләр белән ничек типтерүләрен ишетеп, Рәнифнең тынычлыгы тагын бозыла, ир белән хатын арасы көннән-көн суына. Рәниф ярсыган йөрәген хәмер белән тынычландыра башлый.
 
Зөлфиянең җитәкчесе картаеп, пенсиягә китә. Хатынның гына ир-атларга карата нәфесе суынмый. Аракы белән көннән-көн ныграк дуслаша барган Рәнифкә өйдә көн бетә. Хатыны: “Кадалып бетсәң иде, мишәр актыгы!” – дип, аты-юлы белән сүгенеп йөри-йөри дә, беркөнне ике улын ияртеп, яңа фатирга күченеп китеп бара. Уртак көч белән алынган фатирда хуҗага – Рәнифкә урын табылмый. Ул иске, кечкенә фатирларында яшәп кала. Башта кабат өйләнергә дә талпынып карый. Тик инде илле яшенә җитеп килсә дә, иркен фатиры, машинасы яки кесә тулы акчасы булмаган иргә кем чыксын?! Язмыш иркенә ташланган Рәниф бөтенесенә кул селти: теләсә, эшкә бара, теләмәсә – юк. Аракы гомерлек юлдашына әверелә аның. Шулай берничә ел азаплана торгач, ир, миенә кан савып, үлеп китә. Шуны гына көткән Зөлфия, бу хәбәрне ишеткәч, күзеннән сыңар яшь тә чыгармый. Рәнифне җирләү өчен аның туганнарыннан акча сорарга да кыенсынмый.
 
Инде “законлы тол” хатын яңа ир эзли башлый, эше уңышлы тәмамлана: интернет аша язышып, беренче хатыны каты чирдән вафат булган, үзеннән яшьрәк, тыныч холыклы, күндәм ир белән таныша. Ир үзенең башка шәһәрдәге фатирын сатып, Зөлфия янына яшәргә күчеп килә. Үзен бәхетле санаган хатын туганнарына, дус-ишләренә мактанып: “Бу ирем бик әйбәт, сүз тыңлаучан. Мондый ирне күрәчәгемә ышанмаган да идем, валлаһи!” – дип, борчак сибә, шапырына. Ә Зөлфияне яхшы белүчеләр, яшь ирне кызганып: “Монысы чибәркәйнең чираттагы корбаныдыр инде”, – дип, куенында зәһәр елан яшереп йөргән икейөзле хатынга җирәнеп карыйлар.
 
Фәнис МӨХӘММӘТОВ. Казан. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»