поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.10.2014 Җәмгыять

30 октябрьдә репрессия корбаннарын искә алдылар

Самарада нәшер ителүче “Социальная газета» еш кына Анатолий Мухортов исемле авторның публицистик язмаларын бастырып тора. Мин аларны бик яратып укыйм, чөнки үзенең авылы, туганнары, авылдашлары тормышы турында ничектер төсләргә бай һәм җылы итеп яза белә ул. Бигрәк тә христиан бәйрәмнәре, рус халкының гореф-гадәтләре турындагы мәкаләләре шул элеккеге елларга алып кереп китә. Шундый вакытларда минем әнием сөйләгәннәр искә төшә...

Әни Башкортостанның Кырмыскалы авылында туып үскән. Мухортов тасвирлаган шул ук урыс миче безнең күп балалы гаиләне җылыткан да, туендырган да бит инде. Мичтә күпереп пешкән күмәч, кабартма, бәлеш, коймак тәмен олы яшьтәге апа-абыйлар әле дә оныта алмыйлар.

Әнкәмнең әтисе революциягә кадәр хәлле крестьян булган, күрәсең. Шактый зур кишәрлектә олысы да, кечесе да (ә балалары алтау - 3 сеңел һәм 3 ир туган) көне-төне бил бөккән, чәчкән, урган, җилгәргән, дигәндәй. Алты почмаклы өй артындагы сарайда ике ат басып торган, сыер күшәгән, йортта кош-корт чүпләнеп йөргән. Бигрәк тә әни җитен үстереп, аңардан ничек тукыма ясаганнары турында матур итеп сөйли иде. Аны урак белән урып алгач, башта яхшылап киптергәннәр, аннары талкып кышкы салкын көннәрдә кояшка чыгарып куйганнар. Җитен тәмам агарып беткәч кенә эрләү, туку эшләре башланган. Җитеннән матур-матур сөлгеләр, ашъяулыклар гына түгел, көндәлек өс киеме дә тегелгән.
 
Ә бу вакытта аталары тирә-як авыллардан йон һәм тире җыеп йөргән. Ярминкә яхшы булган чакларда ул кызларына бүләккә кызыл билле прәннекләр генә түгел, чиккән читекләр дә алып кайтып биргән. 
 
Авылга килеп чыккалаган Кытай сәүдәгәрләреннән сатып алынган ефәктән кызларга бәйрәм күлмәкләре тегелгән. Сабан туена алар, әлбәттә, шушы матур күлмәкләрне, кадерләп сакланган читекләрне киеп чыкканнар. 
 
Ә көз җиттеме - каз өмәләре башлана. Бер көнне - бер, икенче көнне - икенче күршеләрендә каз йолкыганнары турында да мин әнкәй сөйләгәннәрдән генә беләм. Берәүләре казларны йолка, икенчеләре ут өстендә өтеп чистарта, өченчеләре эчен алып, маен, йөрәк-бавырларын аера. Аннары казларны икешәр-икешәр бәйләп, көянтәләргә асалар һәм су буена төшеп китәләр. Салкын суда өшеп күшеккән куллары өйгә кергәч утта янгандай әрни. Ләкин яшь-җилкенчәк моңа әллә ни игътибар итми, чөнки аларны алда өмәнең иң кызык өлеше көтә бит...
 
Бу вакытка хуҗабикәнең хуш исле каз маенда йөзгән коймаклары әзер була инде. Ләкин өстәлгә башта өйрәле каз шулпасы чыгарыла, аннары казның йөрәк-бавырлары белән ярмалы бәрәңге ашаталар. Салкыннан кергән кызларның болай да алсу битләре ут кебек яна башлый. Ә кайнар аш та ашап алгач, тәнгә рәхәт арыганлык йөгерә. Кызышкан битләрен җитен сөлге белән сөртә-сөртә гәпләшеп утырган арада самавыр да өлгерә. Хуҗабикә куе иттереп иң яхшы чәен пешерә, аның янына бал, кипкән җимеш, каз коймагы өеп куя...
 
Чү! Ишеккә шакыйлар түгелме? Ә-ә, гармуннарын күтәреп егетләр дә каз коймагын авыз итәргә килеп җиткәннәр икән. Эш беткәнен көтеп кенә торганнар, диярсең. И-и, китә шаяртулар, такмаклар, биюләр...
 
Әйдә, биеп калсыннар, тиздәр армиягә китәр чаклары җитә бит. Рекрутлар гармун тартып, борынгы җырларыбызны җырлап авылны әйләнгәндә ярты авыл кызлары мендәр кочаклап елап ята. Кайтырмы сөйгәне армиядән, кайтмасмы, кем белә? Менә әнкәйнең иң олы бертуганын да Беренче бөтендөнья сугышы башлангач армиягә алалар. Ул Карпат таулары астында ятып кала, бергә хезмәт иткән иптәше язган хаттан гына язмышын беләбез. Рәхмәт әле, мөселманча җирләгәннәр үзен.
 
Безнең әниләр яшәгән йорт базар каршында гына булганлыктан, башка авыллардан килгән туганнарыбыз базар көнне чәй эчәргә кергәләгәннәр. Бу көнне иртә таңнан казан асканнар, бәлеш салганнар, камыр куйганнар, күршедәге урыслардан калачлар сатып алганнар. Ә инде зуррак бәйрәм булганда сөт һәм күкәй белән тавык тутырганнар һәм җимеш бәлешләре пешергәннәр.
 
Революциядән соң, авылыбыз бер кызыллар, бер аклар кулына күчеп торган чакларда, бик күп авылдашларны кулга алганнар, күбесен атканнар, асканнар, җәзалаганнар. Анда инде кунак алу түгел, ничек исән калу ягын карарга туры килгән. Авылга аклар кергәндә кызлар базларга, подвалларга кача булганнар. Әниебезне алпавыт Рахманколов үзенең подвалында яшереп тоткан (соңрак ул үзе дә репрессиягә эләгә). Бу вакытта аклар әбинең өенә кереп ашарга сораганнар. Әби бернәрсә дә таба алмагач, солдатларның берсе кетәклеккә чыгып, күкәй җыеп кергән. Әби елый-елый татар телендә аларның эчендә чебеш барын аңлатырга тырышса да, солдатлар аңламаганнар һәм берсен ватып караганнар. Чыннан да чебеш барын күргәч, ачуларыннан башка күкәйләрне дә диварга бәреп ватканнар һәм чыгып киткәннәр. Алардан соң өйне кабат юарга туры килгән.
 
Башта Николай патша, аннары Керенский реформаларыннан соң бабайның сандык төбендәге акчалары макулатурага әверелеп, кыйммәтен югалта. Ул ничәмә еллар буе зур кыенлык белән җыйган акча төргәкләрен мичкә ташларга мәҗбүр була. Нинди аяныч!
 
Кырмыскалыда революциягә кадәр мәктәп булмаган. Ир балаларны мулла, кызларны остабикә дин гыйлеменә өйрәткән. Хакимияткә Советлар килгәч, анда чиркәү-приход мәктәбе эшли башлый. 
 
Ә егерменче еллар башында Кырмыскалыда холера авыруы тарала. Халык гаилә-гаилә булып үлә башлагач, мәетләрне күмәргә кеше булмаганлыктан, аларны язга хәтле мәчеткә илтеп куеп торалар. Бабай, бу хәлне күреп, гаиләсен Варшавка авылына алып китә. Ләкин анда да бәхет таба алмыйлар.1933 елда бабайны кулакка чыгарып һәм спекулянтлыкта гаепләп, кулга алалар һәм Себергә сөргенгә җибәрү турында карар чыгаралар. Ләкин яше олы булганлыктан, ерак алып китә алмыйлар, төрмәдә калдыралар һәм ул шунда вафат була. Ә аның улларын - әниемнең бертуган абый-энеләрен рудникларга һәм шахталарга, апасын, гаиләсе белән бергә, Себергә озаталар. Бабайны кулга алгач, җирле ярлы-ябагай йортны талап чыга. Беренче чиратта амбарларны бушаталар, өйне сүтеп бүрәнәләрен каядыр илтеп саталар. Бу вакытларда минем яңа өйләшкән әти белән әни Урта Азия якларына качып кына котылганнар. Мин һәм энем Казахстанда туганбыз, аннан Үзбәкстанга күчкәнбез һәм Советлар Союзы таралганчы шунда гомер итеп, туксанынчы елларда гына Сызранга кайтып төштек.
 
...Нишләтәсең бит, бөтен Россиянең урта хәлле крестьяннары язмышы безнең гаиләне дә урап үтмәгән. Ныклы, эшчән, милли гореф-гадәтләр, дин сакланган гаиләбезнең оясын туздырып, балаларның кайсын кая олактырып, шундый кешелекле бабабызны төрмәдә череттеләр. Мухортовның язмаларында мондый ачы язмышлар юк. Ләкин аның һәм минем әнинең истәлекләрендә, милләтебез төрле булуына карамастан, уртаклык күп.
 
РЕДАКЦИЯДӘН. Менә шундый тетрәндергеч хат алдык Сызран шәһәреннән. Ул рус телендә язылган. Аның авторы - милләттәшебез Рәйсә Әмин кызы Насыйрова. Хат бик тә пөхтә итеп, матур почерк белән язылган, рус теленең бөтен кагыйдәләре сакланган, өтерләре дә үз урынында.
 
Язучының, олы яшьләрдә булуына карамастан, шактый зыялы кеше, дөньяны, тормышны яхшы белүче икәнлеге әллә каян күренеп тора.
 
Без Рәйсә Әмин кызының хатирәләрен русчадан тәрҗемә итеп, “Бердәмлек” газетасы укучыларына тәкъдим итәргә булдык. Бу язма күп укучыларыбыз өчен, бигрәк тә яшьләребезгә гыйбрәтле дә, файдалы да булыр, дип өметләнәбез.
 
Ә Рәйсә ападан үзенең тормышы, башка дөнья хәлләре хакында кызыклы язмалар көтәбез. Зур рәхмәт Сезгә!
 

Рәйсә НАСЫЙРОВА
Бердәмлек
№ 44 | 01.11.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»