|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2014 Интернет
![]() “Матбугат.ру”га тәүлекнең кайсы вакытында күбрәк керәләр? (ГРАФИКА)Бу сорау, бәлки, кемгә дә булса кызыктыр. LiveInternet статистикасына күз салсак, сайтыбызга керүчеләр динамикасы тәүлек буена үзгәрүчән. Аңа үзебезчә аңлатма бирергә тырыштык: ![]() 01.00 - 05.00 сәг.
Сайтка сирәк кеше керә: йокысызлыктан интегүчеләр, гадәти булмаган график буенча эшләүчеләр һ.б.
05.00 - 09.00
Сайтка керүчеләр саны артканнар арта бара. “Матбугат.ру”га күпләр иртән торуга ук керә, димәк. Эшкә киткәнче.
09.00 - 12.00
Динамика бераз сүрелә, әмма һаман артуга бара. Халык эшкә барып җиткән. Эшли. Яки эш күрсәтә. Бу сәгатьләрдә керүчеләрнең шактые, рус әйтмешли, “офис планктоны”.
12.00
Сайтка керүчеләр саны сизелер-сизелмәс кимеп ала. Интернет интернетом, а обед по расписанию!
12.00 - 16.00
Караучылар саны кабат әкренләп арта. Эш көне дәвам итә. Әмма инде өйгә кайтасы килә.
16.00 - 17.00
Графика угы аска юнәлә. Халык эштән кайта, юлда интернетка керергә җай юк. Плюс ашарга пешерү, иреңне-хатыныңны каршы алу, балаңның көндәлеген тикшерү һ.б.
17.00 - 21.00
Кисәк күтәрелеш. Йорт эшләре тәмамланган кебек була, компьютер искә төшә.
21.00
“Матбугат.ру”га иң күп кеше керүче сәгать.
21.00 - 01.00
Керүчеләр саны сәгать саен кими бара. Халык берәм-берәм йокыга тала. Тәмле төшләр! Иртәгә кабат “Матбугат.ру”да очрашканга кадәр!
P.S. Чагыштыру өчен,
"Туйлар.ру" сайты графикасы "Матбугат.ру"ны тулысы белән диярлек кабатлый: ![]() Ә "Татпресса.ру" графигы, киресенчә, бөтенләй башка динамика күрсәтә:
![]() Ә сез "Матбугат.ру"га кайчан һәм ничек керәсез? Языгыз әле, безгә бик кызык.
--- Фикерләр№14 (888960) / 01.11.2014 22:18:36
Ахмак №13 (888957) / 01.11.2014 21:47:33
Мин аны атнага бер тапкыр тукмаклап алам,аннары акылына утрып шиңеп төшә әрекмән яфрагы кебек. Мягкий диванда ятам,приказ бирәм,бәлешләр пешертәм,кер юдыртам,идән юдыртам.аннары колхоз эшенә җибәрәм. №12 (888938) / 01.11.2014 20:44:35
Ни очен гел баш булмакчы сон сез,кубегез шул каблук тирэсеннэн ерак китмэгэнсез бит,компьютер артында узегезне эллэ кем итеп хис итэсездер инде.Хотя бы хыялда. №11 (888933) / 01.11.2014 19:15:50
һе, подкаблучник булып беткәнсең икән. Башка кеше бөтен кара эшне хатыныннан эшләтеп, үзе диванда түшәмгә төкереп ята, бик күңелсезләнсә сөяркәсе янына барып килә. Хатынга баш була алмагач, мин ир исемен күтәреп тә йөрмим. №10 (888932) / 01.11.2014 19:05:11
Кушып кара берәр эш хатыныңа,хәзер аузыңа җибәрер.Минеке шундый,бик куркам мин аңардан №9 (888931) / 01.11.2014 18:58:01
Хэзер ноут,планшет хэр гаилэдэ бер ничэ.Чиратлап компьютерда утыручылар хэзер юктыр инде ул. №8 (888819) / 01.11.2014 06:47:08
Ну блин, компьютерлары берәү генә булып чыга. "телевизорда бичә карардай тапшыру булганда" дигән бит. Үзеңә наутбук алырга кирәк, соры. Или хатыныңа күберәк эш кушарга. Утырмасын гел компьютер артында. №7 (888814) / 01.11.2014 04:43:58
Соры корт,өйдә бер генә телевизор мыни?Син уайсы гасырда? №6 (888811) / 01.11.2014 02:40:41
Соры корт, тишекнең срогы чыккан. син бер-бер эшләргә тиешсеңдер. как ни как синең сайт . №5 (888777) / 31.10.2014 21:01:15
Эштән кайткач ачып карала да, ашап-эчкәннән соң, телевизорда бичә карардай тапшыру булганда. Я бичә эшеннән күп кәгазьләр алып кайткан булса, озаклабырак))) №4 (888713) / 31.10.2014 19:07:58
Ну, админның маркетология буенча сертификат алыр өчен курс эшеме бу?))))Өйрәнәм-танышам дип язганые бугай. №3 (888707) / 31.10.2014 18:50:33
Татпресса да бик пассив халык. №2 (888700) / 31.10.2014 17:55:32
Моннан бер нэтижэ ясарга була- татарлар башта эшлэрен эшлилэр аннарыгына, эшлэре беткэч, интернетка м.руга керэлэр. Э урыслар (татпресса укучылар) коне буе эшлэмилэр, интернеттагына утыралар. Ни эйтсэндэ безнен татар очен беренче урында эш, башкаларны кайгырту тора. №1 (888674) / 31.10.2014 14:45:32
хәзерге минутта 114 кеше утыра сайтта. |
Иң күп укылган
|