29.10.2014 Җәмгыять
Баланы тәрбияләмәгез, ул барыбер үзегезгә охшаячак (Гопникларны искә алып)
Казанның 1980–1990 елларда яшүсмерләрдән торган җинаятьчел төркемнәр, гопниклар белән яманаты таралды. Казан гопниклары республика халкын гына түгел, күрше өлкәләрне дә дер селкетте. Алар бер урында гына тормыйча, төркем-төркем булып, әле Чуашстанга, әле Мәскәүгә яки бүтән шәһәрләргә чыгып китәләр иде. Анда да үз көчләрен, ә кайчагында вәхшилекләрен күрсәтеп йөрделәр.
Бүген, шөкер, андый оешкан төркемнәр юк. Балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләү дә икенче төрлерәк. Яшьләрне спортка тарту өчен күп көч куела. Тик шулай да, барысы да әйбәт, борчылырга урын юк, дию дә дөрес булмас. Үсмерләр, балалар арасында суицидлар, тәртип бозу, җинаятьчелек булгалап тора. Матбугатка чыккан очракта ул хакта киң җәмәгатьчелек тә ишетә. Ә күп вакыт бу фактлар хакында белмичә дә калабыз.
“Казан гопниклары”н шушы көннәрдә Казанда узган балигъ булмаганнарның хокук бозуын кисәтү эшчәнлеге дип аталган форумда Мәскәүдән килгән вәкил, социология фәннәре кандидаты Маргарита Мирсәгатова да искә алды. Ул ассызыклаганча, республикада балаларны укыту, тормышка әзерләү, тәрбияләү буенча күп эш башкарыла. Бу җәһәттән профилактикага мөнәсәбәт үзгәрде. Республикада балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина әйтеп узганча, элек закон яки тәртип бозган бала белән хокук саклау органнары һәм мәгариф системасы гына шөгыльләнсә, хәзер балага һәм гаиләгә хезмәт күрсәтүче социаль хезмәтләр бергәләп эшлиләр. Тәртип бозуларның тамырын әйләнә-тирә мохиттән генә түгел, гаиләнең үзеннән, әти-әни, әби-бабайдан ук эзләргә кирәк икәнлеген аңлый башладык. Гаиләдә аңлашу, татулык, ихтирам юк икән, ул мохиттә үсүче бала да шуны сеңдерә. ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габдуләхәтов та баланың кем булып үсүендә ата-ананың роле зур икәнлегенә басым ясады. Аның: “Баланы тәрбияләргә тырышмагыз да, ул барыбер үзегезгә охшаячак”, – дигән фикере бүтәннәр чыгышында да әледән-әле яңгырады.
Замана яшүсмеренең аңын төрле яктан синтетик наркотиклар белән томаламакчылар. Бары бер генә тапкыр татып караганнан берни булмас дип ышандыру үзен акламый. “Спайс”ны тәүге тапкыр куллангач ук җан-тәслим кылу, аңны югалтып егылу, суицид белән тәмамлану очраклары бихисап. Боларны булдырмас өчен балага “спайс”ның ни-нәрсә икәнен, тәкъдим булганда аннан шундук баш тартырга кирәклеген төшендерү зарур. Ихтыяҗ юк икән, таратучы да булмаячак. Кукмара районының гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгече Земфира Ямалова фикеренчә, әлеге афәт турында балага озын-озаклап сөйләп утыру файдасыз. Кинофильм күрсәтеп алу яки наркотикларны кулланырга ник ярамавын, азагы ни белән төгәлләнүен язмача аңлату тизрәк барып җитә. Ул чагында бала, теләсә-теләмәсә дә, башын эшләтергә, хәтерен яңартырга, уйланырга мәҗбүр була. Форумда катнашучылар фикеренчә, яман гадәтләр хакында мәктәп психологлары тагын да үтемлерәк сөйли алыр иде. Гомумән, психолог балалар бакчасыннан ук кирәк, тик алар җитми, чөнки мәгариф системасында ул белгечләрнең кадере юк –хезмәт хаклары 6-7 мең сумнан артмый. Күп җирдә кыскартылуга дучар булдылар яки аз түләү аркасында үзләре китеп бардылар.
Алабуга шәһәренең гаилә һәм балалар үзәге белгече Светлана Шалашова да психологик хезмәтләрнең зур эш башкаруын әйтә. Алар гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне җайга салудан тыш, баланың сәләтен дә ачалар. Бала тәртип яки закон бозган икән, аның сәбәпләрен барлау гаиләдән башлана. Бала-чага, үсмер кайчак көтелмәгән, шаккатарлык хәлләр майтарып куя. Светлана Шалашова шундый бер очракны искә алды. Унике яшьлек малай кибеттән шоколад урлап чыкканда тоткарланган. Юкса, гаиләсе имин, акчага тилмереп яшәмиләр. Районда быел үсмерләр арасында унике тәртип бозу очрагы булган, һәркайсы исәпкә алынган. Малайлар еш кына әйбер урлап тотылса, кызлар егетләр өчен сугыша, ди. Шулай ук һәр очракта конфликт нәрсәдән килеп чыкканын өйрәнәләр, гаилә, мәктәп, сыйныф белән бергәләп эшлиләр. “Бер кызыбыз үз-үзенә кул салырлык дәрәҗәгә җиткән иде, вакытында күреп, ярдәм иткәч, нечкә күңелле кыз баланың беркем белмәгән сәләтләре ачылды, волонтерлык эшенә кереп китте.
Бүген югары уку йортында белем ала, үзе кешеләргә булышудан ямь таба”, – ди Кукмараның гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Айгөл Сафина.
– Без бик күп район белгечләре белән элемтәдә торабыз, проблемалар хакында сөйләшкәндә йөрәк әрни, – дип сүзгә кушыла Чүпрәле районыннан килгән белгеч Йолдыз Мусина. – Төптәнрәк уйласаң, авыл, районнар өчен бер психолог кына да җитми, безгә берничә белгечтән торган хезмәтләр кирәк. Зур шәһәрләрдә кризис үзәкләре, психологик ярдәм үзәкләре дистәләгән. Бездә шуның берсе дә юк, бүген андый оешмалар киңәшенә балалар гына түгел, олылар да мохтаҗ. Шәһәргә яраган программалар авылда эшләп китә алмый. Кала кешесе уртача гына тормышта яшәсә дә, баласын трамвайга утыртып, түгәрәкләргә, спорт секцияләренә йөртә. Ә авылда эштән кайткач, кая барасың? Дөрес, авылларга да компьютерлар үтеп керде, бала зомби кебек шуңа төбәлгән, аерып алырмын димә. Нишләп утырасың, кузгал инде дисәң, уен бик кызык бит, ди. Славетні українці Біографія Аңа дәрес тә, өйдәге эш тә, синең белән бергә сөйләшеп утыру да кирәкми. Кеше җан белән тәннән торган кебек җәмгыять тә шулай. Җан авырый икән, тән дә авырый яки киресенчә. Авылда проблемалар бик күп, аларны хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл итмәсәләр, өстәгеләр йөз белән борылмаса, тагын ун-егерме елдан авылда ниләр булыр?
Форумда катнашучылар арасында колхоз системасын сагынып искә алулар да булды. Ул чагында кешенең даими эше, хезмәт хакы бар иде. Тәрбия эше эзлекле алып барылды. Кеше тәртип бозганда коллектив күзәтүе астына эләгә иде. Хәзер беркемгә беркем кирәкми. Ә инвесторларны халыкның ничек җан асравы, көнкүреше, балалар тәрбияләве яки тәрбияләргә вакыты, теләге булмау бөтенләй кызыксындырмый.