|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2014 Шоу-бизнес
“Мине клоун дип кабул итүләренә шатмын. Чын Габдерәхимне күрергә мәчеткә килегез”26 октябрь көнне “Уникс” сәхнәсендә узган “Ике артист” проектында журналист Габдерәхим белән җырчы Индиваның чыгышы шактый шау-шу уятты. Залдагы тамашачы аны “клоун” дип атаса, Искәндәр Хәйруллин хәтта сәхнәдән үк: “Чудовище” дип әйтүдән тартылып тормады. Мәгълүмат чаралары да Габдерәхимне яхшы ук чарлаган, хәтта тәнкыйть утына ук тоткан. Бу турыда Габдерәхим үзе нәрсә уйлый икән: – “Бизнес Онлайн” мине “Клоунада тудырган” дип язган. Шуны тоеп алучы журналистка “Афәрин” диясем килә. Бу проектта үзем дә клоун булырга омтылдым. Бу минем – тәүге чыгышым. Икенче вакытта моңлы җыр белән чыгып, тамашачының җанын тетрәтәсем килә.
Минем өчен сәхнә – җүләр сату, котыру, маймыллану урыны. “Ике артист”ның шоу, уен икәнен профессиональ яктан тойдым. “Чудовище” булып кабул итүләренә шатмын.
Концертка нибары бер көн әзерләндем. Образ тудыруда театр училищесында укуым да ярдәм итте. Остазыбыз, Камал театры артисты Шамил Бариев: “Сиңа циркка гына китәсе”, – дигән иде.
Халык мине күреп эче катканчы көлсен, ял итсен дип тырыштым.
Чын Габдерәхимне белергә теләсәгез, иртәнге намазга “Гаилә” мәчетенә килегез.
Шулай алып чыкты
Шулай алып кереп китте
"Бизнес Онлайн" фотолары.
--- |
Иң күп укылган
|