поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.10.2014 Медицина

Эбола - Җирдә кешәләр санын кыскартуга юнәлдерелгән бактериологик корал?

Соңгы вакытларда мәгълүмат чаралары Африка континентында “Эбола бизгәге” таралу турында чаң кага. Дөнья җәмәгатьчелеге куркуга калды. Бу чир бик тиз йога һәм һичшиксез үлемгә китерә, дип язалар. Афәтнең тиздән Америка һәм Европа илләрен биләп алачагы турында әйтелә. Билгеле, бөтен дөньяны борчуга салган куркыныч чирне без дә инкар итә алмыйбыз. Күңелле тема булмаса да, дусларым-фикедәшләрем белән “Эбола бизгәге” таралу сәбәпле кешелек дөньясына нинди куркыныч янавы турында сөйләшеп алырга булдым. Интернет аша барган әңгәмәнең кыска гына бер өлешен укып үтик.

Нурулла Гомәров: АКШ галимнәре “Эбола бизгәге”нең моннан 16-20 миллион еллар элек тә булганлыгын ачыклаган. Кызык, нишләп моңа кадәр шул афәттән бер дару да уйлап табылмады икән?
 
Роза Гайсина: Куркынычтыр инде, көн дә яңалыклар тапшыруында шул турыда сөйлиләр. Биш меңгә якын кеше үлгән, харап бит.
 
Алсу: Ишетүемчә, аны грипп һәм ОРВИ чиреннән бик оста белгечләр генә аера ала икән.
 
Фидания Зарипова: Дәвалану чарасы булмаган күпчелек өчен, дөрестән дә, куркыныч авыру, дип исәплим. Минем уйлавымча, “Эбола бизгәге” – буйсынмаучыларны физик яктан юк итүгә һәм Җир шарындагы кешәләр санын кыскартуга юнәлдерелгән бактериологик корал.
 
Дамир Вәлиев: Бу чир вакытында вирус һәр органга, һәр күзәнәккә һөҗүм итә икән.
 
Гөлфия Исхакова: Мин дә быел беркая да бармаска булдым. Куркып, өйдә генә утырам.
 
RUZILYA: Әлбәттә, йогышлы авырулар барысы да куркыныч инде алар. Вакытында туктатмасаң, бөтен кешелеккә афәт яный. Тиф, сары, себер язвасы, һәм башка шундый авырулардан күпме кеше кырылган!
 
Дамир Вәлиев: Алары гына чүп иде...
 
Роза Гайсина: Рекламада бәдрәфтәге ыржаеп торучы бактерияләрне күргәннән соң, куркудан анда утырмый башладым, дигән берәү...
 
Рәзилә: Языгыз әле берәр күңелле әйбер. Күңелсезләре белән телевизор һәм гәҗит тулган бит.
 
Роза Гайсина: Тәрәзәләрегезне катлап, оек-санактан маскалар ясап куегыз! Безнең кулдан шул гына килә инде.
 
Нәфисә Гатиятуллина: Безнең якта ләм-мим бу турыда, сездән беренче ишеттем. Нигә кирәк кешеләр күңеленә шөбһә салу? Дөнья болай да бер көнлек диләр бит...
 
RUZILYA: “Безнең якта ләм-мим бу турыда” дигәннән... Теге вакытта Брежнев бабай үлгәч, берсе авылдан Казандагы абыйсына хат язган ди бит: “Бездә Брежнев үлде әле, сездә нинди яңалыклар бар?” – дип...
 
Роза Гайсина: Бервакыт яшенләп яңгыр яуганда мин дә күршегә шалтыраттым: “Зөлфәт абый, сездә дә яңгыр явамы соң ул?” – дим. “Ява-а-а! Син кайда соң әле?” – ди күршем. “Өйдә-ә-ә!..” Яңгыр яуган саен шуны кешегә сөйли...

RUZILYA: Сезнең кебек кешеләр белән яшәүләре күңелле...
Әйе, минем дусларым да, бөтен дөнья халкы кебек үк, үз мәшәкатьләре белән яши, Җир шарында барган вакыйга-күренешләрне, процессларны, шул исәптән “Эбола бизгәге”н дә үзенчә кабул итә. Һәм, киләчәгебез карап торышка бернинди матурлык вәгъдә итмәсә дә, аларның фикерләвендә оптимизм өстенлек ала кебек. Башкача мөмкин дә түгел.
 
Шәхсән үземә килгәндә, дөресен әйтергә кирәк, “Эбола бизгәге” миңа моннан биш-алты ел бөтен дөньяны дер селкеткән дуңгыз гриппы чирен хәтерләтә.
 
Гаммәви мәгълүмат чаралары “Эбола бизгәге” турындагы хәбәрләр белән чуарланып бетте. Европада да табылган ул, Гонконгта да... Америка блогерлары сүгенә: “Ни өчен Либериядә чир эләктергән ике кешене дәвалау өчен АКШка китергәннәр? Махсус медицина самолетында, бөтен саклык чараларын куллансалар да, ул бит медиклар контроленнән ычкынып, “демократия нигезе”нең бар халкын юк итәргә мөмкин! Галимнәр фикеренчә, авыруларның кимендә 90 проценты үлем белән тәмамлана бит”...
 
Сүз дә юк, “Эбола бизгәге”ннән кеше үләргә мөмкин. Вирус кан юлларын, бавырны зарарлый. Чир бик ансат йога: чирле кеше кулланган әйберне тотып карасаң да, аның янәшәсендә басып торганда зарарланган һаваны суласаң, кан аша да. Менә шушы факт шик тудыра да инде. Ни өчен дигәндә, чир йоктыру шулай җиңел икән, эпидемия яшен тизлеге белән таралырга тиештер бит инде. Ә чынбарлыкта, Африкада беренче тапкыр 1976 елда теркәлгән Эбола бизгәгеннән бүгенге көнгә кадәр нибары берничә мең кешенең вафат булганлыгы мәгълүм.
 
“Эбола бизгәге”н аеруча куркыныч дип исәпләүчеләр фикеренчә, вирус чир йоктыручыларны (барысын да!) бик тиз үтерә, шуңа күрә ул башка территориягә таралып өлгерми икән. Беренчедән, галимнәр авыруларның 90 проценты гына үлә дип ассызыклый. Икенчедән, инкубацион чор 3 атнага сузыла. Чагыштыру өчен: Урта гасырларда бербөтен шәһәр яки хәтта дәүләтнең 100 процент халкын кырып салган “кара үлем” – чуманың инкубацион чоры нибары өч көн! Шуңа өстәп, ул вакытларда бүгенге кебек самолетлар, поездлар, машиналар да булмаган, бөтен коммуникация атлар-ишәкләрдән, җилкәнле көймәләрдән гыйбарәт. Ягъни, “Эбола бизгәге”н йоктыручылар күптән инде бөтен Африканы гына түгел, бөтен дөньяны чирләтеп бетергән булырга тиеш иде.
 
Әйтүемчә, Африкадагы бу вирус миңа биш-алты ел элекке “дуңгыз гриппы”н хәтерләтә. Бөтен нечкәлекләре белән! Хәтерлисезме икән, ул чорда да Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, сәгать саен диярлек, чир йоктыручылар санын яңартып торды. Шунда ук, якынча 80 процент исәбеннән, вафат булучылар санын да китерә иде. Бөтен дөнья афәткә каршы көрәшкә күтәрелде. Бу паника үтеп киткәннән соң санап карасалар – “дуңгыз гриппы” корбаннары саны гадәти сезонлы авырудан үлүчеләр санына караганда ике тапкырга кимрәк!
 
Юк, клиникаларда чирдән өзлегеп үлүчеләр уйдырма түгел. Шунысы гына бар – мондый өзлегүләргә бик күп вируслы инфекция сәбәпче булырга мөмкин. “Гади” грипп та, мисал өчен, кан тамырларын зарарларга “ярата”, бавырларга, йөрәккә, баш миенә зыян китерә. Йоткылык бизенең шешеп зураюына китерүче аденовирус инфекциясе, “Эбола бизгәге” кебек үк, эч китүгә китерә. Һәм башкалар, һәм башкалар...
 
Әйе, “дуңгыз гриппы” кебек үк, “Эбола бизгәге”н йоктырып үлчеләр саны да бик күп итеп күрсәтелергә мөмкин. Шунысы да бар, пессимистлар: “Статистикада, гадәттә, вирус лаборатор ысул белән расланган кешеләр генә исәпкә алына”, - дияр. Чынлыкта исә, болар – хәлләре аеруча авырайган, табиб ярдәменнән башка булдыра алмау дәрәҗәсенә җиткән кешеләр. Ә бүтән сан булырга мөмкин дә түгел. “Үлем чире” йоктырган зур күпчелекнең кыйммәтле, катлаулы анализлар биреп йөрисе килми, бу хастаны салкын тию, ОРВИ дип кабул итә һәм үзлегеннән дәвалана. Һәм, күпчелек очракта, терелә дә!
 
Дөнья мәгълүмат чараларының “Эбола бизгәге” тирәсендә шау-шу куптаруының сәбәбе аңлашыла да кебек. Тик сорау туа: ни өчен соң әле шундый куркыныч чирдән моңа кадәр бернинди дару уйлап табылмаган? Җавап: кирәге булмаган! Хәзер кирәк. Иманым камил, тиздән, бик тиздән кайсыдыр ки берәр корпорация (һәм аның АКШ кул астында булачагы да шик тудырмый) “Эбола бизгәге”нә каршы нәтиҗәле вакцина уйлап табылуы турында игълан итәчәк. Вакцинаны әзерләү өчен дөнья җәмәгатьчелегеннән миллионлаган доллар акча сораячак. Нәтиҗәдә, ниндидер дару “уйлап табып”, аны бөтен дөньяга сатачак. Нәкъ биш ел элек кебек. Ул вакытта да бит, ялгышмасам, америка акционерлары кулындагы бер Швейцария фармацевтика фирмасы, куллану срогы тәмамланып килүче “Тамифлю” дигән препаратны көне-сәгате белән бөтен Җир шарына аткарып, матди хәлен нык кына яхшыртып өлгерде. “Кәгазь бумы”ның икенче сәбәбе – “отвлекающий маневр”, ягъни дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын көн кадагына суга торган мөһим мәсьәләләрдән читләштерү. Әйтик, Израильнең палестиналарны юк итүе, украин милләтчеләренең Донбасс халкын кыруы, АКШның өченче дөнья сугышына әзерләнүе һәм башкалар.
 
Сүз дә юк, алда язылганнар аша, һич кенә дә “Эбола бизгәге” гап-гади салкын тиюгә тиң дип әйтергә теләмим. Һәр чир үзенә игътибар таләп итә. Үз сәламәтлегегездә нинди дә булса шик туа икән, һичшиксез, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Юкса, бәхетсезлекне көт тә тор... Әйтәсе килгәнем шул: паникага бирелмәскә кирәк – “яңа төрле аеруча куркыныч йогышлы авыру” турындагы медицина сенсациясе Эбола бизгәгеннән башланмады һәм аның белән тәмамланмаячак та!
 

Амур ФӘЛӘХ
Матбугат.ру
№ --- | 29.10.2014
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»