|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2014 Тарих
Томан эчендә адашкан 13 самолет үз әҗәлләрен Татарстан җирендә тапкан (ФОТО)Бөек Ватан сугышы елларында Арча, Биектау һәм Югары Ослан районнары территориясенә егылып төшкән 13 хәрби самолет хакында моннан берничә ел элек миңа язучы-эзтабар Шаһинур Мостафин сөйләгән иде. Факт шактый кызыклы булса да бу көнгә кадәр аз өйрәнелгән. 1944 елның 11 февралендә Свердловск аэродромыннан Казанга 21 “Аэрокобра” самолеты чыгып китә. Казанга җитәргә 50-60 чакрым калганда Америкада җыелган әлеге очкычлар куе томан эченә килеп керә һәм ориентирны югалта. 13 самолет адашып, томан болытларыннан чыгарга тырышып караса да җиргә утыра алмый. Алар бер-бер артлы Казан шәһәре тирәсендәге районнарга төшеп шартлый. 16 кеше һәлак була. Исемнәре ачыкланса да, кызганыч, кайбер очучыларның бу көнгә кадәр якыннары табылмаган.
“Аэрокобра” самолеты
Фаҗигадә кемнәр гаепле?
Свердловск – Казан һава трассасындагы һәлакәт турындагы 96 номерлы боерыкта (20 апрель, 1944 ел) фаҗигадә гаепле кешеләрнең берсе дип аэродромның метеостанция җитәкчесе атала. Рәсми документта аның фамилиясе юк. 13 самолетның томанга кереп адашуы һәм җиргә төшеп шартлавы турында ишеткәч, бу кеше атылып үлә. Һава һәлакәтендә полковник А.Е.Коробконың да гаебе раслана. Нәкъ менә ул һава шартларының начар булуы турында кисәтелә торып та, очучыларны барыбер рейска чыгарып җибәргән. Полковник Коробко соңрак рядовой дәрәҗәсенә төшерелеп, штрафбатка озатыла. Тагын бер зур хатаны лейтенант Абаимова җибәрә. Казаннан ул һава шартларының бозылуы турында телеграмма ала, тик бу турыда җитәкчелеккә хәбәр итми.
“Ул көнне куе томан һәм 38 градус салкын булган...”
1944 елның 11 февралендәге фаҗигадә исән калган пилотлар да булган. Лейтенант Виктор Корнев парашюттан сикереп аягын сындыра. Аны Казан госпиталенә озаталар. Өлкән лейтенант Василий Кириченко җиргә егылып төшкән самолет эчендә исән кала. Аңа күрше авылда яшәүчеләр ярдәм күрсәтә. Кириченко Арча госпиталендә дәвалана.
Самолетларның берсе Түбән Ослан авылы тирәсенә төшеп шартлый. Аны 1944 елның маенда гына табалар. Самолет эчендә лейтенант Дмитрий Шпигунның гәүдәсе табыла. Моңарчы ул хәбәрсез югалган санала.
Икенче бер самолет Арча районының Төбәк Чокырча авылы янәшәсендәге кырга егылып төшә. Арчаның туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре сөйләвенчә, самолет эчендә булган 5 кешенең гәүдәсе Арчаның иске урыс зиратында туганнар каберлегенә җирләнә.
Тагын бер очкыч Биектау районының Чыпчык авылы тирәсендәге тауга бәрелеп шартлый. “Ул көнне 38 градуслы салкын булган, – дип сөйли Чыпчык авылы мәдәният йорты директоры Галина Лаганина. – Самолет эчендәге 3 очучы да шунда ук үлә. Самолетның шартлавын басуга саламга баручы Мария һәм Анастасия түтиләр күреп ала. Алар фаҗига хакында колхоз идарәсенә кайтып әйтә. Колхоз рәисе очучыларның мәетләрен алып кайтырга җигелгән ат бирә. 38 градуслы салкында 3 очучының да гәүдә кисәкләрен җыеп җирлиләр. Ә инде яз көне кар эрегәч, самолет шартлаган урында үлгән очучылар истәлегенә 3 каен агачын утырталар”.
Чыпчык авылы янәшәсендәге тауда шартлаган 3 очучы истәлегенә утыртылган каен агачлары
Чыпчык авылында яшәүче Валентина Петухова безгә шартлаган самолеттан алынган парашют кисәген күрсәтте. Бу экспонатны ул иренең төсе буларак саклый. “Минем иремә ул вакытта 14 яшь булган, – дип сөйли Валентина ханым. – Ул чаңгыда йөргәндә тау өстенә самолетның егылып төшүен күрә һәм шул тирәгә чаба. Мәетләрне дә күрә. Ул көнне бик салкын булган. Шуңа да ирем өшүдән куркып, парашют материясен ертып ала һәм шуның белән битен каплый”.
Чыпчык авылы зиратында җирләнгән очучыларга Җиңүнең 45 еллыгына хәйриячеләр ярдәме белән таш куела. Чыпчык халкы очучылар күмелгән туганнар каберлеген онытмый. Аны карап, тәртиптә тота.
Чыпчык авылы зиратындагы туганнар каберлеге
“Мин “Жди меня” тапшыруына язып карадым, – ди Галина Лаганина. – Җавап юк. Очучыларның туган шәһәрләре Орлов, Курск, Мариуполь администрацияләренә дә хатлар юллаган идем. Килгән җавапта бу кешеләр хакында архив документлары юк диделәр”.
Галина Лаганина
Галина ханым хәрби комиссариат аша Оборона министрлыгына хат язарга җыена. Җиңүнең 70 еллыгына ул самолет егылып төшкән урында обелиск йә булмаса мемориаль такта кую теләге барлыгын да әйтте. Бәлки бу изге эшкә хәйриячеләр дә ярдәм итәр.
Марсель ӘСКӘРОВ |
Иң күп укылган
|