|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2014 Шоу-бизнес
“2 Артист” проектында Хәмдүнә апа белән Мөнир үбеште? (ФОТОРЕПОРТАЖ)Таныштыра, берләштерә, кавыштыра бу проект. Ә аннары җырлата! Мөнир Рахмаев белән җырлап тәмам иткәннән соң Хәмдүнә апа яшь егетне “пәп” итеп тә алды әле! “Башка берәү белән дә җырламыйм”, - дип тора легендар җырчыбыз. Ә калган җырчылар бөтенләй башка төрле һөнәр ияләре белән чыгыш ясады. Сүз 26 октябрь көнне “УНИКС” сәхнәсендә парлашкан дуэтлар турында бара. Үзенчәлекле иде алар. Танылган җырчыларыбыз белән сәхнә бүлешкән шәхесләр бер сынатмадылар.
Бу проект “мин җырлый белмим” диючеләр өчен менә дигән үрнәк булды. Матур күлмәк киеп, бизәнеп-ясанып, бер дигән җырчы белән сәхнәгә чыгып бассаңмы, синнән дә артист ясыйлар!
Римзил Вәлиев белән Элмира Сөләйманованың дуэтын гына алыйк. Римзил әфәнде әлеге концертка шулкадәр җаваплы караган ки, хәтта өч минутлык җыр өчен махсус клип та төшергән!
“Барс-медиа”ның бу проектын тамашачылар бик ошатты, алкышларын кызганмадылар, чәчәк бәйләмнәре дә күпләп яуды.
Кыскасы, концерттан фоторепортаж тәкъдим итәбез! Карап хозурланыгыз. Килмәгәннәр артык үкенмәсен, тагын булыр әле, Алла боерса! Көтеп калыйк.
Айнур Нигъмәтҗанов фотолары.
--- |
Иң күп укылган
|