поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.04.2009 Җәмгыять

ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА «ӨМӘ»

Татар журналистлары һәм «Матбугат.ру» сайтында утыручы татарлар! Апрель ае, төгәлрәк әйтсәк, 26 апрель безнең өчен Тукай бәйрәме белән кадерле. Моңа өстәп соңгы өч елда бу көнне «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе узуы белән дә әһәмиятле.

«Үзебез» яңа буын хәрәкәте татар телен популярлаштыру максатыннан башланып киткән эш елдан-ел киңәя бара. Беренче елны Бауман урамында яшьләр татарча белүчеләргә «Мин татарча сөйләшәм» түштамгасы, белмәүчеләргә – «Твои первые 150 слов на татарском» дигән сүзлек таратты. Ачык һавада берничә сәгать дәвамында татар альтернативасы җырчылары концерт куйды. Бу бер.

 

Узган ел «Үзебез» сәүдә үзәкләре,  дәүләт учреждениеләре, халыкка хезмәт күрсәтүчеләр арасында татар телен яратучылар һәм «игнор»га куючыларны барлый башлады. Рейтинг һәм антирейтинг төзелде. Татарча сөйләшкән урыннарда «Мин татарча сөйләшәм» ябыштыргычы беркетелде. Безнең тырышлык белән «Рамстор» сәүдә үзәгендә барлык мәгълүмат такталары татарчага әйләндерелде. Узган ел 26 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе берничә төбәктә узды. Быел бу хәрәкәткә марилар һәм башкортлар да кушылачак, Уфада да «Мин башкортса һөйләшәм» узачак. Бу булды ике.

 

Өченчесе барчагызга да мөрәҗәгать булыр.

 

Безнең арада татар теленә битараф булмаучылар шактый күп. Матбугатта татар теле торышы турында мәкаләләр басылып тора. Татар телен мыскыллауга ачынып форумда тәнкыйть фикер калдыручылар да байтак. Битараф түгелсез, монысы бик яхшы. Ләкин сүз сөйләүне бераз читкә куеп, акылны, көч вә энергияне конкрет гамәл башкаруга юнәлтергә кирәк.

 

Әйдәгез әле без, татар журналистлары, татар телен яклаучы «десанты» булып, бергәләп өмә оештырыйк?! Өмәнең мәгънәсен аңлатам.

 

Татарстанда, Казанда татар теле юк дәрәҗәсендә, моның белән без көн саен урамда, кибеттә, транспортта, дәүләт органнарында очрашып торабыз. Гадәти күренеш итеп кабул итә башладык моны. Инициатива астан барырга тиеш. Шуңа да татар телен яраткан һәм аны якларга теләгән һәр кеше үзенә бер җитештерүчене, сәүдә үзәген яисә кибетне, күңел ачу комплексын, дәүләт учреждениесен вә комитетын сайлап алып, аларны татарчалаштыруны максат итеп куйсын иде.

 

Механизм шулайрак. Мәсәлән, ОАО «Казанский мясокомбинат» бар. Үзебезнең җитештерүче. Продукция ассортименты киң, хәләл колбасалар да чыгара. Ләкин мәгълүматларын урысча гына яза. Начар күренеш! Татар «десантчы»сы бу очракта «Ай-яй» дип тел шартлатып телефонга үрелергә тиеш. Колбаса тышлыгындагы язмалар өчен җаваплы кешене эзләп табып, аңа үзенең ризасызлыгын белдерү кирәк булачак. Сөйләшү болайрак булырга мөмкин.

 

– Исәнмесез!

 

– Здравствуйте...

 

– Мин фәлән-фәлән кеше... Сезнең продукциягезне еш алам.

 

– Тә-әк...

 

– Сатып алам, бәясе дә уртача, артык кесәгә сукмый, сыйфаты да зарланырлык түгел. Хәләл колбасалар да чыгара башладыгыз. Рәхмәт. Ләкин бер әйбер генә күңелне кыра. Татарча язмыйсыз... Бездә вчүтәки ике дәүләт теле: урыс һәм татар.

 

– Мәгълүматлар татарча язылырга тиеш дигән закон юк. РФ Конституциясендә  андый маддә юк... Без законны бозмыйбыз.

 

– Ярый. Сез законны хөрмәт итәсез. Мактауга лаек. Ә мине, сезнең даими сатып алучыгызны, хөрмәт итмисез булып чыга? Әйеме? Сез минем теләкне бар дип белмисез. Димәк, сатып алучыларга төкереп бирәсез?..

 

Менә шулайрак басым ясап сөйләшергә туры килер. Мондый сөйләшүдән соң алар «без бу хатаны төзәтергә тырышырбыз» дип әйтергә мөмкин. Яисә матур гына хушлашып, телефон трубкасын куярга ашыгырлар.

 

Эш шуның белән генә бетмәсен өчен, моңа өстәп хатлар язарга кирәк булыр. Җитештерүчеләр арасында рейтинг һәм антирейтинг төзелә дип әйтергә мөмкин. Кара исемлеккә керүдән, бәлки, куркырлар. Кирәк икән, үзегезнең артыгыздан тагын берничә кешедән «Ник татарча язмыйсыз?» дигән сорау белән шалтыраттырып, флеш-моб оештырырга иренмәскә кирәк. Әгәр дә «тәрҗемәгә акча түләргә кирәк» дисәләр, тәрҗемә итеп бирербез, безгә әллә ни авырга төшмәс ул.

 

Сөйләшкән кешегезнең исем-фамилиясен, вазыйфасын, предприятие адреслары турында мәгълүмат туплау кирәк булыр. Соңыннан татар телен бар дип белмәүчеләрнең кара исемлеген брошюра итеп чыгарып, халыкка таратырга дип планлаштырыла.

 

Транспорт өлкәсендә дә эшләр хөрти. Әнә күрше Башкортостан чиген узсаң, һәр кечкенә станциядә дә тукталышларны, игъланнарны башкортча һәм урысча әйтәләр.

 

26 апрельдә тупланган мәгълүматларны игълан итү булачак. Шуңа өлгерү өчен озак сузмыйча эшли башларга кирәк.  

 

Ягез, кемнәр алына бу эшкә? Үзара бүлешик – кем кайда шалтырата? Кемнәр татарча сөйләштерү өмәсенә кушыла?

 

P.S. Хәбәрләрне, эшләрнең барышы турында шушында язарга мөмкин. Сораулар булса, 8-9178-90-35-14 телефоны аша элемтәгә керергә яисә tatlikay@yandex.ru адресына хат язарга була.

 

Татар теленә игътибар итмәүчеләрнең якынча исемлеге:

 

ООО «Эдельвейс-М»

Сеть супермаркетов «Карусель»

Сеть супермаркетов «Патерсон»

ТК «Парк Хаус»

«Мега»

ТРК «Тандем»

ТРК «Кольцо»

ЗАО «ЧЕЛНЫ-ХЛЕБ» - «Тортугалия»

ОАО «Челны Холод»

ООО «Челны-Бройлер»

ОАО «Чистопольский молочный комбинат»

ОАО «Казанский мясокомбинат»

«Махеев» Майонезный завод

Комитет транспорта г. Казани

Автовокзал г. Казани

Жд вокзал г. Казани

ООО «Кирбинка» - вода «Олероли»

ООО «Альдермышский источник»

 ОАО «Казанский жировой комбинат»

ООО «Домо»

«Мелт»

«М-видео»

“Эльдoрадо»

Автосалоны «Транстехсервис», «Акос», «Сапсан» һ.б.

Автомойки “Мойдодыр» һ.б.

ОАО «Хитон»

ОАО «Нэфис Косметикс»

 

Бу тулы исемлек түгел, әлбәттә. Минем күзгә чалынганнары гына. Ә сез кайсыларын атый аласыз?

 

Илфат Фәйзрахманов, Миңназыйм Сәфәров, Мансур Мортазин, Искәндәр Сираҗи, Римзил Вәли, Данил Сәфәров, Рәшит Минһаҗ, Фирдүс Гыймалтдинов, Марсель Әскәров, Илнур Фәйзрахманов, Алсу Исмәгыйлева, Алия Сабирова, Раиф Усманов, Раил Өметбаев, Рәмис Латыйпов, Алсу Хәсәнова, Илдар Миргалимов, Рузилә Мөхәммәтова, Гөлнара Сабирова, Лилия Сөнгатуллина, Илнар Хөснуллин, Гөлназ Фәйзрахманова, Зөлфия Вакказова, Илфар Кәримов, Марсель Әхмәдуллин, Алсу Мәҗитова, Лилия Заһидуллина, Габдрәхим, Гадел Галәметдин, Гамил Нур, Рафис Җәмдихан, Эльвира Фатыйхова, Лилия Йосыпова, Лилия Кадыйрова, Сөмбел Гаффарова, Йолдыз Миңнуллина, Рузилә Хөрмәтова, Чулпан Нәбиуллина, Раил Гатауллин...

 

Матбугат.ру активистлары Иркә, Нух, Байлар Сабасы, Якташ, Юлчы, Малай актыгы, Наил 557, Ришат Газиз Бабам оныгы, Чәнечкеле гөл, Песи, Fenis, Былтыр һ.б. сезнең дә ярдәм кирәк!

 

Карагыз без күпме икән?! Чыннан да, десант!

 

Кирәксә, «ТР Телләр турында»гы Законда менә безнең мондыйрак маддәләр бар. Кулланып булыр.

Статья 20. Языки, используемые в сферах промышленности, связи, транспорта и энергетики

1. В сферах промышленности, транспорта, связи и энергетики на всей территории Республики Татарстан применяются татарский и (или) русский языки.

В оперативной связи в железнодорожном, воздушном, речном, трубопроводном транспорте, энергетике и связи используется русский язык.

2. В сферах промышленности, связи, транспорта и энергетики, наряду с татарским и русскими языками, могут употребляться другие языки с учетом интересов местного населения.

Статья 21. Языки, используемые в государственной сфере обслуживания и в коммерческой деятельности

В государственной сфере обслуживания и в коммерческой деятельности используются государственные языки Республики Татарстан и иные языки населения, проживающего на соответствующей территории, в объемах, необходимых для профессиональной деятельности. Отказ в обслуживании граждан под предлогом незнания языка недопустим и влечет за собой ответственность согласно законодательству.

 

Шулай ук

 

РОССИЙСКАЯ ФЕДЕРАЦИЯ

ЗАКОН О ЯЗЫКАХ НАРОДОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ

(в ред. Федеральных законов от 24.07.1998 N 126-ФЗ,

от 11.12.2002 N 165-ФЗ)

 

Вводная часть

 

Языки народов Российской Федерации - национальное достояние Российского государства.

Языки народов Российской Федерации находятся под защитой государства.

Государство на всей территории Российской Федерации способствует развитию национальных языков, двуязычия и многоязычия.

Настоящий Закон направлен на создание условий для сохранения и равноправного и самобытного развития языков народов Российской Федерации и призван стать основой для формирования системы правового регулирования деятельности юридических и физических лиц, разработки нормативных правовых актов в целях реализации положений настоящего Закона.

В Российской Федерации недопустимы пропаганда вражды и пренебрежения к любому языку, создание противоречащих конституционно установленным принципам национальной политики препятствий, ограничений и привилегий в использовании языков, иные нарушения законодательства Российской Федерации о языках народов Российской Федерации.

(преамбула в ред. Федерального закона от 24.07.1998 N 126-ФЗ)

 

Статья 3. Правовое положение языков

 

1. Государственным языком Российской Федерации на всей ее территории является русский язык.

(п. 1 в ред. Федерального закона от 24.07.1998 N 126-ФЗ)

(см. текст в предыдущей редакции)

2. Республики вправе устанавливать в соответствии с Конституцией Российской Федерации свои государственные языки.

(п. 2 в ред. Федерального закона от 24.07.1998 N 126-ФЗ)

(см. текст в предыдущей редакции)

3. Субъекты Российской Федерации в соответствии с настоящим Законом вправе принимать законы и иные нормативные правовые акты о защите прав граждан на свободный выбор языка общения, воспитания, обучения и творчества.

(п. 3 введен Федеральным законом от 24.07.1998 N 126-ФЗ)

4. В местности компактного проживания населения, не имеющего своих национально-государственных и национально-территориальных образований или живущего за их пределами, наряду с русским языком и государственными языками республик, в официальных сферах общения может использоваться язык населения данной местности. Порядок использования языков в таких местностях определяется законодательством Российской Федерации и субъектов Российской Федерации.

(в ред. Федерального закона от 24.07.1998 N 126-ФЗ)

(см. текст в предыдущей редакции)

5. Государство признает равные права всех языков народов Российской Федерации на их сохранение и развитие. Все языки народов Российской Федерации пользуются поддержкой государства.

(в ред. Федерального закона от 24.07.1998 N 126-ФЗ)

 

Статья 15. Использование языков в работе государственных органов, организаций, предприятий и учреждений

 

1. В деятельности государственных органов, организаций, предприятий и учреждений Российской Федерации используются государственный язык Российской Федерации, государственные языки республик и иные языки народов Российской Федерации.

(в ред. Федерального закона от 24.07.1998 N 126-ФЗ)

(см. текст в предыдущей редакции)

2. Гражданам Российской Федерации, не владеющим государственным языком Российской Федерации и государственным языком республики, предоставляется право выступать на заседании, совещании, собрании в государственных органах, организациях, на предприятиях и в учреждениях на том языке, которым они владеют. В случае необходимости обеспечивается соответствующий перевод.

(в ред. Федерального закона от 24.07.1998 N 126-ФЗ)

(см. текст в предыдущей редакции)

3. Гражданам Российской Федерации, не владеющим тем языком, на котором ведется заседание, совещание, собрание в государственных органах, организациях, на предприятиях и в учреждениях, в случае необходимости обеспечивается перевод на приемлемый для этих граждан язык или на государственный язык Российской Федерации.

(в ред. Федерального закона от 24.07.1998 N 126-ФЗ)

(см. текст в предыдущей редакции)

4. Граждане Российской Федерации вправе обращаться в государственные органы, организации, на предприятия и в учреждения Российской Федерации с предложениями, заявлениями, жалобами на государственном языке Российской Федерации, родном языке или на любом другом языке народов Российской Федерации, которым они владеют.

(в ред. Федерального закона от 24.07.1998 N 126-ФЗ)

 

Статья 28. Ответственность за нарушение законодательства Российской Федерации о языках народов Российской Федерации

 

Действия юридических и физических лиц, нарушающих законодательство Российской Федерации о языках народов Российской Федерации, влекут за собой ответственность и обжалуются в установленном порядке в соответствии с законодательством Российской Федерации и субъектов Российской Федерации.

(в ред. Федерального закона от 24.07.1998 N 126-ФЗ)

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Мин татарча сөйләшәм
№ --- | 02.04.2009
Мин татарча сөйләшәм печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»