поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.10.2014 Интернет

Татарча сайтларны укучылар да ясый

Татар телле интернетны кулланучылар арабызда шактый. Быел интернет киңлекләрендә .tatar доменын башлап җибәрү дә аларның санын арттырырга булышыр. Бөтендөнья пәрәвезендәге татарча проектларны барлап килә торган “Белем җәүһәрләре” конкурсы быел да бу өлкәдә яхшы нәтиҗә күрсәткәннәрне барлады.

Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында V дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге бәйгенең максаты – татар интернетында яхшы сайтлар булдыру, аларның авторларын таныту, татар интернетын ныгыту.
 
Быелгы конкурска барлыгы 63 гариза кабул ителгән. Оештыручылар тарафыннан бәйгегә шуларның 57се сайлап алынган. Эшләрне бәяләүдә 14 жюри әгъзасы һәм татнет белгечләре катнашкан. Алар бәйгенең финалына 38 интернет-проект тәкъдим итте.
 
Иң актив татар интернетчылары Яр Чаллы шәһәрендә, Мөслим һәм Актаныш районнарында яши икән. Казан шәһәре, Сарман, Лаеш, Арча, Норлат һәм Лениногорскта гомер итүчеләр алардан калышмый. Татарстан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә катнашучылар булган. Алар арасында Чуашия республикасы Комсомольск районы Урмай авылыннан Фәрит Гыйбадуллин – финалистлар рәтендә.
 
Югары уку йортлары сайтларының татарча версиясе юк
 
Бәйге нигезләмәсе буенча эшләр 8 номинация – “Укытучы – җәүһәр”, “Укучы – җәүһәр”, “Башлангыч белем бирү учреждениесе – җәүһәр чыганагы”, “Урта белем бирү учреждениесе – җәүһәр чыганагы”, “Югары белем бирү учреждениесе – җәүһәр чыганагы”, “Тематик ресурс – иҗади җәүһәр”, “Белемле гаилә – нур чәчеп торган җәүһәр”, “Күренекле татар җәүһәрләре” кабул ителгән. Тик ни кызганыч, югары белем бирүгә багышланган номинациягә бер гариза да килмәгән.
 
Моның турыда бәйгенең идеясе авторы Раил Гатауллин да борчылуын белдерде:
 
- Югары уку йортлары сайтлары татар телендә эшләми диярлек. Бер елны Казан дәүләт аграр университеты сайты татарча эшләп киткән иде. Ләкин яңартылганннан соң, татарча интернет-версияләре бик мөшкел хәлдә. Әгәр без югары белем бирү дәрәҗәсендә татар белгечләрен әзерләмибез икән, ул вакытта татар интернетын дөньякүләм дәрәҗәгә таныту бик күпкә авыррак булачак. Бүгенге тантаның җиңүчеләре, нигездә, – укытучылар. Гомумән, татар интернетының 25-30 проценты – укытучылар ясаган сайтлар. Бу бик күңелле күренеш булса да, югары белем бирү дәрәҗәсендә информатика укытучысы белгечлеге бирә торган махсус факультетлар булмавы күңелне әрнетә. Мәгълүмати технологияләрне өйрәнгән вакытта аның методикасын да өйрәнергә кирәк бит, – диде ул.
 
Бәйгене үткәрергә “Татнетны үстерү фонды”, Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, “Белем.ру” ҖЧҖ, Татарстан Дәүләт Советы, Министрлар кабинеты, күп санлы иганәчеләр булышкан.
 
Iphone, Ipad өчен махсус сүзлек
 
Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире Сөләйман Рәхимов үз чыгышында татар дөньясын яктырта торган башка телдәге сайтлар да катнаша алса, яхшы булыр иде, дип белдерде. Аның фикеренчә, бу, үз чиратында, чит төбәктә яшәүче милләттәшләребене бәйгедә катнашырга җәлеп итәр иде.
 
Тантана вакытында тамашачыларны iOS платформасында эшли торган гаджетлар өчен махсус кушымта – русча-татарча сүзлек белән дә таныштырдылар. Әлеге кушымта әле нарасый гына булса да (аның чыкканына – 10-15 көн генә – Авт.), анда ике меңнән артык кулланучы бар икән. Безнең илдә генә түгел, ә Япония, Франция, Америкада яшәүче милләттәшләребез дә әлеге кушымтага мөрәҗәгать итә. Монда сүзнең язылышы белән беррәттән, әйтелешен дә тыңларга мөмкин.
 
Җиде номинация буенча беренче өчлеккә керүчеләрнең барысын да тәбрикләделәр. Алар арасында “Укучы – җәүһәр” номинациясе җиңүчесе Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 5 сыйныф укучысы Габделгаффар Фәррахов та бар иде.
 
– “Минем гимназиям” сайтын мин татар телен үстерер өчен һәм башкалар да телебезне өйрәнсен, дип ясадым. Анда гимназиябез турында төрле яңалыклар, фото, видеоматериаллар эләм. “Администратор бите” дигән сәхифәдә үзем турында мәгълүмат яздым. Әлеге сайтны ике ел дәвамында эшләп киләм. Аны башлап җибүрү өчен Jimbo сайтлар төзү конструкторын өйрәндем, – диде 5 сыйныф укучысы.
 
Өч кешегә “Җәүһәрләрнең җәүһәре” исеме бирелде
 
“Җәүһәрләрнең җәүһәре” – төп бүләк шулай дип аталды. Моны үзенчә Гран-при, дип атарга да була. Аңа Казан шәһәреннән Гүзәлия Тарханова, Мөслим районыннан Гөлназ Җәлилова, Саба районының Мишәбаш авылыннан Булат Шакиров лаек булды.
 
– Укучыларыбыз белән бергә эшләгән Мөслим төбәге фольклоры сайты белән 2010 елда “Белем җәүһәре” исемен яуладык. Үземнең шәхси сайтым да мондый исемгә лаек булды. Быел Мөслим районының татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе сайты җиңеп чыкты. Әлеге сайтта татар теле мөгаллимнәренә ярдәм күрсәтү максатын куйдык. Мөслим районы татар теле укытучыларының эш-тәҗрибәсе, педагогика фәне яңалыклары белән таныштыруны күз алдында тотып эшлибез. Безнең шулай ук дәресләргә әзер методик ярдәмлекләр, эшкәртмәләр дә күп.  Бүгенге җиңү минем өчен көтелмәгән шатлык булды. Татар сайтларына, бигрәк тә мөгаллимнәрнекенә, уку елы башлангач, керүчеләр өчләтә арта. Шунысы куанычлы: хәзерге көндә, узган елга караганда, кулланучылар артыграк, – диде Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Җәлилова.
 
Әйтергә кирәк, җиңүчеләргә, призлы урыннар яулаганнарга бәйге эмблемасы төшерелгән статуэткасы, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Җиңгән укучыларга исә болардан тыш катнашучының исемен әйтеп котлый торган йомшак уенчыклар да бирелде.
 
Дүрт ел эчендә 19 кеше “Белем җәүһәрләре”ндә җиңүгә ирешкән. Быел аларга тагын җиде кеше өстәлде. Киләсе елга әлеге бәйгедә катнашырга укытучылар гына түгел, аларның укучылары да күбрәк тартылыр, дип ышанып кала оештыручылар.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ --- | 27.10.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»