|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2014 Шоу-бизнес
“Болгар радиосы" II Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы якынлаша (ФОТО)2013нең 1 декабрендә Казан үзәгендә “Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасының гөрләп узганын күбебез хәтерлидер. Күз ачып йомарга да өлгермәдек төсле, инде 2014нче елның декабрь аена да аяк басырга озак вакыт калмады. 13 декабрь көнне шәһәребезнең "Пирамида" күңел ачу комплексында "Болгар радиосы" II Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Ел дәверендә “Музыкаль дистә” тапшыруы кысаларында тамашачылар үзенә ошаган иң яхшы башкаручы өчен тавыш биреп барды.Һәм нәкъ менә әлеге тавышлар тантананың җиңүчеләрен билгелиячәк.
Оештыручылар сүзләренчә, II Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында тамашачыларны яраткан артистларның чыгышларыннан кала, матур декорацияләр, танылган кунаклар һәм көтелмәгән очрашулар көтәчәк.
Барлык җыр сөючеләрне 13 декабрьдә “Пирамида” күңел ачу комплексында “Болгар радиосы” II Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасына көтеп калабыз.
--- |
Иң күп укылган
|