поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.10.2014 Шоу-бизнес

Каһировның кайтуы, яки сандугач читлектә сайрыймы?

Соңгы ел ярым эчендә тамашачы Филүс Каһировны тәмам югалтты – аның ни концертлары оештырылмады, ни радио-телевидениедә җырлары яңгырамады. Җырчының иҗатына гашыйклар редакциябезгә дә шылтыратты, килеп сораучылар да булды. Барысының да телендә бер сорау иде: Филүс Каһиров кая югалды? Ник аны җырлатмыйлар?

Аптырарсың да, халкыбыз җыр сәнгатенең өмете булып калыккан, милли җырларыбызны да, опера арияләрен дә бердәй осталык белән башкаручы затлы җырчы лабаса. Ул берничек тә югалырга тиеш түгел, чөнки ул халкыбызга бик кирәк!.. Аның моңлы һәм куәтле тавышы, яшьлеге, хөр рухы татар өчен бик тә тансык, бик тә көтелгән иде бит.

 
Бу көз татар моңын, татар җырын сөючеләргә яхшы хәбәр алып килде. Югалып торган Филүсебез өр-яңа концерт программасы белән калкып килеп чыкты. М.Җәлил исемендәге республика бүләге һәм Р.Ваһапов исемендәге конкурсның гран-при иясе Филүс Каһиров “Минем дүрт мәхәббәтем” дип аталган яңа программасы белән Башкортстанның берничә районын урап кайтырга да өлгерде инде.
 
Гастрольләрен туган якларыннан башлавы һич тә гаҗәп түгел. Филүс үзе Бүздәк районының Килем авылында дөньяга килеп, җырлап үскән егет бит. Килем авылының туфрагы талантларга бай булып, алар арасыннан берсен – мәшһүр нәфис сүз остасы Айрат Арслановны гына да атап үтү җитәдер.
 
Уфаның үзендә дә, Дүртөйле белән Бүздәктә һәм башка район үзәкләрендә дә яңа программа зур уңыш белән тулы залларда үткән. Әле җитми дә калган, соңыннан кайбер районнардан шылтыратып: “Нигә бездә концерт куймыйча киттегез?” - дип үпкәләгән кайбер якташлары. Шул үтенечләрне истә тотып, Филүс Каһиров яңа елдан соң Башкортстанда өстәмә концертлар оештырырга җыена.
 
Ә хәзергә – яңа программаны Татарстан районнарында тәкъдим итү көтә. 22 октябрьдә Чаллыдагы чыгышлар белән республикабыздагы концерт туры башланып китә.
 
Яңа программасын җырчы ни өчен “Минем дүрт мәхәббәтем” дип атаган соң? Бу сорауга Халыклар дуслыгы йортында үткән матбугат очрашуында җырчы болай дип җавап бирде:
 
- Бу үзенә күрә интрига, сер, ул тамашачының күңелен кытыклап торырга тиеш. Дүрт мәхәббәтнең берсе, әлбәттә, минем хәләл җефетем Эльмира инде, ә калган өчесе тамаша барышында ачылачак.
 
- Ә инде репертуар мәсьәләсенә килсәк, мин традицияләргә тугры калдым: классик композиторларыбыз әсәрләре дә, халык җырлары да күп. Бу программаны мин иркенрәк, җиңелрәк рухлы, дияр идем. Әйтик, кайбер җырларны башкарганда биеп тә җибәрәм. Музыка училищесында өйрәнгән бию күнекмәләрен искә төшереп, чарларга туры килде. Коллективыбызда бик яхшы биючеләр Татьяна һәм Ренат Мифтаховлар эшли, алар нык ярдәм итте.
 
Филүснең концерт төркемендә шулай ук “Мирас” ансамбле, яшь җырчы Эльмира Гыйльфанова, алып баручы Замирә Гәрәева эшли.
 
Филүснең халыкка хезмәт итәр өчен табигый моң куәсе, бай тавышы өстенә төпле белеме дә бар. 2011 елда ул Казан дәүләт консерваториясен тәмамлады, белемен чарлауны аспирантурада дәвам итә. Остазларыннан бик уңган ул. Үз канат астына алып, күрше авылларга концертлар куярга йөрткән беренче укытучысыннан алып, Октябрьски музыка училищесындагы педагог Галия ханым Мусинаны, Казан консерваториясендәге остазы Зилә ханым Сөнгатуллинаны да олы хөрмәт, рәхмәт хисләре белән телгә ала яшь җырчы.
 
- Зилә Даяновна миңа кеше буларак та, остаз буларак та бик ярдәм итте. «Сәхнә артындагы сүз көрәштерүләрдән, конфликтлардан үзеңне сакла, үз сүзең өстен чыгуны сәхнәдә расла», - дип өйрәтте ул мине. Аның бу сүзләрен үземә кагыйдә итеп алдым, - диде Филүс.
 
Инде яңа программага әйләнеп кайтыйк. Тамашачыны концертта бары тик «тере» уен кораллары, «тере» тавыш көтә. Музыка бизәлешен «Мирас» уен кораллары ансамбле тәэмин итә. Филүс бу иҗат төркеме белән 7 елдан бирле бергәләп эшли. Ансамбльнең җитәкчесе, танылган баянчы Рөстәм Рәхмәтуллинны бик еш кына Филүскә охшатып, «Абыең түгелме ул?» дип сораучылар да бар икән. Аларга җырчы, шаяртып, «Белмим, бәлки, туганымдыр, кем белсен инде аны», дип җавап бирә. Бер дулкында, бик аңлашып эшләүләре, иҗат итүләре исә хак.
 
«Яңа Гасыр» каналыннан җырлары тапшырылмау мәсьәләсенә дә ачыклык кертте җырчы. Телевидение фондында саклана торган элеккеге язмаларын мәгълүм сәбәпләр аркасында эфирга бирү мөмкин түгел. Аларны «читлеккә ябылган җырлар» дип атарга да була. Халкыбызның рухи байлыгы булып торган ул язмаларга бүген җырчы үзе хуҗа түгел... «Яңа җырлар яздыру, клип төшерү өчен вакыт кирәк. Тик мин бу юнәлештә эшлим. Тамашачыма өр-яңа язмалар белән кайтырмын, дип ышанам», - диде Филүс. Шулай булыр, иншаллаһ. Ныклы адымнар белән халкыңның күңел түренә үткәнсең икән, китмәскә дип кайтуың булсын, җырчы. Зәвекъле тамашачы яраткан җырчысын опера сәхнәсендә күреп тә кабат сөенер әле.
 
P.S.Филүс Каһировның «Минем дүрт мәхәббәтем» дип аталган яңа программасын казанлылар 28 ноябрьдә «УНИКС» концертлар залында тамаша кыла ала.
 
Эльмира СИРАҖИ, "Мәдәни җомга".

---
Филюс Каһиров
№ --- | 24.10.2014
Филюс Каһиров печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»