поиск новостей
  • 29.07 "Сүнгән йолдызлар" Тинчурин театры,18:30
  • 31.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30
  • 01.08 "Эх, алмагачлары",Тинчурин театры,18:30
  • 02.08 "Күрәсем килгән иде...",Тинчурин театры,18:30
  • 04.08 "Флешка,рэп һәм мәхәббәт", Тинчурин театры, 17:00
  • 06.08 "Төш", Тинчурин театры, 18:30
  • 07.08 "Ай,былбылым!", Тинчурин театры,18:30
  • 08.08 "Беренче мәхәббәт", Тинчурин театры, 18:30
  • 15.08 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18:30
  • 18.08 "Мәхәббәт баскычы" Тинчурин театры,17:00
  • 20.08 "Назлы кияу" Тинчурин театры,18:30
  • 21.08 "Полиөионер" Тинчурин театры,18:30
  • 22.08 "Алай түгел, болай ул", Тинчурин театры
  • 23.08 "Гомер буе сине көттем" Тинчурин театры, 18:30
  • 25.08 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 27.08 "Хыялый" Тинчурин театры,18:30
  • 28.08 "Кияу урлау"Тинчурин театры,18:30
  • 28.08 Кариев театрында-ПРЕМЬЕРА! "Тау битендә Сабантуй". Башлана:18:30
  • 29.08 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры,18:30
  • 29.08 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 21 Июль
  • Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012) - актриса
  • Әлфия Ганиева - журналист
  • Нур Шакиров - дәүләт эшлеклесе
  • Кирам Сатиев - баянчы
  • Стеналарны штукатурить, шпаклевать итүче (Обои ябыштыру өчен әзерлек эшләре) кирәк иде.Казан шәһәре. 89033133608
  • Казанда озак вакытка снимать итү өчен студия кирәк иде от хозяина.89503219329
  • Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Продаю суповой сервис новый.Тел 89178553159
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
  • Услуги автокрана 89179171171
Архив
 
25.10.2014 Җәмгыять

Кабул итеп алыгыз (Тоткынлыктан хатлар)

Самара өлкәсе төрмәләренең берсендә тоткынлыкта яшәүче авторыбыз М.И. Кәрим турында 2013 елның 27 августында чыккан 18нче саныбызда “Мине аңларлармы икән?” дигән язма бастырган идек.

Менә кулыбызга аның тагын бер хаты килеп эләкте. Хәер, аны хат дип атарлык та түгел, ул пөхтә итеп кулдан төпләнгән дәфтәр. Анда проза да, шигырьләр дә бар. Бу язмаларны төрмәдән урау юллар белән яхшы кешеләр алып чыкканнар һәм безнең редакция хезмәткәренә китереп тапшырганнар. Детектив маҗара, дияргә дә була.

М. Кәрим бу юлы да үзенең исемен дә язмаган, ни өчен җәза алуы турында да ләм-мим. Шулай да без аңа сүз бирәбез. Чөнки үз гаебен таныган, чәнечкеле тимерчыбык артында да иҗат уты сүрелмәгән кеше хөрмәткә һичшиксез лаек. Бәлки, рухи көчен югалтмаса, киләчәктә тормышта үз урынын да табар әле, дигән өмет тә юк түгел. Өметсез шайтан гына, диләр бит.
 
Белгәнегезчә, минем “Бердәмлек” газетасы редакциясенә беренче генә язуым түгел бу. Тик соңгысы гына булмасын иде. Хәер, иҗат кешесенә кем киртә куя ала?
 
Еллар үткән саен тәҗрибә туплана, акыл керә башлый, кешеләрнең күңелендә ни барын яхшырак аңлый башлыйсың икән. Ә чәнечкеле тимерчыбык артында яшәү ай-һай кыен, дуслар, беркемгә дә насыйп булмасын. Тоткыннар да гади халык түгел, һәркайсының башында үз тараканнары. Җинаятьчеләр иле - ул мәкерле, хәвеф-хәтәрле һәм аңлашылмаучан. Үзең кебек үк дөньядан аерылган тоткыннар арасында яшәгәндә тормыштан бик нык артка каласың икән.
 
Әйе, без яшәеш кануннарына буйсынмадык, җинаять кылдык һәм шуның өчен җәзасын да алабыз. Шулай да, кеше булып каласы килә. Күңел яхшыга, ә кул изге китапка тартыла.
 
Ләкин арттан җитез атлап картлык килә, кайчакта авырттырып төрткәләп тә ала ул. Килер бер көн һәм картлык артыннан үлем дә куып җитәр. Ничек аны каршы алырмын? Кешеләр алдында акласалар да, Ходай алдында җавабын ничек бирермен?
 
Ләкин мин тормышымның күпчелек өлеше белән канәгать. Гомерем музыкага үрелеп узды. Дүрт яшемнән гармунда уйный башлаган идем, шуннан туктамадым инде. Рәсәйне Прибалтикадан алып Арктикага кадәр йөреп чыктым, Совет Армиясендә хезмәт иткән чакта батальоныбызның сәнгать җитәкчесе булып эшләдем, хор белән җитәкчелек иттем, сценарийлар язып карадым, конферансье булып эшләдем. Ә 80 - 90нчы елларда Себер якларына китеп акча эшләргә дә туры килде. Ничек тә балаларны үстерергә кирәк иде бит. Аллага шөкер, барысы да үсеп җиттеләр һәм ныклап аякларына бастылар. Хәзер гаиләм минем өчен иң ныклы терәк тә, юаныч та. 
 
Каләм тибрәтә башлавыма да күп еллар инде. Педагогия институтын тәмамлаганнан соң пьесалар, шигырьләр яза башладым. Минем укытучыларым Сания Сибгатуллина һәм Матрена Думарина бик яхшы тел белгечләре булып, миңа бик күп белем биргән кешеләр. Алар Камышлының Әнвәр Давыдов исемендәге халык театры осталары да бит әле. Мин Камышлы театрын сөючеләргә, халык театры коллективына рәхмәт йөзеннән “Камышлыда камышлар үсәме?” дип аталган пьеса да язган идем әле. Белмим, ничек барып чыккандыр. Усал төрмә теле, киеренке мөнәсәбәтләр иркенләп, киерелеп язарга мөмкинлек бирми.
 
Арабызда талантлы, ләкин ялгыш юлдан киткән яшьләр дә очраштыргалый. Ләкин алар, күпчелек очракта, үз эчләренә бикләнеп, лагерь сорылыгы арасында ялтырап күренмәскә тырышып яшиләр.
 
Мактанасы килми, ләкин үзем турында шуны әйтә алам: мин беркайчан да яхшы китаптан аерылганым юк. Бөек рус язучылары, шагыйрьләренең китапларын су эчкән кебек йотып барам. Шулай ук “Бердәмлек” газетасын да беренче көненнән бирле укып киләм. Ул минем газетам. Тоткынлыкта ул мине җылыта, авылым тормышына алып кайта. “Бердәмлек” - абруйлы һәм көчле газета. Аның кайбер саннарын мин Коръән китабы эченә яшереп саклыйм һәм сагынганда алып кат-кат укыйм.
 
Хөрмәтле Рәфгать әфәнде! Күп еллар дәвамында язган язмаларым яшь буын татарларын тәрбияләүдә файдалы булыр, дип өметләнәм. Югарыда әйтеп үткән “Камышлыда камышлар үсәме?” пьесасы бигрәк тә күңелемә якын. Мин бу авылны беләм, анда яшәдем, үстем. Шуңа күрә ул җиңел тел белән язылды һәм бик күңелле спектакль куярлык пьеса булып җитеште. Халыкка да ошар, дип өметләнәм. Ә менә “Бөгелмә турында сөйләгезче” пьесасы - җитдирәк материал. Анда яшьләрнең наркотик, эчүчелек баткаклыгына уйламыйча гына кереп китүләре, ә бөтен тырнаклары белән кереп баткач, чыга алмыйча интегүләре турында язылган. “Шырпы кабы” дип аталган пьесамны да мин бик яратам. Ул авыр туксанынчы еллар турында бик күңелле итеп язылган. Күп нәрсәләрне көлкегә күтәрсә дә, җитди проблемаларга да кагылып уза. Рус телендә язылган күп кенә эшләрем дә игътибарга лаек, дип уйлыйм. Менә Җиңүнең 70 еллыгына “Забытые письма войны” дигән материал әзерләдем. 237 хат һәм язманы Истәлек китабы итеп бастырып чыгарырлык. Концерт программаларым да байтак, баян өчен үзгәртеп язылган ноталарым да күп җыелды инде. Тик менә ничек итеп аларны саклап калырга һәм халкыма җиткерергә? Белмим. Шигырьләремне булса да бастырып чыгарыгызчы. Кабул итеп алырсыз, дип ышанам. 
 
Тоткын
 
Уфаларга барган чакта,
Камышлыны узгач та,
Сул якларга каерылып кара -
Туган авылым анда.
 
Тауларында кышлар буе
Чаңгы-чана шуарлык,
Иң биек Торым тавында
Ялгыз бөркет кунарлык.
 
Мин Яңа Усманда үстем
Кечкенә бер урамда.
Ул урамда кичләрендә
Халык уйный гармунда.
 
Мин дә уйныйм гармунымда,
Язам илһамланганда.
Татар халкым, илем диеп,
Моңланам сагынганда.
 
* * *
Суыксу буйлары ямьле,
Бүлеп печән чабабыз.
Өйлә җиткәч, яулык җәеп,
Бергә ашап алабыз.
Төштән соң кояш кыздыра,
Әткәемә ял кирәк.
Мине тарта елга буе,
Суыксу һәм тал-тирәк...
 
Кемнәрнең исендә һаман
Шул ямьле җәй айлары?
Балачактан калган печән,
Каен җиләк исләре?
 
Акана таулары биек,
Гармун алыйк та меник.
Кичке авыл, йоклап ятма,
Җырлап берне әйләник.
 
Җырла күрше, мин уйнармын,
Сандугачлар кушылсын.
Әллә кемне сагынасың?
Ник моңсулы күзләрең?
 
Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,
Серләшеп туялмыйбыз...
Тик мәхәббәт ымлавына,
Ияреп китәлмибез.
 
* * * 
Без күргәнне, балакайлар,
Зинһар, күрә күрмәгез.
Тормышта адашып йөреп,
Нужалар кичермәгез.
 
Сугыш талый, яндыра да,
Кайгы-хәсрәт яудыра.
Күз яшьләренә батырып
Ялгыз, ятим калдыра.
 
Вакыты да бик чуалчык,
Ничек кенә үтәрсез?
Ничек дөньяларны аңлап,
Тормыш җебен сүтәрсез?
 
Авыр булса да, чыдагыз,
Илкәйне туздырмагыз.
Бер-береңә җилкә куеп,
Туган була белегез.
 
(Бу шигырьне әткәй көйгә салып җырлый иде).
 
* * * 
Арып-талып икеле арба 
  тартып,
Әткәй белән икәү җигелеп,
Әрәмәдән печән өстерибез,
Этләр кебек җирдә мүкәләп.
 
Әткәй, мескен, сугыштан
  гарип,
Калтыранып сөйри арбаны.
Күптән инде бөтен тәне
  сызлый,
Тик сер бирми, ялтырый 
  табаны.
 
Үрне менгәч, бераз хәл
  җыябыз,
Арба алган бөтен көчләрне.
Яңгыргадыр, һава бөркү
  бүген,
Юешләтер инде печәнне. 
 
Ә мин, эчтән генә яңгыр 
  телим.
Тизрәк үсеп китәр идем дә,
Эх! Дигәнче тартып бу 
 арбаны
Өебезгә илтер идем лә...
 
М. КӘРИМ.
 
 
(Казимир МАЛЕВИЧ рәсеме)
 

М. И. КӘРИМ
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»