|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2009 Мәдәният
РАВИЛ ШӘРӘФИ УРАМЫ БАРЛЫККА КИЛДЕБалык Бистәсендәге бер урамга Равил Шәрәфи исеме бирелгән. Район башлыгы Илһам Вәлиев композитор Фәтхерахман Әхмәдиевнең каберенә таш ясаткан. Шушы ук районның Иске Арыш авылы мәдәният йортына Роберт Әхмәтҗанов исеме биргәннәр. Мансур Шиһапов, Равил Фәйзуллин кебек атаклы әдипләр район үзәгенә үзләренең иҗат кичәләрен үткәргән. Бу – Балык Бистәсендә мәдәният өлкәсендәге эшләрнең шушы арада башкарганнары гына. Ә 30 март көнне якташлар “Җырлыйк әле” телевизион тапшыруның Фәтхерахман Әхмәдиев иҗатына багышланган чыгарылышында катнашты. Ул 25 апрельдә эфирга чыгар дип өметләнә “Җырлыйк әле”не оештыручылар. Ә әлегә тапшырудан фоторепортаж карый торыгыз...
--- |
Иң күп укылган
|