|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.10.2014 Дин
Рәфыйк Мөхәммәтшин: Төп проблема – дини мәгариф системасында стандартларны раслау мәсьәләсеКүптән түгел Казанда Россиядә эшләүче ислам вузлары ректорлары шурасы киңәшмәсе булып узды. Хезмәттәшләрегезне нинди проблемалар борчый, нинди нәтиҗәгә килдегез кебек сораулар белән әлеге шураның рәисе, Татарстан мөфтиенең мәгариф һәм фән мәсьәләләре буенча урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать иттек. – Төп проблема – дини мәгариф системасында стандартларны раслау мәсьәләсе. Бу хакта инде күптәннән сүз алып барабыз. ТР Диния нәзарәтенең башлангычы белән әлеге стандартларны эшләүнең беренче этабы тәмамланды. Без ул стандартларның бер вариантын эшләп тәкъдим иттек. Киләсе елның көзеннән, иншалла, аларны үзебездә кертербез дип уйлыйм. Аны эшләүдә ректорлар, мөгаллимнәр, мәдрәсә укучылары да катнашты. Чөнки болар – башлангыч ике еллык дини гыйлем, урта һәм югары дини белем алу өчен эшләнгән, өч этаптан торган программалар. Дөрес, әле проблемалар өлешчә калды. – Бездә унлап мәдрәсә бар. Сер түгел, аларның кайберләре үзләрен югары уку йорты дип атаса да, тиешле таләпләргә җавап бирми.
– Чынлап та, андый проблема бар. Менә хәзер, программаларны кабул иткәч, кемнең кайсы йөкне тартырга сәләтле икәнен карыйбыз инде. Хәзер үзен югары дип санаганның – урта, урта дип исәпләгәннең башлангыч булып калуы да ихтимал. Шулай да мин бик югары таләпләр куела дип әйтмәс идем. Хикмәт шунда: стандартларның нигезендә кайсы фән ничә сәгать укытыла дигән мәсьәлә түгел, без кемне әзерлибез дигән таләп торачак. Төп таләп – әзерләп чыгарган белгечнең вәкаләтлелеге, компетенциясе. Ягъни ул нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш. Әгәр без имам белгечлеге бирәбез икән, ул кеше гарәпчә камил белергә, гакыйдә һәм фикъһе фәннәрен яхшы үзләштерергә тиеш. Элек, әйтик, фәлсәфә фәлән сәгать укытылырга тиеш диелсә, хәзер вәкаләтлелек эшләнә. Безгә бу юнәлештә күпме белгеч кирәк: шуннан чыгып укытыласы фәннәрне билгелибез. Мөмкинлекләр азрак артты дип әйтеп була моны.
– Югары дини уку йортлары да бакалавр, магистр дип белем бирәчәкме инде хәзер?
– Әйе, үзебездә – РИУда бакалавр программасы нигезендә эшлибез. Әмма әлегә программаларда бакалавр, магистр дип бүлгәләмәдек. Һәрхәлдә, уку йортын шул дүрт еллык бакалавр программасы эченә кертергә тырышабыз. Шул ук вакытта, әйтик, “Мөхәммәдия” биш ел укыта. Без исә дүрт ел.
– Аерма нәрсәдә соң?
– Әлбәттә, проблема – программаларның төрлелегендә. Гадәттә мәдрәсәләр үзләрендә нинди белгеч бар, программаларга шулар яхшы белгән фәннәрне кертә. Шуңа күрә кайбер мәдрәсәләрдә гарәп теле буенча әзерләү яхшырак. Анда гарәп телен күбрәк укыталар. Әйтик, Әлмәттә гарәп теле – күп, гакыйдә һәм фикъһе фәне аз укытыла. Шуңа күрә әлеге фәннәрне начаррак беләләр. Табигый, бүген авылда яки шәһәрдә имамга гарәп теле белүне вәкаләтлелекнең беренче таләбе итеп куя алмыйбыз. Билгеле, имам гарәпчә белергә тиеш, әмма бүгенге проблемаларны аңлату өчен күбрәк гакыйдә, фикъһе мәсьәләләрен яхшы белү, аларны беренче планга чыгарырга кирәк.
– Укучыларыбызга гади генә аңлатып китик әле: гакыйдә нәрсә ул, фикъһе – нәрсә?
– Гакыйдә – дөньяга караш системасының нигезе. Ул – Аллаһы Тәгаләгә, изге китапларга инану, пәйгамбәрләрне, тәкъдирне, кыямәт көнен, җәннәт-җәһәннәмне тану. Шуларны күзаллау кешенең дөньяга карашын формалаштыра. Фикъһе исә ислам динен тормышка ашыру юллары, әйтик, намаз уку тәртипләре. Анысы күбрәк шәригатькә карый. Гаилә хокукы, мирас хокукы... Алар бит бүген беренче планда. Миңа калса, аеруча гарәп телен камил белим әле диючеләр – чит илдә укуымны дәвам иттерермен, калганын шунда өйрәнермен әле дип өметләнүчеләр. Без гакыйдәне – Хәнәфи мәзһәбе буенча, фикъһене безнең традицияләр буенча белергә тиеш дигән таләп куябыз. Россия законнарын, үзенчәлекләребезне белү таләбе дә куела компетенциядә. Менә шулардан чыгып программа төзелә. Билгеле ки, әлегә программалар төрле. Шуңа күрә дә барча мәдрәсә дә без эшләгән башлангыч белем бирү программасын күтәрә, үти алырмы, якшәмбе курслары дәрәҗәсенә генә төшмәсме дигән шикләр дә бар.
– Якшәмбе курсларының программасы бармы соң?
– Юк, алар нәрсә бар, шуның белән укыта. Дөрес, ТР Диния нәзарәте тарафыннан кабул ителгән программа бар. Ләкин аның нигезендә бернинди документ-диплом бирелми иде. Ләкин хәзер яңа закон нигезендә прокуратураның мәҗбүр итеп куюы, аңа да лицензия таләп итүе бар, бу шактый мәшәкатьле эш булачак. Чөнки хәзерге вакытта якшәмбе мәктәпләрендә утыз мең кеше укый. Һәр мәчеттәге, бигрәк тә авылларда эшләүче курсны кем лицензияли?! Моңа хәзер программа, дәреслек, моны укытучы һәр мөгаллимгә документ кирәк булачак. Аннан соң бит анда укучы бүген килергә, иртәгә килмәскә мөмкин. Үзенә күрә бер системага кертү булса да, якшәмбе мәктәпләрен лицензияләү зур мәшәкатьләр тудырачак. Бу нәрсә әле хәл ителмәгән проблема булып калды.
– Киңәшмәдә катнашучыларның күбесе, акча җитми, кайдан табарга инде, дип зарланды, диләр.
– Чынлап та, күп нәрсә акчага кайтып кала. Акча булмагач, ул программаны ничек тормышка ашырмак кирәк?! Бөтен мәдрәсәләр – дәүләти булмаган уку йортлары. Билгеле, аларның оештыручылары – Диния нәзарәтләре. Әмма аларның мәдрәсәләрне тоту мөмкинлеге юк. Шуңа күрә бу – бик мөһим мәсьәлә. Дөрес, ТР Диния нәзарәте хәзер мәдрәсәләргә ярдәм итә башлады. Тик әлегә акча җитеп бетми. Ул да 8-9 мәдрәсә тота алмый. Бу мәдрәсәләр барысы да кирәкме икән?! Байтагында бер курста 5-6 гына шәкерт укый. Алар республикабызның теге яки бу төбәгендә урнашкан. Ике-өч мәдрәсә генә калдырып, аларга акча бүлеп бирергә мөмкин. Вәзгыять ничек тә үзгәрергә тиеш. Шул ук вакытта булган мәдрәсәләрне ябу да дөрес булмас. Чөнки аларның базалары, остазлары бар. Бәлкем аларны татар мәдәниятен өйрәнү үзәкләре дә итеп үзгәртеп корыргадыр?! Хәзер безнең алда да, нәзарәт алдында да зур бурычлар тора. Булган базаларны юкка чыгармыйча, аларны ничек тә махсуслаштырырга, юнәлеш бирергә кирәк. Бу стандартлар кабул ителә икән, Рособрнадзор оешмасы шуның нигезендә аларны тикшереп, бер карарга киләчәк. Дини мәгариф системасын зур үзгәрешләр көтә дигән сүз бу. Стандартлардан тыш, дини мәгариф системасының укыту дәрәҗәсен билгеләп булмый. Сыйфат дигән әйбер бүген бик шартлы.
– Ниндидер бер мәдрәсә ике ел укытып имам-хатыйб әзерләп чыгара. Сездә исә моның өчен дүрт ел укырга кирәк. Моны ничек аңларга?
Имам-хатыйб булу өчен ничә ел укырга? Әгәр ике ел гына укыса, кем була ул – мөәзинме? Әллә инде авыл имамы булу өчен ике ел уку да җитәме? Менә стандартта шул билгеләнергә тиеш. Башлангыч белем генә алса, ул кеше зур шәһәр мәчетләрендә имам булып тора аламы – андый мәсьәлә дә бар. Татарстандагы 50-60 авыл мәчетендә бөтенләй имам булмаганда, билгеле, ике ел гына укыган кеше анда эшли алмый дигән катгый таләп куя алмыйбыз. Әле имамнарның 70 процентының бөтенләй дини белеме юк.
– Диния нәзарәте төбәкләргә әзер вәгазьләр җибәрә башлады. Димәк, вузларда вәгазь язарга өйрәтмәсәң дә була.
– Алай түгел ул. Аны укып чыгарга тиешсең дип беркем дә тикшерми. Лекциягә әзерләнү өчен материаллар дип кенә аңларга кирәк моны. Бәлкем авыл имамы кайбер дәлилләрен өстәп нәкъ шуны гына укып чыгадыр. Бүгенге шартларда ул да бик мөһим. Алар кайдан алып әзерләнсен – календарьдан тыш, әдәбиятлары да күп түгел. Шәһәр имамнары “Шура” журналы кайчан килер икән дип көтеп утырмыйлардыр.
– Сезне – РИУны бер калыпка керттеләр бугай инде?
– Әйе, без дәүләт дипломы бирәбез, Рособрнадзор гел тикшереп тора. Октябрь аеннан киләсе елга кабул итү кагыйдәләрен без сайтка куярга тиеш. Шуннан соң аны үзгәртеп булмый, үзгәртү хокукы юк. Бәлкем мәдрәсәләрне дә бер калыпка куып кертү дөрес түгелдер. Ләкин база белемнәрен мәдрәсә бирергә тиеш.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|