поиск новостей
Көн мәзәге
  • Тәҗрибәле ир-ат пляжда ак тәнле хатын-кыз белән таныша. Чөнки аның әле бөтен ялы алда.  

Бүген кемнәр туган
  • 13 Июнь
  • Ренат Еникиев (1937-2020) - композитор
  • Зәйтүн Яркәев - актер
  • Айзирәк Гәрәева-Акчура - журналист, язучы
  • Ренат Дасаев - футболчы
  • Заһидә Тинчурина (1897-1988) - артистка
  • Гарәфи Хәсәнов (1921-1992) - язучы
  • Александр Терентьев - дәүләт эшлеклесе
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
22.10.2014 Җәмгыять

Тәртипләре тайпылышлы булган балалар өчен махсус мәктәптән репортаж

Казанның Левченко бистәсендә биек коймалар белән уратып алынган зур бер бина бар. Анда эләгү өчен, махсус рөхсәт алып, сакчылар аша узып, катлы-катлы ишектән керергә кирәк. Бу төрмә түгел, ә мәктәп. Шулай да биредә укучылар дәрестән соң өйләренә кайтып китми, шунда яши. “Яшүсмерләр һәм тәртипләре тайпылышлы булган балалар өчен махсус гомуми белем бирү мәктәбе” дип атала ул.

“Атасыз” калу

Мәктәп ТР Министрлар Кабинеты рөхсәте белән 2002 елда эшли башлый. Бүген биредә 11 яшьтән 18 яшькә чаклы 56 бала белем ала. Ә бәлки “срогын тутыра” дияргәдер, чөнки бу мәктәпкә суд карары нигезендә җибәрәләр. Берничә җинаять кылган (гадәттә урлау, сугышу кебек эшләр) балигъ булмаган яшүсмер ир-егетләр яши биредә. 
 
Моннан биш ел элек әлеге мәктәптәге тәртипкә, укучылар белән директорның җылы мөнәсәбәтенә сокланып, гаҗәпләнеп кайткан идек. Директор Нәфис Әсгать улы Галләмов балаларга “улым” дип эндәшә иде. Ул биредәге балаларны хәтта үз гаиләсе янына алып кайтып, кунак итә дип сөйләделәр. “Яшүсмер җинаять кыла икән, бу әти-әни гаебе. Димәк, балага тиешле тәрбия бирмәгәннәр. Шундый ата-аналарның хаталарын төзәтү – безнең бурыч. Әгәр ул яшүсмерләргә бүгеннән үк “җинаятьче” дигән исем таксак, алар кем булып үсәр?! Мондагы балалар җинаятьче түгел, алар әле чын кеше булачак. Мин моңа ышанам...” – дигән фикердә иде Нәфис Галләмов.
 
Нәфис абый дүрт ел элек кинәт кенә вафат булган. Бүген мәктәптә кайсы укытучы белән генә сөйләшсәң дә, гел Нәфис абыйны, аның эшләгән эшен, кылган гамәлләрен сагынып сөйлиләр.
 
Чынлап та, биредәге шартларны күргәч гаҗәпләнәсең. Зур иркен спортзал, кул эшләре өчен остаханә, мунча, иркен йокы бүлмәләре... Җинаять кылган яшүсмерләр башка яшьтәшләреннән ким булмасын өчен барысы да бар.
 
“Кешечә яшисем килә”
 
Мәктәпкә күбрәк әти-әнисе эчкече, авыр хәлдә яшәүче балалар эләгә. Гадәттә, суд карары нигезендә, монда өч елга җибәрәләр. Теләге булган бала, гариза язып, бирегә укырга, яшәргә кала ала. Андыйлар да шактый икән. 
 
Мәктәпнең социаль мәсьәләләр буенча директор урынбасары Илсөяр Бахасова белән дәрескә кереп укучылар белән танышып йөрдек. Төрле йөзләр бар: усал карашлар да, шат елмаюлы, балкып торган күзләр дә... 
 
11нче сыйныфта укучы Ленар Кузьминга 17 яшь. Ноябрь аенда биредә яши башлавына өч ел  була икән, димәк, тиздән аның “срогы тула”. Яшүсмер үзе турында менә нәрсәләр сөйләде:
 
– 11нче сыйныфны монда укып бетерәм, гариза язып, тагын 7 айга калырга телим. Беррәттән машина йөртү таныклыгына да укытачаклар. Көзгә училищега кереп, автомеханик һөнәрен үзләштерергә уйлыйм. Армиягә барып кайтканнан соң эшкә урнашып, кешечә яшисем килә.
 
– Ни өчен бу мәктәпкә җибәрделәр сине, нәрсә эшләдең?
 
– Урлашканым өчен...
 
– Нәрсә урладың?
 
– Бер тапкыр кибеттән сок белән печенье алып курткага яшергән идем, тоттылар. Полициягә хәбәр иттеләр. Икенче юлы кибеттә бер апаның сумкасыннан акча алдым, күрделәр дә тагын полициягә хәбәр иттеләр. Аннан миңа суд булды, монда җибәрделәр. 
 
– Әти-әниең исән-саумы, күрешәсезме?
 
– Исән-сау, күрешәбез. Мәктәпкә дә киләләр, мин дә өйгә кайткалыйм. Сеңлем, энем бар, Казанда яшиләр.
 
Ленарны укытучысы Вера Назимкина бик мактады. “Тырыш, тәртипле укучы, аның якты киләчәгенә ышанам”, – диде. 
 
Ана сөте белән кермәсә...
 
Берничә ел элек биредә көчләү, хәтта кеше үтергән өчен суд юлына баскан укучылары да булган. Алар инде “срокларын тутырып” өйләренә таралышкан. Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән керми дигәндәй, мәктәпне тәмамлаучылар арасында бүген төрмәдә утыручылар да бар икән.
 
10 нчы сыйныф укучылары Вадим, Дима, Андрей да караклык өчен бирегә эләккәннәр. Андрей Казанның Киров районында әбисе белән яшәгән, әти-әнисе вафат. Үсмер малай, үзеннән зуррак ир-егетләргә ияреп кибет баскан. Мәктәптән дә еш кача торган булган. Андрей янына 70 яшьлек әбисе атна саен диярлек килә икән.
 
Андрейдан аермалы буларак, Вадимның әти-әнисе исән-сау, очрашып-күрешеп торалар.Үсмер егет үткәнен яшерми:
 
– Урамга чыккач, анда-монда сугылып йөреп, кызык эзли идем. Башкалардан аерылып торасым килде. Үзем шикелле “кызык эзләүче” малайлар белән дуслаштым. Төрле тәртипсезлекләр эшләдек. Вак-төяк урлау, сугышу. Берничә тапкыр кисәтү алганнан соң суд булды, мине монда җибәрделәр. Ике ел булды инде, җәйгә өйгә кайтам. Кайтасым, туганнарны, дусларны күрәсем килә.
 
“Бу балаларның күбесенең әти-әнисе эчкече, – ди директор урынбасары Илсөяр Бахасова. – Тик алар берсе дә бу хакта әйтми. Бала күңеле, нишләтәсең. Нинди генә булсалар да, әти-әниләре алар өчен иң яхшысы. Бервакыт бер малайны китерделәр. Бөтен башы җәрәхәт. Баксаң, исерек әнисе тәмәке төпчеген улының башына бастыра торган булган. Шул малай барыбер әнисенә сагыну тулы хатлар яза иде”.
 
Белгеч фикере
 
“Шулай тиеш, дип кабул итәләр”
 
Дмитрий Кладов, мәктәп директоры: 
 
– 10-12 яшьлек бала ак белән караны аера белми бит. Әти-әнисе көне-төне эчеп ятса, гаиләдә яхшы сүз ишетмәсә, ул ялгызы кала. Яшьтәшләрендә телефон, велосипед күреп кызыга һәм, нәрсә эшләгәнен аңлап та бетермичә, урлау юлына баса. Бездә велосипед урлаганы өчен суд юлына баскан үсмерләр дә күп. 
 
Монда килгәндә кайберләре укый-яза да белми. Ә сөйләм телләре... ике сүз саен сүгенү. Һәм иң кызганычы – алар моны шулай тиеш дип кабул итә, чөнки гаиләсендә әти-әнисе алар белән шул телдә генә аралашкан. 
 
Сирәк булса да хәлле, төпле гаиләдән булган балалар да бирегә эләгә. Мондый очракларда, гадәттә, әти-әни баласына игътибар биреп җиткермәгән була. Алар көне буе эштә, бала урамга тартыла. Ә урам тәрбиясе юньлегә илтми. 
 
Саннар
 
* Россия буенча яшүсмерләр өчен махсус мәктәп, колонияләрдән чыккан балаларның 80 процентка якыны вакыт узгач яңадан төрмәгә эләгә. Татарстанда әлеге күрсәткеч 20-30 процентны тәшкил итә.
* ТР Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2013 елда 1700гә якын яшүсмер спиртлы эчемлекләр кулланган өчен профилактик исәпкә алынган. Республика буенча, 4421 авыр хәлдә яшәүче бала ачыкланган һәм тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы 4090 ата-ана исәпкә куелган.
* АКШта авыр холыклы яшүсмерләр өчен түләүле махсус мәктәпләр бар. Биредә баласын бер ай яшәтү өчен ата-ана 1-5 мең доллар акча түли. Түләүсез махсус мәктәпләр дә бар. Тик биредә шартлар мәктәпне түгел, ә чып-чын төрмәне хәтерләтә.
 

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Гаилә һәм мәктәп
№ 10 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы