поиск новостей
Көн мәзәге
  • Тәҗрибәле ир-ат пляжда ак тәнле хатын-кыз белән таныша. Чөнки аның әле бөтен ялы алда.  

Бүген кемнәр туган
  • 13 Июнь
  • Ренат Еникиев (1937-2020) - композитор
  • Зәйтүн Яркәев - актер
  • Айзирәк Гәрәева-Акчура - журналист, язучы
  • Ренат Дасаев - футболчы
  • Заһидә Тинчурина (1897-1988) - артистка
  • Гарәфи Хәсәнов (1921-1992) - язучы
  • Александр Терентьев - дәүләт эшлеклесе
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
21.10.2014 Авыл

Күзгә төтен җибәрү

Өстәгеләр җае чыккан саен авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәменең арта баруы турында искә төшереп үтәргә тырыша. Эшкәртелә торган җир мәйданына яки сатылган сөт күләменә карап субсидия, техника яки нәселле терлеккә дотация бирү, банктан кредит алсаң, процент ставкаларын кайтару һ.б...

Эре инвесторларга гына түгел, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларга да дәү­ләт ярдәме артканнан-арта, диләр. Авыл хуҗалыгын үс­терү буенча кабул ителгән утыздан артык дәүләт программасына йөзләгән миллиард сум акча бирелүен дә исәпкә алганда, авылда продукция җитештерүчеләр өс­тенә көн саен, сәгать саен акча яңгыры ява икән дип уйларга гына кала. Тик менә хуҗалыкларда булганда мондый күләмдәге дәүләт ярдәме күпләрнең төшенә дә кер­мәвенә инанасың. Авыл ху­җалыгына тиешле акча кая китә икән соң, дигән урынлы сорау туа.

Язга дигәнең көзгә кала
 
Авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләрнең дәүләт ярдәменә өметләре элек тә әллә ни зур түгел иде. Бүген дә хуҗалык җитәк­че­ләре, төп игътибарны җи­тештерелгән продукциягә тиешле бәя булмавына юнәл­тәсе иде дигән фикерне алга сөрә. Әйтик, ел буена күз текәп көткән ашлыкка бүген бәяләр шактый түбән. Арыш­ның 1 килограммын 2 сум 50 тиеннән алмакчылар. Дәүләт заказы булмагач, арадашчылар азына. Ит, сөт, яшелчә һәм башка төр продукцияләр белән дә шундый ук хәл. Нә­тиҗәдә күп хуҗалыклар яңа техника һәм техноло­гияләр кертү, җитештерүне арттыру турында түгел, ә ничек итеп очны-очка ялгап бару турында кайгыртырга мәҗ­бүр.
 
Ә дәүләт ярдәме? Якынча исәпләүләр аның күләме элекке елларда шактый артыг­рак булуын күрсәтә. Әйтик, элек ягулык, минераль ашлама, орлык яки башка кирәк-яраклар сатып ал­саң, дәүләт чыгым­нар­ның шак­тый өле­шен хуҗа­лыкка аерым-ае­рым кайтарган. Яр­дәм күләме гектарга 3000 сум чамасы бул­ган. Хәзер исә дәүләт ярдәме бары эшкәртелгән җир өчен калдырылгач, бу сумма гектарга 300 сумнан артмый. Күргәне­без­чә, аерма хуҗалык файдасына түгел. Чагыштыру өчен: Бөтен­дөнья Сәүдә Оешмасына кер­гән илләрдә 1 гектар сөрү җи­ренә бирелгән дәүләт ярдәме 350 евро, ягъни бездәгедән шактый артык.
 
Әмма ярдәмнең бу ка­дә­ресе дә хуҗалыкка барып җи­тәме-юкмы, билгесез. Ни өчен дигәндә, дәүләт ярдәме бары тик яхшы күрсәткечләр белән эшләүчеләргә генә тиеш. Ә андый хуҗалыклар юк дип әй­тер­лек дәрәҗәдә аз. Шуңа дәү­ләт ярдәменә өмет итү, бигрәк тә крестьян-фер­мер һәм шәх­си хуҗалык­лар өчен, зур сорау астында кала бирә.
 
Ярый, ниндидер могҗиза белән дәүләт ярдәме хуҗа­лыкка тиеш дип табылды, ди. Әмма ул акча хуҗалыкка вакытында барып җитәчәк ди­гән сүз түгел әле. Язгы чәчүгә тиешле ярдәм көзге кыр эш­ләре башланганчы алынса да, рәхмәт әйтәсе генә кала.
 
Качышлы уйнау кирәк түгел
 
Авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәменең иң зур өлеше банк­лардан алынган кредит бурычларын кайтаруга юнәл­дерелә. Татарстанда да бу сум­ма миллиардларча сум бе­лән исәпләнә. Ил буенча исә авыл хуҗалыгының банк­лар­га бурычы берничә трил­лион сумнан арта, диләр. Кыс­касы, авыл хуҗалыгында берничә ел буена бернинди чыгымнарсыз продукция җи­теш­тереп сатсаң да, әлеге бурычлардан котылырлык тү­гел.
 
Иң аянычы, зур процентлар белән алынган мондый кредитлар авыл хуҗалыгына бернинди җиңеллек алып килми. Киресенчә, ничәдер еллар элек дөньяның әллә кайсы почмагыннан берсен-берсен әллә ничәшәр йөз меңгә алып кайткан нәселле сыерлар кайсы безнең та­бигатькә, кайсы тәрбиягә ярак­лаша алмый җан тәслим кылды. Хәзер инде нәселле сыер да, акча да юк.
 
Бары тик банкларга бурыч кына калды
 
Әйтергә кирәк, банклардан алынган ул кредитлар да җиңел генә эшләнгән эш булмагандыр. Моның өчен тонналаган кәгазь язылган, экспертлар, белгечләр, җаваплы җитәкчеләр тарафыннан имзаланган. Тик менә аларның берсе генә дә үз имзасы өчен җавап биргән юк. Бусы – бер. Икенчесе – әлеге хәлләрдән тиешле сабак алынганмы? Юктыр. Шуңа охшаш хәлләр­нең әле дә кабатланып торуын күздә тотып әйтүем. Банклардан кредит алыр өчен бүген дә меңләгән төрле кәгазь языла, бизнес-планнар эш­ләнә. Кемгә кирәк икән алар? Ягъни күпертелгән күр­сәт­кечләр, кабартылган саннар? Безнең илдә авыл хуҗа­лыгында киләсе елда нинди бәя буласын бер Ходай гына белә бит югыйсә. Россиядә җитештерүче белән банклар арасындагы мондый “качышлы” уйнауга чик куярга күп­тән вакыттыр бит инде. Югый­сә авыл хуҗалыгын тор­ган саен күбрәк бурычка батыру банкларның үзләренә дә, иртәме-соңмы, “мөгезе” бе­лән кирегә әйләнеп басарга мөмкин. Дәүләт ярдәме дә банкларны баету сәясәтеннән баш тартмаса, киләчәктә авыл хуҗалыгы бу кадәрле бурыч сазлыгыннан чыга алмаячак.
 
Авыл хуҗалыгында әлегә әзме-күпме отышлы продукция булып сөт җитештерү тармагы калып бара. Бүген хәл аеруча өметле. Ни генә дисәк тә, сыерларның баш санын ки­метмәгән хуҗалыклар алдан күрүчәнрәк булып чыкты. Әмма авызы бер пешкән авыл кешесенең киләчәктә салкын суны да өреп кабачагын онытырга ярамый. Сөткә бәяләр белән уйнауны әйтүем. Бүген Татарстанда да сөт кабул итү бәяләре төрле хуҗалыкларда төрлечә. Биг­рәк тә шәхси хуҗа­лыкларда аерма нык си­зелә. Җәйге чорда сөт бәя­ләрендәге аерма 4-5 сумга җиткән авыллар бар. Бу кадә­ресе инде муниципаль район һәм авыл җир­леге башлыкла­рының эш­чән­леген­нән дә тора. Гомумән алганда, авылның киләчәге фермер һәм шәхси хуҗа­лыкларга нык бәйле. Ит­кә, сөткә тиешле бәя­ләр булганда, авылда мал-туар асрарга өндәп йөрисе дә юк. Әйтик, сөтнең килограммын 25 сумнан ишегалдыннан килеп алып китсәләр, акчасы озакка сузылмый гына бирел­сә, авылда сыер асраучылар саны бермә-бер артыр иде.
Бүген исә авыл хуҗа­лыгына яңача эшләр өчен тарихи мөмкинлек ачыла. Чит илләрнең эмбарго дигән булып, Россиягә азык-төлек кертүне чикләү турындагы карары үзебезнең җитеш­терү­че өчен яңа мөмкин­лекләр ача. Элеккеге чордагы кебек чит илләрдән елына 45 миллиард долларлык азык-төлек сатып алганчы, акча үзебездә калса, күпкә яхшырак булыр иде.

Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 153 | 21.10.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы