поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.04.2009 Авто

САЗЛЫКТАН ЧЫГАРЫРГА ТЫРЫШУ

Россиянең автомобиль заводларына миллиардларча сум күләмендә ярдәм күрсә­теләчәк. Ике көн элек ил Хөкүмәте башлыгы Владимир Путинның Тольяттига баруы әнә шундый нәтиҗә бирде. Түрәләр автомобиль җитештерү сәнәгатенең коточкыч хәлдә калуын күптәннән таный инде. Белгечләр исә мәсьәләне акча белән генә хәл итеп булмаслыгын алга сөрә.

Күптән түгел Путин "Нива" машинасы сатып алуын хәбәр итте. Премьер-министрга бу машина чыннан да кирәк булганмы, әллә инде ул моны башкаларга үрнәк күрсәтү өчен генә эшләгәнме – әйтеп булмый.  Әмма АвтоВАЗга  ярдәм моның белән генә чикләнми.

 

Дүшәмбе көнне Хөкүмәтнең бу предприятиегә 25 миллиард сум күләмендә дәүләт гарантиясе бирәчәге билгеле булды. Шул рәвешле завод бурычларын капларга тырышачак. Башка җитештерүчеләр дә өлешсез калмады – "Соллерс" – 5 миллиард, КамАЗ – 4,6 миллиард, ГАЗ исә 4 миллиард сум күләмендә ярдәм алачак. Сүз уңаеннан, кичә Россия биржаларында иң күп үсеш күрсәткән акцияләр КамАЗ белән АвтоВАЗныкы булып чыкты.

 

Ил предприятиеләренә ярдәм итүнең иң беренче адымнары исә, хәтерләсәгез, Чаллыда ясалды. Путин катнашында узган киңәшмәдә Россиядә җитештерелгән автомобиль сатып алучыларга ташламалы кредит бирү хәл ителде Ниһаять, шушы көннәрдә банклар бу эшне башлап җибәрергә җыена. Кредит бирү белән Саклык банкы һәм Внешторгбанк шөгыльләнәчәк. Россия Хөкүмәте тарафыннан расланган исемлеккә исә бәясе 350 меңнән артмаган 30 модель керде. Дөрес, Chevrolet Niva һәм Focus телгә алынган суммадан кыйммәтрәк тора. Әмма түрәләр бу компанияләрнең бәяләрне бераз төшерәсенә өметләнә. Ташламалы кредит ярдәмендә машина сатып алу өчен автомобиль бәясенең 30 процентын алдан ук түләп куярга туры киләчәк. Уртача алганда, яңа ысул кредитлар буенча гына да 40 мең чамасы акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Белгечләр әйтүенчә, бу программа ярдәмендә телгә алынган модельләргә ихтыяҗ 5-7 процентка гына артса да, ВАЗ елына 30 мең чамасы машина сата алачак. Дөрес, инде бүген үк завод складларында һәм дилерлар кулында 90 мең чамасы автомобиль җыелган. Дәүләт ташламалы кредитлар программасын тормышка ашыру өчен быел 2 миллиард күләмендә акча бүлеп бирәчәк. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгындагылар исә мондый ысул белән елына 145-150 мең машина сатылыр дип өметләнә.

 

Бу программага эләккән модельләр исемлеге һәм аларның узган атнадагы уртача бәяләре "Ватаным Татарстан" сайтында.


Камил ХӨРМӘТОВ
Ватаным Татарстан
№ 58 | 01.04.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»