поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.04.2009 Җәмгыять

КОШ БАЗАРЫ

Танышларым ике бүлмәле фатирларына песи алып кайттылар - биш яшьлек кызлары аптыратып бетергән иде үзләрен. Песи ике айлап яшәде фатирда. Тере, сөйкемле хайван. Бер начар ягы бар – кеше йоклаганда фатир буенча мяулап йөри. Шуның өстенә,кирәкмәгән җиргә йомышын йомышлый. Танышларым шулкадәр туйдылар бичара хайваннан, хәтта кечкенә кыздан да артты песи. Инде нишләргә? Бөтен күрше-күләннән, танышларыннан песи кирәкмиме дип сорап чыккач тегеләргә кемдер песине сатарга Кош базарына алып барырга киңәш иткән.

 

Песи сатам, кем ала?

 

Соцгород ягында урнашкан Кош базарына (“Птичий рынок”) әлегә кадәр барганым юк иде. Гадәти базарлардан бер бер ягы белән аерыла – монда йорт хайваннарын саталар. Хәер, күз күрмәгән бөҗәкләр, суалчаннар, тагын әллә нинди җан ияләре бар. Базар якшәмбе көнне генә эшли. Шуңамы икән, халык күп иде. Сатып алучыларны ике төргә бүлеп карарга була – беренчеләре, балаларын иярткән ата-аналар. Икенчеләре, кыйммәтле машиналарда килеп туктаган тәкәббер ир-атлар. Соңгылары күбрәк этләр белән кызыксына.

 

Сүз башында танышларымның мәчесе турында язган идем. Мәче сату берни түгел икән! Мин рәтләр буенча хайваннар карап йөргән арада, танышым мәчесен сатып та куйган.

 

– Мәчеләр рәтенә килеп баскан идем генә: “Сатасызмы, күпме тора?”, –  дип, яныма бер хатын килде. Песине яхшылап карады да: “Йөз сумга риза булсаң калдыр”, –  диде. Соң мин аны бушка бирергә дә риза идем. Ярар, сәдакасы булыр дип акчасын да алдым, – диде танышым.

 

Песине сатып алган хатын базарда үзе дә песи сата булып чыкты. Кәрзингә чүпрәк-чапрак куеп, песиләрне шунда тутырган. Бәясе төрлечә - йөз сумга да бар, бер меңгә дә. Сатучы хатын үзе әйткәнчә: “Песиләре токымлы булмаса да, сау-сәламәт. Авырулары юк”. Токымлы түгеле белән килешәм, тик песиләр сау-сәламәт дигәне бәхәсле әйбер. Ни өчен дигәндә, теге бездән йөз сумга сатып алынган песи дә шул кәрзиндә иде, (бәясе өч йөз!) тик ул песинең саулыгын тикшергән кеше булмады. Шулай булгач, песиләр сәламәт дигәне шик уятты.

 

Теге хатын шикелле кәрзин-кәрзин песи сатучылар байтак. Гади песиләр, бар, токымлылары. Бөтенләй йонсыз, яки үсми торган песиләр, яхшы токымлы, ниндидер конкурсларда җиңү яулаган песиләр, бер айлык, ике яшьлек... Яхшы токымлы песиләр өчтәнбиш меңгә кадәр.

 

Песиләр тирәсендә күбрәк хатын-кызлар, бала-чага кайнаша. Махсус   токымлы песи эзләүчеләр дә бар. Песиләр янында күбрәк басып торсаң, сатучылар, алсаң бәясен дә төшерәм дия башлыйлар. Вера түти белән танышып сөйләшеп киттек. Ике елдан бирле базарда песи сата икән. Ак, зур йонлы ана песие бар, шуның балаларын алып килгән. Песи бизнесы инде алайса сезнеңз дигәч:

 

– Юк, кызым, бизнес ук түгел. Ана песи елга ике балалый. Ул кадәр песине кая куйыйм? Матур балалар китерә ул. Күзләре ачылып, сөт ашый башлаганчы тотам да, сатарга чыгам. Өч йөз, биш йөзгә сатам. Аз булса да ярап куя. Аны әйтәсе генә җиңел, песи балаларын карап, артларыннан җыештырасы да бар. Көне буе шулар белән инде мин.

 

Ул арада Вера түти янына кечкенә кызларын иярткән ир белән хатын килеп басты. Ата песи сорыйлар. Кечкенә кыз, песинең әле берсен, әле икенчесен кулына алып сыйпап калды. Мин этләр янына юнәлдем.

 

Унсигез меңлек эт 

 

Этләр – базардагы иң кыйммәт хайван. Овчарканың бәясе төренә карап биш мең сумнан башлана. Эт сатып алу бик катлаулы эш икән. Һәрхәлдә, минем өчен. Ник дигәндә, этләрнең токымын аермыйм. Биш меңгә “простой” эт сатып җибәрсәләр дә белмәячәкмен. Базарда минем шикелле эт аермаучылар юк  дәрәҗәсендә. Эт балалары янына киләләр, тотып, капшап карыйлар. “Ох, красавец”,- дип эт баласын күтәреп, кочып карыйлар. Бу ир-атлар хатыннарын дә болай сайламагандыр, билләһи!

 

Кечкенә читлектә ак эт күреп, күпме тора дип сораган идем: “Унсигез мең”, –  диделәр.

 

– Абау, бигрәк кыйммәт бит,-дим.

 

– Сез нәрсә, себер токымлы овчарка бит. Әти-әнисе Русия чемпионнары.

 

– Документларыгыз да бармы?

 

– Әлбәттә, ул этләрне мин үзем өйрәткән идем. Дрессировщик мин.

 

– Ә ни өчен бу эт баласын да өйрәтмисез, ә сатасыз?

 

– Хәзер ул эштән киттем инде, картайдым.

 

– Эт сату белән генә шөгыльләнәсезме?

 

– Ә нәрсә, шактый керемле нәрсә. Хәлдән килгәнчә эшлим инде.

 

Күренеп тора, бу абзый үз эшенең остасы. Этләрне яхшы  белә дип әйтүем.

 

“Уйласагыз, килегез. Минем өйдә тагын ике эт баласы калды әле. Ауга йөрергә, гомумәт эт яратучы кешегә иң кадерле бүләк булачак”, – дип калды. “Кадерле булмыйча, шул кадәр бәягә сатып ал да, кадерле дә булмасын”,- дип уйлап куйдым. Шулай буталып йөгәндә: "Гафу итегез, сез кайчаннан бирле бу тирәдә йөрисез. Берәр токымлы эт эзлисезме?– дип бер ханым эндәште.

 

Марина исемле бу хатын “Пудель” токымлы этләр сата икән. “Алсаң, җиде меңгә бирәм”,- ди. Бөдрә йонлы, матур күзле кечкенә эт балалары, ошады, әлбәттә. Ир-атлар өчен әйтә алмыйм, әмма хатын-кызлар бу җан ияләренә битараф кала алмас иде, минемчә. 

 

– Этем ел саен балалый. Олы кызым Мәскәүдә яши. Шуннан алып кайткан иде. Хәзер дә аталандырырга кирәк булганда, ана этебезне кызым Мәскәүгә алып бара.

 

– Монда беренче генә киләм әле. Этләр кыйммәт икән,- дим.

 

– Юк, бездә кыйммәт түгел әле. Минем кыз Мәскәүдә, илле, алтмыш меңгә эт саталар, –  дип сөйли.

 

Безнең сөйләшүне ишетеп, янда гына овчарка балаларын сатып торган бер егет:

 

– Кыйммәт түгел, туташ. Аның бит мәшәкате генә дә күпме. Менә бу эт балаларына без көненә никадәр эремчек ашатабыз, йомырка эчертәбез. Сәламәтлекләре өчен кирәк.

 

– Алалармы соң?

 

– Бүген берне саттым. Җидене сораган идем, алты мең ярымга бирдем инде. Тагын өч көчек бар бит әле, ярар дидем.

 

Ризык дигәннән, бу токымлы этләр, чынлап та, кесәләре калын кешеләр өчен. Ник дигәндә, болар авыл этләре кебек калган ашыңны, бәрәңгеңне ашамыйлар. Махсус әзерләнгән, яки сатып алынган ризык кына  кирәк аларга. Кемдер коттеджларын сакларга, кемдер ауга йөрергә сатып ала. Гади халыкка үзе кебек “простой” этләр дә  ярый. Юрганыңа карап аягыңны сузасың инде. 

 

Тычканны – акчага

 

Базарда иң ошаган хайван – йорт куяны булды. Әйтерсең, йомшак уенчык! Песи баласын хәтерләткән әлеге йомшак ак хайван, без күреп өйрәнгән йорт куяннарына бөтенләй охшамаган. Ит өчен түгел, матурлык өчен асрыйлар икән аны. “Көненә бер аш кашыгы ризык кына ашый. Песи шикелле, хуҗасына сыенырга ярата. Хатын-кызлар, бигрәк тә яшьләр яратып ала куянкайны”,- дип мактады товарын сатучы. Бәясе мең сумнан башлап.

 

Куян дигәннән, монда аның йорт куяны, ягъни ашарга яраклалырын да саталар икән. Биектаудан килгән Алмаз абый белән сөйләшеп торган идек. Өендә куяннар үстерә икән.

 

"Һәр ял саен монда куян сатарга килә. Алалар ди. Куянның зурлыгына карап бәясе дә төрлечә - җиде йөз сумнан башлап меңнән артып китә.

 

Балыклар – базарда иң күп тәкъдим ителә торган товар. Балык аквариумнары  белән әллә ничә рәт төзелгән. Нинди генә төре юк! Утыз сумлык балык уылдыкларыннан, мең сумлык балыкларга кадәр саталар. Аквариумның да нинди генә төре юк. Исәпләп чыгаргач, өйдә балык асрау да шактый чыгымлы икәненә төшендем. Мәсәлән, алтмыш литрлы аквариум ике мең сум тора. Шуңа ким дигәндә ике-өч төрле таш сатып алырга кирәк. (Ком шикелле бик вак таш, уртача һәм зур ташлар. Балыклар сәламәтлеге өчен кирәк икән). Алары өч йөз сум тирәсе. Артык игътибар таләп итми торган кечкенә балыклар, уртача сиксән-йөз сум тора. Биш балык алсаң биш йөз сум дигән сүз. Махсус ризык сатып алсаң  – анысы утыз сумнан башлана. Әле аквариумга яшел үсемлекләр дә кирәк, бер үсемлек кимендә сиксән сум. Ләкин халык акча, мәшәкать дип тормый, ала. Базарда иң күп сатыла торган товар балыклар икән. В игровых автоматах выигрыш во многом зависит от доступных бонусных функций. Например, в бонусном раунде с фриспинами можно бесплатно прокручивать барабаны на разных играх с выводом . Если есть риск-игра, это позволяет полученный выигрыш увеличить минимум в 2 раза. Преимуществом выступает и наличие специальных символов — Вайлда и Скаттера. Шушы ук рәттә өй крокодиллары да сатыла – мең сум. “Кемнәрнең коттеджлары бар, шулар ала. Крокодилга өч йөз литрлы, яки аннан да зуррак аквариум кирәк. Бу баласы гына, үскәч метрдан зуррак була”,- диде сатучы.

 

Попугай, кенәриләр дә байтак. Попугайның зурлары, купшылары өч мең  сум тора. Ай ярымлыклары җиде йөз сумнан башлана.

 

– Сөйләшергә өйрәтеп буламы аларны? – дип сорыйм.

 

– Зурларын булмый инде. Бик тырышсагыз, менә бу кечкенәләрен өйрәтә аласыз. Попугай бер айлык, яки ай ярымлык һәм ата булса гына сөйләшергә өйрәнә,- диде сатучы егет.

 

Иң чиркандырганы өй тычканнары булды. Түгәрәк пыяла савытта дистәләгән тычканны күргәч, әллә нишләп киттем. Без күреп өйрәнгән тычканнардан бер җире белән дә аерылмаган бу җан ияләре өч йөзәр сум тора. Тычканнар тирәсендә бала-чага, яшь кызлар мәш килә. Кулларына алалар, үбәләр. “Тешләмиме соң алар?”- дип сораган идем, сатучы кыз тычканны кулыма ук китереп тоттырды. “Уф!”

 

...Кызык базар бу. Сатып алучылары да үзенчәлекле. Гадәти базарлардагы шикелле ыгы-зыгы, тавыш та юк. Кешеләр бер-берсе белән түгел, ә хайваннар белән “сөйләшә”. Әйтерсең лә мин башка дөньяга килеп эләктем.

 


Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 39-40 | 31.03.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»