поиск новостей
  • 13.06 "Мең дә бер кичә" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 13.06 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 14.06 "Казанга Тукай кайткан" Камал театры (яңа бина), 12.00, 18.00, 12+
  • 14.06 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 14.06 "Корт" Кариев театры, 18:00, 16+
  • 15.06 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Июнь
  • Ренат Еникиев (1937-2020) - композитор
  • Зәйтүн Яркәев - актер
  • Айзирәк Гәрәева-Акчура - журналист, язучы
  • Ренат Дасаев - футболчы
  • Заһидә Тинчурина (1897-1988) - артистка
  • Гарәфи Хәсәнов (1921-1992) - язучы
  • Александр Терентьев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
Архив
 
17.10.2014 Икътисад

Доллар һәм евроның артуына, сумның аска тәгәрәвенә борчыласызмы? (Сораштыру)

Икътисад тотрыклы түгел, Россия сумы куәтен югалта бара. АКШ долларына карата ул арзаная. Бер доллар 40,9 сум тора. Евро да бер урында таптанып тормый, ул соңгы айларда үсәргә ярата, бер евро 52сумга кадәр җитте. Россия Үзәк банкы резервтагы 866 млн долларның сатылганын хәбәр итте, октябрь башыннан инде 5,9 млрд доллар сатылган.

Россия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина тиздән валюталар тотрыкланачак дип өметләндерә дә үзе. Әмма халык сумның арзанаюына борчыла, аның белән бергә товарларга да бәяләр арта, диләр. Кемдер икътисадтагы бу күренешнең сәбәпләрен Украинадагы хәлләр кайтавазы ди, кайберәүләр Европа белән АКШның мәкерле эш итүендә күрә, өченчеләре Россия икътисады ярык тагарак янында утыра дип саный. Ә сезне сумның тотрыксыз булуы борчыймы? Нишләргә җыенасыз?

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА, эшмәкәр:
 
– Сумның аска тәгәрәве – борчылырлык хәл. Минем өчен бу актуаль, чөнки бизнес белән шөгыль­лә­нәм. Сумның бәясе төшү белән (ә бу хәл Кырымны кушканчы ук башланган иде), оешманың керем күләмен бүгенге хәлгә пропорциональ килеш саклар өчен, без күрсәткән хезмәт бәясен арттырдык. Әмма сум төшүен дәвам итте, ә бәяләрне көн саен күтәреп булмый. Озак вакытлы килешүләребез, күптәнге клиентларыбыз бар. Бәяне һаман-һаман арттырсак, алардан да колак кагуыбыз ихтимал. Икенче ягы да бар: икътисад түбәнгә тәгәрәгәндә күп кенә оешмалар чыгымнарын опти­маль­ләштерә башлады, кайбер хезмәтләрдән баш тартты. Бу исә – клиентлар саны кими дигән сүз. Бәя күтәрү турында сүз дә була алмый. Керем күләмен сак­лап калу өчен яңа төр хезмәтләр тәкъдим итү юлларын эзлибез. Хәзерге заманда бер кулга бер һөнәр җитми, шуңа һөнәрләрне арттыру мәслихәт.
 
Морат СИРАҖИН, фермер:
 
– Нинди паника ди?! Мин – оптимист! Бу – без­нең өчен бик уңайлы вакыт. Акчагыз бар икән, мал сатып алыгыз, сөт, каймак җитештерегез, ит продукциясен сатыгыз. Күп итеп җир алыгыз да бәрәңге, кишер, суган, помидор, кыяр утыртыгыз! Авыл хуҗалы­гында эшләүчеләр бу мөм­кинлекне куллансын. Чит илдән кергән  химияле ризык бетсен, аны сатып алу хәерле түгеллекне аңлый башлады кеше. Менә кәҗә сөте, сыр артыннан чират торалар миңа! Керемем, киресенчә, артты. Тик тормагыз, нидер эшләргә ки­рәк, акчамны югалтам дип калтырып торучылар акчаны белем эстәүгә тотсын.
 
Илдар ХӘКИМОВ, җырчы:
 
– Дөньяда, Россиядә барган хәлләрдән без дә читтә кала алмыйбыз, без­гә дә тәэсир итә ул. Кемдер аны ныграк сизә, кемдер азрак. Әмма кү­ңелле кү­ренеш түгел. Алай гаилә керемебез кимеде дип әйтә алмыйм, чыгымнар бюджеты да кыскармады. Кибеткә бар­ганда бәяләр­нең артуын сизмәдем, дөрес­рәге, мин тиеннәрне санамыйм. Ризыкны да арзанмы яки кыйммәтме дип карамыйм, ә файдалысын, сыйфатлысын сайларга тырышам. Концертлар азаермы – белмим. Быел без ял итәбез, тамашалар куймыйбыз. Килә­се елда ничек булыр, күз күрер. Әмма икътисад тотрыклы булса, күңел тынычрак.
 
Лилия ГАРИПОВА, Яшел Үзән районы, сатучы:
 
– Халык борчыла. Кибет­кә килүчеләр, бәяләр тагын артыр инде, дип сөйләшә. 1998 елдагы кебек хәлләр булырмы икән? Ничектер әле сумны тотып торалар кебек, әмма чуан кебек тишелеп чыгар да инфляция аркасында бәя­ләр кинәт үсеп китәр төсле. Ирем: “Нефть бәяләрен мах­сус шулай түбән тәгәрә­тәләр, шуңа күрә сум да авыр хәлгә калды. Килешә алсалар, барысы да үз урынына утырыр”, – дип әйтә. Авыл халкында “тере” акча юк инде ул, иң бай кешеләр – пенсионерлар. Танышларым фатир сата, менә алар авыр хәлдә. Сатсалар, ул акча югалмасмы? Берсе дә бернинди гарантия бирә алмый. Сатып алучыга да кыен, аннары фатир бәясе арзанайса, утыр да еламы? Бигрәк берни фаразлап булмый. Хәер­лесе белән килсен иртәләр дип телисе генә кала.

---
Ватаным Татарстан
№ 151 | 17.10.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы