|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2014 Могҗиза
Башкортстанда мамонтлар "зираты" табылган (ФОТО)Быел җәйдә Кырмыскалы районында Агыйдел елгасы буендагы карьерда эшчеләр күпсанлы хайван сөяге калдыклары казып чыгарган. Бу турыда тиз арада галимнәргә җиткергәннәр. Әлеге хәбәр Этнологик тикшеренүләр институты сайтында шушы көннәрдә генә чыкты. Башкортстанда мамонт калдыклары моңа кадәр дә булган. 1970 елда табылган Хазәр (Башкорт) мамонты скелеты музейда тора инде. Җәйге табылдыкның зур әһәмияткә ия булуы шиксез. Чөнки анда сөякләр күп санда. Димәк, хайванның тулы скелетын җыеп булу ихтималы зур. Галимнәр карьерда казу эшләрен дәвам итәргә планлаштыра. Калдыкларны Археология һәм этнография музеена тапшырганнар. Музей хезмәткәре журналистларга "Мамонтның нинди җенестән булуын һәм яшен белү өчен, палеонтологлар чакырдык", дип белдергән.
--- |
Иң күп укылган
|