|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2009 Мәгариф
ТАГЫН БДИ, ТАГЫН ТАТАР ТЕЛЕ ТУРЫНДА...Татарстан Фәннәр Академияседә “Өстәмә һөнәри педогогик белем бирү: яңа таләпләр, яңа мөмкинлекләр, яңа җаваплылык” дигән исем астында Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып үтте. Анда премьер министр урынбасары Муратов Р.Ф., мәгарифтә яңа министр Гильмутдинов А.Х., РФ Мәгариф һәм фән министры урынбасары Калина И.И. һәм башкалар катнашты. Анда мәгарифкә яңа стандартлар кертү, укытучы, директорларны хәзерләү, кыскартылачак хәрбиләрне дә мәгарифкә тарту, фәнне үстерү, укыту системасында яңа таләпләр турында фикер алыштылар.
Алдан ук билгеле булганча, БДИ тапшыру быел мәҗбүри булачак, узган еллардагыча 1 бал да өстәлмәячәк. Әгәр укучы рус теле һәм математика буенча тиешле балларны җыя ала икән, ул башка фәннәрне биреп тормыйча да аттестатлы булачак.
Төгәл фәннәр: математика, физика, химия һ.б. да татар телендә тапшырырга мөмкин. Тик... аның нәтиҗәләре белән югары уку йортлары кабул итмәячәк икән. Рәхим ит, тапшыр татар телендә, тик югары уку йортына гына якын барма, була инде. Математиканы рус телендә укыдың ни, татар теләндә өйрәндең ни, дияр кайберәүләр. Ләкин бу кабат татар телле укучыларның кимүенә, болай да башы авырткан татар мәктәпләренә тимер тарак булып төшмәсме? Үз телебезне кысып булса да, без дөнья стандартларына яраклашабыз бугай.
Лилия КАДЫЙРОВА |
Иң күп укылган
|