поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.10.2014 Шоу-бизнес

Азат Фазлыев: Мине "Яшьлек бит ул бер генә" җыры танытты

Азат Фазлыев тормышта бик гади, тырыш, гаилә җанлы, ярдәмчел кеше. Күпләр аны шушы сыйфатлары өчен хөрмәт итә, ә җырларын яшьләр дә, өлкәннәр дә яратып тыңлый. Азатның "Яшьлек бит ул бер генә" җыры яшен тизлегедәй зур популярлык казанды һәм аны тамашачыга тагын да якынайтты.

Татар эстрадасының популяр җырчысы, "Татар моңы" конкурсы лауреаты, Р.Ваһапов исемендәге фестиваль, "Йолдызлык", "Ватан", "Сандугач керде күңелгә" конкурслары лауреаты Азат Фазлыев белән без аның 6 ноябрьдә Казанда узачак концерты уңаеннан әңгәмә кордык.
 
- Азат, быелгы концертның "фишкасы" нидә? Нинди сюрпризлар әзерләдең?
 
- Быелгы концерт башка концертларымнан бик нык аерылып торачак. Концертның исеме - "Яшьлек бит ул бер генә", ә девизы - "Яшәрәсегез килмәсә, килмәгез...". Девиздан ук күренеп тора: концерт юморга бай булачак. "Фишкасын" әйтсәк кызыгы калмас, анысы сер булып калсын. Сюрпризлар бик күп булачак. Шуларның берсен генә әйтәм: бик үзенчәлекле бию төркемен чакырабыз... Концертта тормыш иптәшем Алсу Фазлыева катнаша. Махсус кунак та булачак, аның да исеме әлегә сер булсын. Концерт бик кызык булырга охшап тора, үземнең дә сәхнәдән халык белән аралашып җырлыйсым килә. Безнең концертка килгән һәр кеше 20 елга яшәреп кайтып китәчәк! Сценарий авторы - Замирә Гәрәева.
 
- "Сольный" концертка әзерлекне ничә ай алдан башлыйсың? Аны оештыруда матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр юкмы?
 
- "Сольный" концерт турында берәр ел алдан уйлана башлыйм. Башка кешедә булмаган яңа номерлар, кызыклы тамаша әзерлисе килә. Халык концерт карап кына түгел, рәхәтләнеп ял итеп тә китсен иде дим. Безгә "әйдә, булышыйк әле" дип ярдәм кулы сузучы спонсорлар юк, барысын да үз көчебез белән башкарабыз. Алла боерса, яңа программа белән Татарстанның барлык шәһәр-районнарын йөреп чыгарга уйлыйбыз.
 
- Тормыш иптәшең, җырчы Алсу Фазлыева нинди генә эшкә алынса да, бик оста башкарып чыга. Аның төрле идеяләр белән янып йөрүен ишетеп кенә түгел, күреп тә беләм. Ә концерт оештыруда Алсуның роле нинди?
 
- Монда иң зур ярдәм - Алсуныкы. Ул үзенең киңәшләре белән булыша, концертка материал эзли, кызыклы, оригиналь номерлар карый. Кыскасы, бөтен концерт югары дәрәҗәдә узсын өчен зур көч куя, тырышлык күрсәтә.
 
- "Яшьлек бит ул бер генә" җыры сиңа зур уңыш китерде. Кая гына барсаң да, бу җырыңны кат-кат сорап җырлаталар. Үзеңә бу җырны башкару ошыймы?
 
- Бу җырым яратып башкарган җырларымның берсе. Аны Альфред абый Якшембетов иҗат итте. Альфред абыйның җырларын башкарырга күптәннән хыялландым. Иң элек телефон номерын табып үзенә шалтыраттым. Аннан соң өйләренә бардым. Бик гади кеше икән ул. Чәйләп алгач, кулына баянын алды да, "менә бу җырны тыңлап кара әле" диде һәм "Яшьлек бит ул бер генә" дип җырлап җибәрде. Шунда ук җырның минеке икәнен аңлап алдым. "Альфред абый, бу җыр минеке", - дидем. Шул ук көнне җырны аранжировкага бирдем. Халык аны бик җылы кабул итте, радиодан еш сорый башладылар. Шуннан соң җырга клип төшерергә уйладык. Аны бер авылда төшердек. Көндез төшерелә башласа да, безгә кичке йорт ясарга кирәк иде. Тәрәзәләрне каплап караңгылаттык. Клипны бер көн эчендә төшереп бетердек. Бу җыр мине танытты дисәм дә, ялгышмам. Аның аша мин халыкка тагын да якынайдым. Сабантуй чорларында зур абзыйлар килеп, "шушы җырың өчен" дип хәтта яңа клипка җитәрлек акча да биреп китте.
 
- Хәзерге вакытта яңа клип төшерү белән дә мәшгульсез. Ул нинди җырга төшерелә, сюжеты нинди?
 
- Әйе, ике клип төшерә башладык. Берсе минем башкаруда "Кунакларга йөрешик" (Фәрит Бариев муз., Гөлфия Шакирова сүз.) дип атала. Бу клип шулай ук бик кызыклы булыр. Монда танылган йөзләрне, кызыклы гаилә хәлләрен күреп булачак. Ә икенчесе Алсу белән минем башкаруда "Күгәрченем-гөлкәем" (Владимир Федоров муз., Гөлфия Шакирова суз.) исемле җырга булачак. Әлеге җырларны халык интернетта да, радиода да бик еш сорый.
 
- Сез Алсу белән даими рәвештә туй, юбилей, никах мәҗлесләре дә алып барасыз бит әле. Гаиләгә игътибар каламы? Улларыгыз ничек? Төпчеге нинди һөнәрләре белән сөендерә?
 
- Атна саен мәҗлесләр, төрле чаралар алып барабыз. Бу эшне бик яратып башкарабыз. Гаиләгә килгәндә, өйдә бик сирәк булам... Ипиебез шул булгач нишлисең?! Моңа хәзер балалар да, Алсу да күнекте инде. Шул ук вакытта бу эшемне, тормышымны башкасына алыштыра алмас идем. Мин хәзер артист тормышы белән агуландым инде. Олы улыбыз Аяз балалар бакчасына йөри, безне бик сагына. Кечкенәсе үз эшендә: кайдан, нәрсә алырга, ватырга дип йөри. Аны мин яратып, самолетларны атаган кебек, "ФИ-2013" дип йөртәм. Ул безнең бик кызу холыклы.
 
- Белүемчә, күптән түгел социаль ипотекага өч бүлмәле фатир алдыгыз. Кайчан күченергә уйлыйсыз?
 
- Берничә ел элек социаль ипотекага бер бүлмәле фатир алган идек. Хәзер шунда яшәп ятабыз. Тик гаилә зурайгач киңәергэ кирәк дип, өч бүлмәле фатир алдык. Әлегә анда ремонт бара. Алла боерса, киләсе язларга күчербез дип уйлыйм.
 
- Әңгәмәң өчен зур рәхмәт, Азат! Зур уңышлар, гаилә бәхете телим!
 
- Рәхмәт!
 

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 28.09.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»