поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.10.2014 Медицина

Үзе бәхетсез ана баласын бәхетле итә алмый

Сабыйның кинәт аз гына йөткереп куюы да безне, ата-аналарны борчуга сала. Тизрәк чарасын күрергә ашыгабыз. Ләкин авыру бирешмәсә, нәтиҗә күренмәсә, авыр хәлгә тарыган ата-анага нишләргә? Бала язмышы өчен җаны-тәне белән борчылудан, тынгысызлыктан ничек арынырга? Тормышны ничек дәвам итәргә?

“Авыру бала гаилә ныклыгын сыный”

“Үзе бәхетсез ана баласын бәхетле итә алмый, – ди Республика балалар клиник хастаханәсенең психология бүлеге җитәкчесе, югары категорияле психолог Лилия Горохова. – Ә моның өчен ул балага гына түгел, иренә, туганнарына, иптәшләренә, җәмгыятькә кирәкле булуын тоеп яшәргә тиеш. Тормыш бит әле бала авыруы белән генә тукталып калмый. 
 
Сөекле баласына инвалид тамгасы куелуын ана авыр кичерә. Хәер, ул гына түгел, баланың әтисе, аның якын туганнары өчен дә бу зур фаҗига. Алар балаларының гарип булуына күңеле белән ышанмый хәтта. Хәлнең асылына төшенгәч, депрессиянең агрессив төренә бирелергә мөмкиннәр. Ә агрессия ике төрле: эчтә җыелып килгәне һәм тышка бәреп чыга торганы була. Кайгысын эченә җыйган ата-ана баланың саусызлыгында үзен гаепли. Тора-бара гаиләдә ызгыш-талаш гадәти күренешкә әйләнә. Әмма ата-анасының низаглы мөнәсәбәтен күреп үсү саусыз гына түгел, сәламәт бала өчен дә җиңел түгел. Көчле авыруга каршы торып, авырлыкларда гаиләләрен саклап кала алганнар киләчәктә тагын да бердәм һәм дус яши”.
 
“Эшләүче әниләр – беренче ярдәмчеләребез”
 
Казанның 16нчы балалар бакчасында аерым коррекцион төркемнәр эшли. Биредә шикәр авырулы һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларыннан интегүче сабыйлар тәрбияләнә. Тәрбияче Татьяна Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, кайбер ата-аналар авыру бала белән нык шөгыльләнә, табибларга йөртә, кечкенә генә үзгәрешкә дә сөенә. Алар сабыйларының балалар бакчасында ничек көн үткәрүе, кем белән уйнавы, нәрсә һәм күпме ашавы белән дә кызыксынырга онытмый. Икенчеләр исә, баланы бакчага китерү белән тизрәк чыгып китү ягын карый, үз кайгысыннан һәм йөрәк авыртуыннан качарга тели. “Сабый биредә нык күзәтү астында, шуңа күпмедер вакытка гына булса да проблеманы онытып торырга, яңа көч туплап тормышны дәвам итәргә мөмкинлек бар, дигән сүз, – ди тәрбияче. – Эшкә чыккан аналар, гадәттә, коткыга бирелми, алар оптимист һәм эмоциональ яктан тотрыклы. Әлеге сыйфатлар балаларында да ачык чагыла. Шуңа өстәп, ананың эшләве матди яктан гаиләгә өстәмә керем булуын да онытмаска кирәк. Ә бу, үз чиратында, диңгезгә барып кайту, өстәмә түләүле дәвалау курслары узарга мөмкинлек. Эшләүче әниләр – тәрбиячеләрнең беренче ярдәмчеләре дә. Күргәзмәгә дип балалары белән бергә кул эшләре ясыйлар, бәйрәм алдыннан актлар залын бизиләр, баласына шигырен дә ятлатырга вакыт табалар. Бу төркемгә йөргән һәр бала яхшы сөйләшә алмый бит. Ата-ана сабыеның җәмгыятьтә “артык” булып яшәвен теләми, аның бу тормышта үз урынын табуы турында хыяллана”. 
 
Эшме, баламы?
 
Сәламәтлекләре чикле сабыйларны тәрбияләү, дәвалау, укыту буенча  бүген Татарстанда киң күләмдә күп эшләр башкарыла. Андый балаларның аналарын да эшкә урнаштыру мәсьәләсе көн кадагына куелды. Моның өчен ТР Министрлар Кабинетының “Үзенчәлекле бала әнисенә ярдәмгә” дип исемләнгән махсус проекты эшли башлады. Шуңа таянып, «ТИСБИ» Идарә Университетының Даими белем бирү институты нигезендә, 22 әни инде яңа һөнәр алуга иреште. Директор Валентина Парубина билгеләвенчә, бу әниләргә һөнәрләрне үзләренә сайларга мөмкинлек бирелгән. Күбесе бухгалтер һәм кече эшмәкәрлек буенча белем туплаган инде. “Авыру бала белән өйдә утырган ана өчен вакыт бик кадерле әйбер. Әлеге һөнәрләрнең шактый гына уңайлы яклары бар. Әйтик, ярты көн эшләү, эшне өйдә башкара алу, гаилә бизнесын ачу мөмкинлеге һ.б. Хатын-кыз инвалид бала тәрбияләсә дә, бала караучы гына булып калмый. Үзенең җәмгыятькә файдалы, кирәкле булуын тоеп яшәргә тиеш”, – ди ул.  
 
Казанның “Ышаныч” җирле инвалидлар оешмасы ТИСБИ белән килешү нигезендә, бу әниләргә яраклы эш таба, аларны эшкә урнаштыра. Әмма җитәкче урынбасары Родион Калашников билгеләвенчә, әлеге әниләрне эшкә урнаштыру – авыр мәсьәлә. Чөнки инвалид бала тәрбияләүче әниләр бала белән күбрәк вакыт бергә булырга тели, моны эштән өстен куя. 
 
Ата-аналарга киңәшләр
 
“Мөнәсәбәтне генә үзгәртергә кирәк”
 
Лилия Горохова, психолог:
 
1. Үзеңне газаплаган халәтне үзгәртә алмасаң, аңа карата мөнәсәбәтеңне үзгәртеп кара, диләр. Әгәр бала авыруын төзәтеп булмаслык кайгы дип кабул итәсез икән, әлбәттә, сез шул кайгыда яшиячәксез. Авыруның ни өчен гаиләгә, балага бирелгәнен түгел, ә безне нәрсәгә өйрәтү өчен җибәрелгәнен уйларга кирәк. 
2. Балаларга карата “инвалид” сүзен кулланудан качабыз, “мөмкинлекләре чикле”, “әлегә мөмкинлекләре ачылмаган балалар”, дибез. Гадәти тормышта ачылмаган мөмкинлекләр киләчәктә башка яктан ачылырга мөмкин. 
3. Бәхетсез ананың баласы берничек тә бәхетле була алмый. Бала әнисе белән горурланып яшәсен! 
4. Сәламәтлеге чикле баланы тәрбияләү алымнары сау-сәламәт сабыйныкыннан әлләни аерылмаска тиеш. Баланы артык иркәләргә, аңа үзеңне тулысынча корбан итәргә кирәкми. Аның мөмкинлекләреннән чыгып, эш кушыгыз, гаиләдә ул башкара алырдай вазыйфалар билгеләнсен. 
 
Нинди ташламалар каралган?
 
* 18 яшькәчә инвалид баласы булган, эшләүче ата-ана үз ризалыгыннан башка өстәмә хезмәткә билгеләнә һәм командировкага җибәрелә алмый. 
* Андый ата-ананың эшеннән елга бер мәртәбә 14 көнлек өстәмә түләүсез ял алырга хакы бар. 
* Алар җитәкче белән килешү нигезендә, ярты көн генә дә эшли ала. 
* Ул аена 4 көн күләмендә өстәмә түләүле ял алырга хокуклы. 
* Тумыштан инвалид бала тәрбияләгән ана 50 яшьтән пенсиягә чыгарга хокуклы. Моның өчен баланы 8 яшькәчә тәрбияләргә һәм хезмәт стажы 15 елдан да ким булмаска тиеш. 
* Инвалид балалар бакчага чиратсыз кабул ителә.
* Әгәр сабый балалар бакчасына йөрсә, ата-анасы аның өчен бөтен түләүләрдән дә азат ителә. 
* Мәктәпкә барып укырга мөмкинлеге булмаган очракта, инвалид балага белем өйдә бирелә.  
 
Сан
 
Авыру бала тәрбияләүче барлык гаиләләрнең өчтән бере таркала.
 
Белешмә
 
Мөмкинлекләре чикле сабыйлар балалар бакчаларына медицина комиссиясе тикшерүе нәтиҗәләре буенча юллама белән урнаштырыла. Татарстан буенча авыру балаларны кабул итүче шактый гына махсус балалар бакчалары эшләп килә. 
 
1. Кимчелекле сөйләмле балалар өчен махсус оештырылган 380 балалар бакчасында бүгенге көндә 12 меңнән артык сабый тәрбияләнә.
2. Күзләре начар күргән 1 меңнән артык сабый махсус 12 балалар бакчасына йөри.
3. Начар ишетүче 13 сабый 1 махсус балалар бакчасында тәрбияләнә.
4. Фикерләү сәләте (интеллекты) үзгәргән 500гә якын бала 13 балалар бакчасында тәрбияләнә.
5. Терәк-хәрәкәт аппараты бозылган 700гә якын сабый 11 балалар бакчасына йөри ала.
 
Татарстанда шулай ук, сәламәтлек юнәлешләре буенча эшәүче махсуслашкан балалар бакчалары да эшли.
 
1. Туберкулез интоксикацияле балаларны кабул итүче 31 балалар бакчасы бар. Бирегә хәзерге вакытта 1800дән артык бала йөри. 
2. Аллергияле балаларны 12 балалар бакчасы кабул итәргә әзер. Биредә меңнән артык сабый тәрбияләнә.
3. Нефрология авырулы 400гә якын сабый 3 махсус балалар бакчасына йөри.
4. Еш авыручы 1600дән артык бала 24 махсус балалар бакчасында тәрбияләнә.
 

Рамилә НОТФУЛЛИНА
Гаилә һәм мәктәп
№ 10 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»