|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2014 Шоу-бизнес
Майамидан Джорджиягә җыр яздырырга йөрүче Иделия бик текә машина алган (ФОТО)Җырчы Иделиянең Казаннан Майамига күченеп китүенә дә 4 ел булган икән бит. Иделия – татар шоу-бизнесын бер сулышта яулады да, инде дөньякүләм масштабта яуларга дип, Америкага китеп барган җырчы. Ул – күренекле композитор Марс Макаров белән фән өлкәсендә кайнаган Фирдания ханымның бердәнбер кызлары. Америкада 4 ел яшим. Бер үзем фатир «снимать» итәм. Әлегә кияүдә түгел. “Bridge12 Entertainment” музыка компаниясе белән җырлар иҗат итәбез. Яздыру өчен махсус Джоржия штатының Атланта шәһәренә очам. Әле күптән түгел генә кайттым. Кайсы компаниядә эшлиячәгемне әйтми торам. Әгәр минем шушы җырым үзен акласа, мин ул компания белән килешү төзиячәкмен. Ә ул компания белән дөньякүләм йолдызлар эшли. Алла боерса, бар эшләрем дә килеп чыккач, барысын да сөйләрмен. Татарстанга кайтып, пресс-конференция дә үткәрермен. Әлегә татарстанлыларга миннән күп сәлам, - диде җырчы Иделия. 1
2
3
4
Иделиянең машинасы шушындый (интернеттан алынган фото)
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|