поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.10.2014 Милләт

Туган телем - татар теле (Милли мәсьәлә)

Бу елның июнь башында Дәүләт Думасы депутатлары Гаджимет Сәфәргалиев һәм Григорий Балыхин “Россия Федерациясе халыклары телләре турындагы Законга үзгәрешләр кертү” мәсьәләсен күтәреп, аның проектын эшләп чыгарганнар һәм фикер алышуга куйганнар иде.

Анда: “Шәхес үзенең сәләтенә, кирәксенүенә һәм кызыксынучанлыгына карап, Россиядә яшәүче халыкларның телләре арасыннан үзе теләгәнен сайлап, аны үзенең ана теле дип күрсәтә ала”, - диелгән. Янәсе, бу закон проекты кешегә туган телен ирекле рәвештә сайлап алырга мөмкинлек бирә. Шул ук закон буенча рус теленә дәүләт теле генә түгел, ана теле статусын бирү дә күздә тотыла.

Проектны Татарстан, Башкортостан һәм Төньяк Осетия республикалары хупламады. Мәсәлән, Төньяк Осетиянең филология фәннәре докторы, профессор Тамерлан Камболов: “Бу закон проекты тормышка ашырылган очракта башка милләт халыкларының мәдәнияте, мәгариф системасы һәм туган телләре катастрофа кичерәчәк”, - ди.

Аның сүзләренә караганда, бердәм дәүләт имтиханнары шартларында ата-аналар баланың туган теле итеп рус телен яздырырга тырышачаклар. Чөнки бу очракта балага рус телен дәүләт теле һәм ана теле буларак өйрәнү өчен вакыт күбрәк бирелә. “Бу закон проекты кабул ителә калса, без ана телен белмичә үскән миллионлаган манкорт тәрбияләячәкбез. Төзәтмәләрне керткән вакытта аны тагын бер кат һәрьяклап тикшерүегезне үтенәбез”, - диелгән осетиннарның мөрәҗәгатендә.

Шулай итеп, татар баласы (башка милләт балалары кебек үк) тагын сайлау алдында тора һәм ике куянның да койрыгын тотып, ничек тә булса русчаны да яхшы өйрәнергә, татарчаны да белеп үсәргә тиеш. Бу бер дә начар түгел, чөнки галимнәр фикеренчә, ике тел белгән бала сәләтлерәк тә була, аның ми эшчәнлеге дә активлаша икән.

"Телләр турындагы законга шушы үзгәрешләр кергән очракта, минемчә, милли мәгариф системасы ишелеп төшәчәк, - дип, үз фикерен белдерә Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы Азат Надыйров. - Без “Туган тел” оешмасы һәм Самара өлкәсе татарлары исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка җибәргән хатыбызда моңа ризасызлык белдереп: “Бу закон безнең һәм башка халыкларның гореф-гадәтләренә туры килми һәм балаларыбызны руслаштыру өчен киң юл ача. Закон проектын кат-кат тикшереп, анализ ясарга һәм үзгәртергә кирәк, - дип яздык.

Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру өчен күп ата-аналар үзләре үк балаларының туган телен “рус теле” дип язып куячаклар бит. Чөнки бу очракта рус телен яхшырак үзләштерү мөмкинлеге туа, аңа күбрәк сәгатьләр дә бирелә.

Безнең өлкәнең татар авылларында ана теле болай да 1 - 2 сәгать кенә укытыла. Кайбер ата-аналар моны да күпсенеп, дәүләт салган кармакка эләгүләре бар. БДИ имтиханнары дия-дия балаларыбызны бөтенләй туган телдән аермыйк инде. Олыгаеп барганда балагызның тик русча гына сөйләшүен, оныкларыгызның бөтенләй рус булып бетүен күреп, үкенечкә калырлык булмасын иде”.

Ә законны гамәлгә кертү арбасы үз эшен эшли тора. Менә күптән түгел генә Россия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр комиссиясе югарыда аталган закон проектын тикшергән һәм хуплаган. Ә менә Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев, кайбер республикаларның ризасызлыгын күреп, закон проектын яңадан яхшылабрак тикшерергә кирәк, дип белдергән. Моңа Татарстан һәм Башкортостан республикаларының мәгариф хезмәткәрләре шатланып куйганнар иде. Ләкин Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгының милли проблемалар үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко: “Проблема беркая да китмәде, киресенчә, ашыгыч рәвештә хәл итүне көтә, - диде. - Яхшылабрак тикшерү - ул әле закон проектын төшереп калдыру дигән сүз түгел. Җентекле анализ ясалгач, проект барыбер Дәүләт Думасы хуплавына куелачак”.

Ольга Артеменко проблеманы үз күзлегеннән күреп, рус балаларының үз телләрен белмәүләренә борчыла, күрәсең. Быелгы бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) күрсәткән бик түбән баллар да шуны раслый бит. Чынында БДИ - ул безнең хөкүмәттә барган үзгәрешләрнең күрсәткече генә. Үзгәртеп кору елларында без иң яхшы укыту ысулларын, программаларны, дәреслекләрне юк иттек, иң яхшы укытучылар башка сфераларга акча эшләргә китеп беттеләр. 1992 елда “милли мәктәп” төшенчәсе дә юкка чыгарылып, аның урынына “региональ-милли компонент” килеп керде. Ә компонент белән кем санлашсын: татар авыллары мәктәпләрендә туган телләр йә бөтенләй укытылмый, йә факультатив рәвештә, йә атнасына ике дәрес кенә укытылып килә. Әлбәттә, программада татар тарихы да, болгар бабаларыбыз яшәеше дә чагылыш тапмый. Авыллар, мәктәпләр беткән саен шул милли компонент та бетә бара.

Сүз уңаеннан, Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте Ринат Закировка язган хатта күпмилләтле Россиядә яшәүче халыкларның телләрен саклап калу эше федераль дәрәҗәдә һәм комплекслы рәвештә алып барылырга тиеш, диелгән. Сабыйларны балалар бакчасыннан ук туган телебезгә өйрәтеп үстерү кирәклеге турында сүз күптән бара бит инде.

Әйе, туган телләрне балалар бакчаларына, мәктәпләргә, көндәлек тормышка кайтару өчен максатлы федераль программа булдыру кирәк. Бу эштә Россиянең бөтен регионнары, бөтен милләтләре да катнашып, үз фикерләрен әйтсеннәр, уртак фикергә килеп, барыбызны да ризалатырлык программа булдырсыннар, ул үз телләребездән ваз кичмәслек итеп язылган булсын иде. Милләттәшләребез балаларын мәктәпкә китергәч: “Минем улым (йә кызым) - татар! Туган теле - татар теле!” - дип әйтерлек булсын иде. Шул очракта гына закон халык ихтыяҗларына җавап биреп, һәркемгә үз телендә сөйләшергә генә түгел, укырга һәм иҗат итәргә дә мөмкинлек тудырачак.



 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 41 | 11.10.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»