поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.10.2014 Юмор

Көлке куа килә... (“Безнең мирас”ның юмор битеннән)

Габделҗаббар КАНДАЛЫЙ 
(1797-1860)

КӘҖӘ

Һәр кәҗәнең ике исме булыр, имеш:
Бере кәҗә, бере каза булыр, имеш;
Ул кәҗәне ярлы кеше асрар, имеш,
Сыер урынына сөтен савып эчәр имди.

Игътибар юк ул кәҗәнең гакылына,
Инабәт юк ул кәҗәнең сакалына,
Кая барсаң, шунда аны гайбәт кыйлгыл –
Язык булмас, бәлки, сәвап булыр имди.

Салып йөрер сыртына ул койрыгыны,
Һич тыңламас ул хуҗаның бойрыгыны,
Ашлыкның эзләп йөрер куерагыны,
Һәр ашлыкның башын кыркып йөрер имди.

Ул кәҗәнең караклыгы иртә белән,
Җиңеп булмый ансын асла киртә белән;
Үгет алмый колагына киертү белән,
Кеше күрсә, кире чигенеп сикерер имди.

Ул кәҗәнең аерыладыр тояклары.
Бакча эчендә гизәр аның аяклары,
Калмас андан кәбестә, суган кыяклары,
Һәркайсының башын кыркып йөрер имди.

Алмагачның кимерәдер ул кабыгыны,
Гел сайлыйдыр яшь яфраклы аныгыны.
Һич сөймидер рәнҗегәнне, арыгыны,
Агачларның бәпкәләрен чүпләр имди.

Ялтырыйдыр үткен күзләре ут кебек,
Мөгезе сыйса, үзе дә кичәр ук кебек,
Хуҗа килсә, уйлар бернәрсә юк кебек,
Әллә кайчан бакчадан тыш булыр имди.

Аны күреп, бакча иясе чабар ботын,
Сугыйм дисә, күрсәтер ул аңа сыртын,
Ләгънәт укыр бакчачы ушал көнен,
Каргыш төшеп, җабагасын кояр имди.

Йөрер үзе киртәнең буе белән,
Ашлыкка керүнең уе белән,
Ялгыз йөрмәс, ул йөрер туе белән,
Чүмәләне үрә торып ашар имди.

И яраннар, ул кәҗәне асрамагыз,
Асрасагыз, ачык-тишек калдырмагыз!
Ат алдыннан солыгызны алдырмагыз!
Солы күрсә, җанын фида кылыр имди.

Бәгъзесе ятыр аның печәнлектә,
Бәгъзесе ятыр аның начальникта,
Караклыкны үгрәнер ул кечеклектә.
Акча биреп, иясе түләп алыр имди.

Ул кәҗәнең тәкәсе мөрәүвәтле,
Үзе чиркин сыйфатлы, кабих затлы,
Суйсаң, аның тиресе бик кыйммәтле,
Читек тексәң, биш елга чыдар имди.

Дәхи мирза диерләр тәкәсенә.
Мәхәббәтле басып торыр һәммәсе дә,
Түрәмен дир куй сарыкның барчасына,
Аларны кырдан башлап кайтыр имди.

Төшкән чакта көтү күлгә су эчәргә,
Алдан китәр ышыкка тизрәк күчәргә,
Ирек бирмәс кешеләргә юл кичәргә,
Читән буена тезелешеп ятар имди.

М.ӘПКӘЛИ
(Фаил Шәфигуллин, 1939-1982)

Өлкән бүренең фаҗигале язмышы

Гыйльми трактат


Без үзебезнең бер фәнни хезмә­те­безне Г.Тукайның «Кәҗә белән сарык» әсәрендәге ботка проблемасын күтәрүгә һәм бүреләр казанында нинди ботка пешүен ачыклауга багышлаган идек. Инде, ниһаять, өлкән бүре проблемасы көн тәртибенә килеп басты. Бу аңлашыла да. Чөнки шагыйрь моннан ничәмә-ничә дистә еллар элек, ягъни урман-кырлар төрле ерткыч-җанварлар, албастылар белән мыжлап торган чагында ук бүреләр язмышы белән кызыксынган икән, бүген, табигатьне, шул исәптән бүреләрне саклау проблемасы көн кадагында торганда, без һич кенә дә бу мәсьәләгә битараф карый алмыйбыз.

«Кәҗә белән сарык» әкиятендә өлкән бүре беренче тапкыр 73 нче юлда телгә алына. 19 нче строфада да шул ук өлкән бүре башлык дип искәртеп кителә. Димәк, бу бүре, һичшиксез, көтүнең башында йөргән булырга тиеш. Димәк, ул рядовой бүре кебек бернинди хәбәр-хәтәрсез югалырга да тиеш түгел.

Иң элек безгә ике сорауны ачык­лап китү тиештер. Өлкән бүре сарык белән кәҗәдән куркып киткәнме, әллә булмаса чынлап та боткага су кирәк булганмы? Минемчә, бу сорауларның берсенә генә уңай җавап биреп була. Өлкән бүре сарык белән кәҗәдән куркып китмәгән. Ни өчен дигәндә, яшь бүреләр тыныч кына учак янында утырып кала. Югыйсә, бүре халкы бик сизгер бит ул. Аз гына куркыныч янаганын сизде исә, көтүе белән сыпырту ягын карый. Аучылар җәмгыятендә инде бу аксиома итеп кабул кылынган.

Шулай булгач, өлкән бүре боткага су алырга киткән булып чыга. Монысы инде бик яхшы аңлашыла. Чөнки кәҗә белән сарык, ни әйтсәң дә, бүреләр табынына кунак булып килделәр бит. Кунаклар алдында оятка калмасын өчен өлкән бүре ботканы тәмлерәк итеп пешерергә тырыша. Аннан соң өлкән бүренең, барлык эшләрне дә яшь бүреләрдән эшләттерә икән бу, дип уйламасын әле кунаклар дип, фикер йөртүе ихтимал. Һәрхәлдә, өлкән бүренең су алырга китүе бәхәссез.

Ә менә ни өчен ул су алырга киткән җиреннән әйләнеп кайтмаган? Монысы – икенче мәсьәлә. Әлбәттә, төрлечә гомән кылырга мөмкин:

1. Өлкән бүре бәхетсезлеккә дучар булган (аучы, җәдрә).

2. Юлда буран чыгып, адашкан.

3. Төлкегә очрап, бер-бер мәкер кор­ба­ны булган.

Хәзер инде берәм-берәм бу версия­ләрне йә кабул итик, йә кире кагыйк:

1. Кәҗә белән сарык та, яшь бүреләр дә мылтык аткан тавыш ишетмәде.

2. Бүре нинди генә дуамал бураннарда да адашмый.

Димәк, беренче ике версияне киреп кагып, өченчесен кабул итәбез. Бүрегә юлда төлке очрый. Юл уртасында җәелеп яткан да балык кимерә. Исәнлек-саулык сорашалар болар. Өлкән бүрегә су кирәк бит инде. Сүз арасында гына төлкедән су юлын сорый бу. Төлке өйрәтеп бирә. Шулай, шулай, авыл читендә бәке бар, бәкедә – су, суда балык бар. Ул койрыгыңны тыгып утырасың да берьюлы чиләк ярым су, пот ярым балык тартып чыгарасың, ди. Бүрегә балык чуртымамыни, аңа су булса, җиткән.

Бүре бәке читенә барып, койрыгын суга тыга. Бераздан тикшереп карый. Су бик аз эләккән койрыкка. Кәҗә белән сарык алдында оятка калырмын, су күбрәк җыелсын дип, койрыгын тагын суга батыра бу. Шул килеш таң беленеп, авыл хатыннары суга төшә башлаганчы утыра. Торып качарга уйлый да соңыннан, ләкин койрыгы бозга катып өлгергән була. Ары талпына өлкән бүре, кире талпына. Әмма файдасыз. Әкият түгел бу сиңа – койрыкны өзеп качып булмый. Этләр өреп чыга, сәнәк күтәреп бер агай килә...

Шулай итеп, кәҗә белән сарыкның итагатьсезлеге аркасында өлкән бү­ре­­нең язмышы фаҗигале рәвештә тәмамлана.

(Язучыларның «Тынгысыз каләм» дигән дивар газетасыннан, 1980 ел.)

Шәүкәт ГАЛИЕВ
(1928 – 2011)

РИФМА

Урман күрде Шәвәли,
Эчкә керде Шәвәли.
– Әйт әле, – ди дәү әни,
Агачларга ни булган?
Ботакларга ни сарган?
– Бөреләр, – ди дәү әни,
– Бүреләр, – ди Шәвәли.
– Бө-ре-ләр, –ди дәү әни,
– Шү-ре-ләр, – ди Шәвәли.
Ачулана дәү әни:
– Сүзне бозма, Шәвәли!
– Ачуланма, дәү әни...
Рифма эзли Шәвәли.

Рәсемдә: Шәүкәт ГАЛИЕВка Фәрит Вахитов ясаган шарж

 



Безнең мирас
№ 10 | 11.10.2014
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»