поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.10.2014 Язмыш

Гөнаһымны юа алмам микән?

Балачагым авыр булды. Мине табуга, әнием аяксыз калган. Ул вакытта өйдә каенанасы-каенатасы да булган. Авыру килен, аяксыз хатын ни әби-бабайга, ни әтигә кирәк булмаган. Мәктәпкә барган елымда әни бик сызланды. Янына килеп караучы да юк иде. Мин аның янына кереп хәлләрен белгәнне, ашарына биргәнемне хәтерлим. Әни бик елый иде.

Бервакыт янына ятып йоклап киткәнмен. Төнлә уянып китсәм, әни нидер укый. Баксаң, ул Ходайдан, тизрәк мине ал, дип сорый икән. Күзләремә яшь килде. “Әни, мин синсез нишләрмен соң?” – дип елаганымны хәтер­лим. “И балам, сине ташламаслар. Әбиең-бабаң бар бит, әтиең дә сине ярата”,– диде ул. Әтинең әнигә карата сүрел­гәнен, аны сүз белән кыерсытканын еш ишетә башладым. Ә беркөнне әбием урамнан кайтты да, мине янына чакыртып: “Сиңа матур әни таптым әле. Әтиеңә әйтик тә, төшеп алсын”,– диде. Мин нишләргә дә белмәдем. Бала гына идем ул чакта. Әмма әни өстенә хатын кайтасын аңлап алдым. Ул көн килеп җитте. Бусагадан Нәсимә исемле хатын килеп керде. Әнием бүлмәсенә кереп, барысын да сөйләп бирдем. Ә ул сабыр гына: “Син әзрәк үскәч, башка йортка күчәрбез әле. Хәзер беркая да китеп булмый. Сабыр итәргә кирәк”,– дип җавап бирде.

Әтинең бәхетле көннәре башланды. Ул балкып кына йөри. Өйдә авыру хатыны барлыгын белеп, безнең өйгә килеп кергән Нәсимә апага карата нәфрәтем көчле иде. “Хәзер минем әни кая барсын?”– дип сорадым.

Ә ул исә: “Кызым, мин бу йортка әниеңне кызганып килдем. Бөтен авыл шаулый бит. Әниең сине тапкан вакытта мин дә хастаханәдә идем. Шул вакытта ул мине үлемнән коткарып калды. Мин аңа гомерем белән бурычлы”, – дип җавап кайтарды. Шул көннән әнигә, чыннан да, бәхет елмайды.

Бер ел дигәндә башта әби, аннары бабай үлеп китте. Без дүр­тәү яши башладык. Тик әти­нең Нәсимә апага ачуы чыга иде. “Нәрсәгә дип чирле хатынны карыйсың? Аягына басса, рәхмәт әйтер дисеңме?”– дип гел кагып торды.

Авыл халкы да безнең гаилә турында гел гайбәт сөйләде. Тизрәк каядыр читкә чыгып китәсем килә иде. Бервакыт әти кайтып керде дә киемнәрен җыя башлады. “Син кая китәсең?”– дигәнгә: “Гомерем буе авыру хатын тәрбияләгән кеше белән яши алмыйм. Чыгып китәм”,– дип җавап бирде. Һәм өйдәге бар әйберне алып чыгып китте. Хәтта чәй эчәргә самавыр да калмады. Без аптырадык. Ярый әле Нәсимә апа безне ташламады. Тиздән мин мәктәпне тәмамладым. Баштарак авылда каласы идем. Тик Нәсимә апа: “Шәһәргә барып урнаш. Мин әниеңне үзем карыйм”,– диде.

Тик шәһәр тормышы миңа бәхетсезлек китерде. Бер әбигә фатирга кердем. Анда әбинең оныгы да яши иде. Бервакыт әби туганнарына кунакка киткәч, Раил мине көчләде. Бу хәлләрдән соң бик озак еладым. Күп тә үтмәде, авырлы икәнемне белдем. Иң якын дус кызыма бу хакта әйттем. Ә ул: “Балаң туганчы, бездә яшәп тор. Аннары бала тудыру йортында калдырырсың”, – дип ки­ңәш бирде. Һәм мин аны-моны уйламыйча баламны таптым да аннан баш тарттым. Шуннан соң бер айлап вакыт узгач, авылга кайттым. Әни әкренләп аягын өстерәп булса да йөри башлаган.

Әти, башка хатынга ияреп, Казанга киткән. Нәсимә апа әнигә иптәш булып яшәп ята. Ә мин үзем белән булган хәлләрне сиздермәдем. Әнием генә: “Бер­көнне төшемә бер кыз бала керде. Әбием, мине килеп ал, дип әйтә”,– дип төшен сөйләде. Мин шулвакыт аңымны җуеп егылганмын. Хастаханәдә уянып киттем. Баксаң, гемоглобин кимегән, кан басымым төшеп беткән икән. Сәламәтлек какшап китте. Табиб­лар: “Өзлеккәнсең. Әле ярый аягыңа баса ал­ган­сың”,– диделәр. Шулвакыт әнием искә төште. Ул бит аяксызланса да, мине ташламаган иде. Әзрәк хәл кергәч, шәһәргә юл тотым. Үзем бала тудырган йортның ишеген яңадан ачып кердем. Баламны эзләтеп карыйм, төгәл генә берни дә әйтүче юк. Табиб кына: “Башта ни уйладың соң? Кызыңны күптән килеп алып киттеләр. Сау-сәламәт, тупырдап торган балалар озак тормый монда”,– дип җавап бирде.

Мин тормышта бик хаталанганымны аңладым. Берничә елдан мине димләп кияүгә бирделәр. Иремнең бик тә бала сөясе килә. Ә мин исә һич кенә балага уза алмыйм. Аптырагач, ирем: “Кәүсәрия, әллә балалар йортыннан бер ятимне әти-әниле итикме?”– дип әйтеп куйды. Мин елап җибәрдем. Шулай итеп, без балалы булдык. Кызыбыз бик тиз үсте. Балага өч яшь вакытта әнием үлеп китте. Шуннан соң Нәсимә апа авырып урынга егылды. Ирем бик тә изге күңелле булып чыкты. “Кәүсәрия, Нәсимә апаны карау – синең бурычың. Ике бүлмәле дип торма, фатирга сыярбыз әле. Алып кил”,– диде.

Нәсимә апа бездә яши башлады. Тик сәламәтлеге генә бетеп килә иде инде. Ике ел авырып ятканнан соң, аны да югалттым. Озак та үтмәде, әтинең туганнары шалтыртып, авылга кайтуымны үтенде. “Әтиең сине генә көтә. Бәхиллек алырга тели”, – диделәр. Баштарак кайтмам дисәм дә, Хафиз бу уемнан кире күндерде. “Ул бит – синең атаң. Бәхиллек алып кала алсам иде дип телә”,– диде. Мин, очып диярлек, авылга юл тоттым. Әтием мине генә көткән: “Балам, үпкәләмә. Ирләр шундый инде алар.Үзем турында гына уйлап дөрес эшләмәдем”,– диде дә күзләрен мәңгелеккә йомды.Әтине озаткач, китәр юлга кузгалдым.

Авыл башында автобус көткәндә, яныма бер машина килеп туктады. “Апа, сезгә кая барасы? Мин Казанга ук барам. Утырыгыз”,– диде. Кыз бала йөрткән машинага утырганым булмаса да, теләр-теләмәс кенә менеп кунакладым. Сөйләшеп киттек. Гөлия бу авылга кунакка кайтып йөри икән. “Әтием бу авылныкы минем. Әнием – Казан кызы. Дәү әни чирләп тора. Атна саен чиратлашып кайтып киләбез. Буш вакытларымда мин атна уртасында да кайтам. Казанга алып китик дигән идек, ризалашмый. Нигезне ташламыйм”,– ди.

Гөлиягә 20 яшьләр тирәсе бардыр. “Машинаны әтиең бүләк иттеме?”– дип сорап куйдым. “Юк, үзем акча эшләп алдым. Әти белән әни үземнеке түгел­ләр. Шуңа күрә алардан әйбер сорау әллә ничек. Алар мине кызлыкка алганда, бары тик өч кенә айлык булганмын. Үземне бер дә какмадылар, сукмадылар. Әле аларның чит икәнлекләрен мәктәпне тә­мамлагач кына белдем. Әнием, янына утыртып, сөйләп бирде. “Сине бер яшь кыз бала ташлап калдырган иде. Син аңа үп­кә­ләмә. Тапкан бит әле ул сине. Берәү булса, авырын өздерер иде. Ул сиңа гомер биргән”,– диде. Әниемнең шулай сөйләве аңа булган яратуымны арттырды гына. Тапкан анамны эзләмәскә булдым. Үзе эзләсен. Нинди зур бәхетен югалтканын аңла­мый­дыр ул”,– диде Гөлия.

“Исемен белмисеңме соң син ул хатынның?”– дип сорап куйдым. “Ник белмәскә, Кәүсәрия исемле”,– диде. Шул көннән бирле газапландым. Нигә бер сүз дә әйтмәдем икән дим. Йөрәгем сизде: бу кыз – минем балам иде бит.

Әтинең кырыгын укытырга кайткач, Гөлия хакында белешә башладым. Телефон номерын алып, шалтыратырга булдым. “Апа, ничә еллар сине көтә идем бит мин”,– дип очрашуга чакырды. Билгеләнгән урында кулына кызыл розалар тоткан Гөлия күренде. “Әни дия алмам, ә менә мине тапканың өчен гомерем буе ташламам”,– диде.

Гөлиягә тәрбия биргән әти-әнисенә сокландым. Мин үс­тергән Венера да шундый булса, бәлки, мин бераз гына гөна­һымны юа алыр идем.  


Кәүсәрия САФИНА
Ватаным Татарстан
№ 147 | 10.10.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»