поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.10.2014 Милләт

Бергәләп эшләү кулай да, файдалы да (Милли мәсьәлә)

Мин элегрәк тә, Самарада беренче татар кафесы ачучы буларак, милләттәшләребез белән гел аралашып, милли-мәдәни оешмаларыбыз тарафыннан үткәрелгән чараларда катнашып, даими ярдәм итеп тора идем. Ә менә быел җәен Казанда Бөтендөнья хатын-кызлар форумына барып кайтканнан соң, өлкә күләмендә “Ак калфак” оешмасын оештырып, аның белән җитәкчелек итәргә алынгач, җәмәгать эшләрендәге активлыгым бермә-бер арта төште.

Без башта күрше Ульян өлкәсендә инде 10 елдан артык эшләүче “Ак калфак” оешмасының тәҗрибәсен өйрәнү максатында Ульян шәһәрендә булып кайттык. Аннан соң ульянлылар Самарага килеп, без үткәргән милли чараларда, Ифтар мәҗлесендә катнашып киттеләр.

Ә менә август башында без - Самараның татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, күрше Ульян өлкәсенең Димитровоград шәһәреннән, Татарстанның Нурлат районыннан килгән милли-мәдәни оешмалар әгъзалары белән берлектә Кошки районының Иске Җүрәй (Иске Фәйзулла) авылында каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссамы Гакыйль Сәгыйровның вафатына биш ел тулу уңаеннан искә алу чаралары үткәреп, аның каберенә зиярәт кылдык. Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте президиумы әгъзасы, Самараның Зубчаниновка бистәсендәге “Болгар яңарышы” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов, Иске Җүрәй авылы мәчете имамы Габделхәй хәзрәт Халитов әдипнең рухына багышлап, Коръән сүрәләре укып, дога кылдылар. Аннан соң барыбыз да Коръән мәҗлесендә булып, алып килгән садакаларыбызны тараттык. Самараның “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы әгъзасы Фәхретдин Канюкаев та садакаларын җибәргән иде.
 
Авыл клубында үткәрелгән искә алу кичәсендә шагыйрьнең сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады, шигырьләре укылды. Чыгыш ясаучыларның барысы да Гакыйль Сәгыйровның иҗатына югары бәя биреп, аның ташландык хәлдәге йортын торгызып, музей ясарга кирәклеге турында әйттеләр. Мин дә, үзебезнең хатын-кызларыбыз белән бергәләп, йортны торгызу өчен, өмәләр оештырырга булышырга вәгъдә бирдем.
 
Шушы көнне без Иске Җүрәйдә өлкә “Ак калфак” оешмасының бүлекчәсен ачу мәсьәләсен дә хәл иттек. Клуб мөдире булып эшләүче Рәфисә ханым Минебаева, авыл фельдшер-акушерлык пунктының шәфкать туташы Разия ханым Синигатованы бүлекчәнең җитәкчесе һәм рәис урынбасары итеп сайлап куйдык. Алар эшләргә теләкләрен белдереп, тиз арада яннарына авылның актив хатын-кызларын җыярга сүз бирделәр. Көзен клубта “Аулак өй” кичәсен уздырырга җыенулары, өлкәгә барып, бу күренешне анда да күрсәтергә хыяллары булуы турында әйттеләр.
 
Иске Җүрәйгә баргач, мин биредә Зубчаниновка бистәсенең “Болгар яңарышы” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказовны беренче тапкыр күрдем. Бу Гали авылында туып үсеп, шунда мәдрәсәдә дини гыйлем алып, имам булып киткән, әле шактый яшь кешенең сөйләгән вәгазьләрен тыңлап сокландым. Яхшы, аңлаешлы итеп сөйли Расих хәзрәт. Ә безнең Самара төбәгендә андый укымышлы имамнар хәзер шактый күп, дип уйлыйм. Аларның барысы да үзләренең акыллы вәгазьләре белән халыкны чын дин юлына бастырырга тырышалар.
 
Әнә күптән түгел генә Муром шәһәрчегенә барганда да бу нәкъ шулай булды. Зур затлы автобуста утырып юлга кузгалуыбыз булды, озата баручы Габделәхәт хәзрәт Мингачев безгә тәсбихләребезне кулларыбызга алырга әмер бирде һәм тәкъбир әйттерә башлады. Аллаһының биргәненә шөкер итеп, рәхмәт белдереп, догалар кылдырганнан соң, хәзрәтебез дөнья хәлләре, табигатьнең матурлыгы, кырларда өлгергән игеннәр, болыннарда үскән төрле үләннәр, урманнардагы агачлар турында сөйләп китте. Без аның белән шулай ук автобуста хаҗга да барган идек инде. Шул чакта да ул үзенең гыйлемлелеге, бар нәрсәне белүе белән барыбызны да сокландырган иде. Менә хәзер дә аның вәгазьләрен, яшәебезнең мәгънәсен аңлатуын тыңлый-тыңлый Муром шәһәрчегенә барып җиткәнебезне сизми дә калганбыз.
 
Безне бик яхшы каршы алдылар. Жигулевск шәһәре музее оештырган Муром шәһәрчегенең тарихы турында күргәзмәне рәхәтләнеп карадык, милли-мәдәни оешмаларыбыз җитәкчеләренең, тарих галимнәренең чыгышларын тыңладык.
 
Очрашуның рәсми өлеше узгач, мин якындагы аланлыкка чыктым. Андагы матурлык, хозурлык минем балачагымда Хәлифә әбием белән урманга йөрүләребезне искә төшерде. Биредә  төрле төстәге мәтрүшкәләр, шалфей, ярма баш, пижма һәм башка үләннәр үсеп утыра. Җир җиләге дә, кара җиләк тә, башка җимешләр дә быел бик уңгандыр, мөгаен.
 
Нинди гаҗәеп матур урыннарда гомер иткәннәр икән бит безнең ерак бабаларыбыз, дип тә уйлап куйдым. Бу көнне мин биредә үзебезнең  Ульян өлкәсенең Зур Черкели авылында туып үскән, бүген Самарада яшәүче хатын-кызларыбыз Мәрьям Әюпова-Усяева, Назирә Рәфыйкова-Әюпова һәм башкалар белән очрашып, бик күп нәрсәләр  турында сөйләшә алдым. Алар да “Ак калфак” оешмасы эшендә катнашырга теләк белдерделәр. Ә күпме Кинель-Черкасс бистәсендәге җәйге лагерьда ял итүче мәктәп балалары катнашты бу изге чарада! Динле, безгә - өлкәннәргә, лаеклы алмаш үсә, һәм алар тарихыбызны да ныклап өйрәнерләр, белерләр, татарлыгыбызны да саклап калырлар, дип ышанасы килә.
 
Бу кирәкле зур чарада Самара татарларының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин үзе дә катнашты. Аның җитәкчелегендә барыбыз да - олылар да, балалар да, яшел үләнлеккә намазлыкларыбызны җәеп, өйлә намазын укыдык һәм кулларыбызны күтәреп, кайчандыр биредә яшәгән татар бабаларыбыз рухына багышлап, догаларыбызны кылдык.
 
Бу боларның барсын да ни өчен шулай озын итеп язды икән, дип сораучылар да табылыр. Чөнки шушы темаларга күп интернет сайтларда да, газеталарда да язмалар күренгәләде бит инде. Шулай да үземнең мәкаләмдә мин милли оешмалар әгъзаларының һәм дин әһелләренең ничек бергә, бер йөккә җигелеп эш алып барулары турында әйтәсем килгән иде. Татарлыгыбызны саклап калуда, балаларыбызны татар итеп тәрбияләүдә дин әһелләребезнең роле бәяләп бетергесез. Киләчәктә дә шулай бергәләп эшләргә, халкыбызга файда китерергә язсын.
 
 
Муром шәһәрчеге урынында мөфти Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН имамлыгында бергәләп намаз уку.
 
 
Иске Җүрәйдә имамнарыбыз Габделхәй хәзрәт ХАЛИТОВ (уңнан сулга) һәм Расих хәзрәт ВАККАЗОВ Гакыйль СӘГЫЙРОВны искә  алу мәрсиясендә.
 

Разия ӘЮПОВА
Бердәмлек
№ 40 |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»