|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.10.2014 Шоу-бизнес
Фирзәр Мортазинның хатыны: Кәҗәне Салаватка биреп котылдыкКамал театрында Салават Фәтхетдинов концертлары вакытында Фирзәр Мортазинның хатынына юлыктым. – Наилә ханым, Фирзәр белән ничә ел яшисез?
– 36. Кош-кортлар асрыйм: 50 үрдәк, 70 бройлер, индоүрдәкләрем бар. Кәҗәне Салаватка бирдек, аннан котылдык.
– Кызыгыз Чулпан Тимур исемле егеткә кияүгә чыгып, өч ел тордылар да аерылыштылар. Ни өчен?
– Характерлары туры килмәде. Бик әйбәт егет иде, хәзер дә аралашалар. Бу киявебез дә әйбәт, Аллага шөкер. Мәскәү егете.
– Үзегез кайда эшләдегез?
– Ательеда. 25 ел эшләмим инде. Фирзәр мине эшләтмәде. Кунак каршы алып, кунак озатып үтте гомерем. Артистлар күп килә иде.
– Бик авырмы?
– Авыр түгел. Кайгы-хәсрәт килмәсен, кеше килсен дип телим һәрвакыт.
– Фирзәр белән яшәве рәхәтме?
– Бик нык рәхәт. Бер-беребезгә бик ияләштек, бер-ике көн булмаса, сагындыра, өй буш. Кызса да, шундук килеп кочаклый ул.
– Озак еллар тату яшәү өчен нишләргә кирәк?
– Көнләшмәскә, биеп торырга, тәмле пешерергә.
Шулвакыт чаттан Фирзәр Мортазин килеп чыкты.
– Фирзәр, заманында көненә өчәр концерт куйган чакларың бар иде, сагынасыңмы?
– Сагынмыйм, миңа бүгенге көн ошый.
– Бүгенге көндә сине нәрсәләр борчый?
– Авыл бетә. Туган авылымда 220 хуҗалык калды. Өч ел элек кенә 54 яшь гаилә авылдан китте. Юл юк, эш юк. Машиналарын калдырып, авылга җәяү керәләр. Минем урамда 25 ел элек салынган асфальт бар, анысы. Юл төзү буенча хат та язып карадым, минем ишеләрне танымыйлар анда: “Акча каралмаган”, – дип кенә әйттеләр. Клубы тора – эшләми, мөдир акчасын алып ята.
Мәктәпләрдә физкультура, музыка дәресе бармы? Юк! Татарстанда футбол, хоккей командасында бармы Татарстан уенчысы? Юк! Мактанабыз, күпме миллионнар түгәбез, хәтта район мәктәбендә дә юньле физкультура укытучылары юк. Ике тиенгә нинди укытучы кайтсын?!
ГАБДРӘХИМ |
Иң күп укылган
|