поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.10.2014 Авыл

Бер хуҗалыклы авылда яшәү җиңелме?

Авылдан кеше китәмени? Саба районындагы бер хуҗалыклы Түлешкә авылында яшәүче 75 яшьлек Мансур ага Хәйруллин­ның гаҗәпләнүе бу. “Шәһәр халкы итен-сөтен, башка авыл хуҗалыгы продукциясен акчага сатып ала. Ит бәясе дә кыйммәт бит. Без яшелчә, җиләк-җимешне үзебез үстерәбез, мал-туар асрыйбыз. Ел саен бәрәңге сатабыз. Авылда рәхәтләнеп яшибез”, – ди ул.

Көнем мал-туар карап үтә

20 сарык, ат, ике үгез, дис­тә­дән артык үрдәк, каз, тавык, че­бешләр... Хәйруллиннарның хуҗа­лыгы мал-туарны әнә шулай күп асрый. Йорт тирәсендә зур итеп эскерт өелгән, бер почмакта – утын өеме. Йортка газ кермәгәч, утынны мулдан хәстәрләргә туры килә. Без килгәндә, аның бакча артыннан иңенә печән салып кайтышы иде. “Көнемне мал-туар карап үткәрәм”, – ди Мансур ага. Дөрес, бу йортта ул үзе генә түгел, өйләнмәгән Хаҗинур һәм Флорид исемле уллары белән яши. Мансур абый ике ел элек күзенә операция ясаткан булган, шуңа күрә авыр күтәрмәскә тырыша. Шулай да бер дә тик торырга яратмый. “Гомер буе колхозда эшләдем. Сугыш чорында авылда 25ләп ат бар иде. Атлар карадым”, – ди. Кызы исә Казанда яши. Күптән түгел гаиләсе белән кайтып, бәрәңге алырга булышып киткәннәр. Хаҗинур абый – балта остасы да әле. Аның кулыннан килмәгән эше юк. Тәрәзә рамнары ясап сата. Заказларны Казаннан кадәр килеп бирәләр икән. Икенче улы көтү көткән. Алар хастаханәдә иде. Мансур абыйның тормыш иптәше Зө­ләйха апа 7 ел элек бакыйлыкка күчкән.
 
Читкә китеп, кем рәхәт күргән?
 
“Әти сугышка киткәндә, мин ике яшьлек булып калганмын, шуннан бирле авылда яшим. Түлешкәдә укыдым, эшләдем. Элек ул 24 хуҗалыклы авыл иде. 80 нче елларда таркала башлады. Горбачевның авылларны эреләндерү сәясәтенең нәти­җәсе бу. Авылдан беренче булып Хәммәт абый Закиров, аннан күрше Рифкать, яшьләр чыгып китте. Менә шулай үзебез генә унбиш еллап яшибез инде, – дип искә төшерде ул авылның үткәнен. – Кечкенә генә булса да, заманында гөрләп тора иде. Зуррак авылларда яшәүчеләр без­нең кибеткә йөрде хәтта. Күңел ачарга клубы да бар иде. Авылдан күчеп киткән кешеләр, нәрсә, рәхәт күрде дисезме? Алар арасында начар юлдан ки­түчеләр, эчеп, тормышларын упкынга салучылар да булды”.
 
Тугыз хуҗалыкта яшәү рухы сизелә үзе. Җирсү хисе барыбер үзенекен итә, димәк. Әнә Һашим абый да авылына кайтып йөри. Монда яшәмәсә дә, 19 баш умарта тота. Бөтенләй кайту теләге дә бар, диләр. “Монда яхшы гына агач йорт бар, авыл советы 50 мең сумга бирәм дип әйтә. Читтән кайтучыларга яхшы булыр иде”, – ди бабай.
 
Чишмәне дүрт көндә яңарттым...
 
“Бер хуҗалыклы авылда яшәү күңелсез, куркыныч түгелме?” – дип сорыйм Мансур агадан. “Юуууук, сеңлем, Аллага шөкер!” Мансур абый бу сүзләрне еш кына кабатлап калмыйча, аны күтәренке рух белән җанга рәхәт итеп әйтә. Зарланырга яратмый. Дөресрәге, моңа ирек куймый. Гомер буе шушы авылда яшәгән ага – чын-чынлап, табигать баласы. Тау битендә үскән чыршыларга, челтерәп аккан чишмә суына, иртән сызылып аткан таңга, кояш баюына, ишегалдындагы тавыкларның җырлашып йө­рүенә хәтле соклана белә. “Сең­лем, менә шушы көннәрдә генә чишмәне яңарттым. Чишмә – изге нәрсә, аны сакларга кирәк. Башта аны таштан эшләгән идем, хәзер аларын алып, өстенә яңа кир­печләр өйдем. Кирпечне “уфалла” арбасы белән ташыдым. Чишмә өен дүрт көндә ясап бетердем. Суны шуннан ташыйм”, – ди гаилә башлыгы.
Җәй көне авылда җиләк бик күп була икән. Тау битләренең халык белән тулуы Мансур абый өчен үзе бер бәйрәмгә тиң. Бирегә авыл советы, полиция вәкилләре, журналистлар да килгәли икән.
 
– Мөмкинлекләр булмаган авылда яшәү җиңел түгелдер бит? – дим аңа.
 
– Кибеткә интекмибез, атыбыз бар, күрше Шыңарга йө­ри­без. Кышын юлларны ачып торалар. Авылны әле дә таратмаска була. Моның өчен Сабантуй кебек берәр кечкенә генә бәйрәм, күңел ачу чарасы уздырырга кирәк. Аннан халык кайта башлый. Биредәге табигатьне күпләр ял йортына тиңли, – ди ул.
 
Көн саен иртән күнегү ясыйм
 
Иртән сәгать 5-6да торган Мансур абыйның һәр көне гим­нас­тика ясаудан башлана. Үлән­нәрдән дә файда тапкан. Ике ел инде кырлыган (иван-чай) эчә. Шикәр чире, баш авыртуыннан, арыганлыктан шифасы бар икән. “Аны күләгәдә киптереп, турап, кышлыкка капчыкка тутырып куям. Көн саен берничә стакан эчәм. Топинамбур бәрәң­гесен кулланам. Кызыл чө­ген­дердән бер дә өзелмибез, аны күп итеп утыртабыз. Ике ел инде бер төймә дару да эчкәнем юк”, – ди яшәү тәмен белгән карт. Телевизор карарга яратмый, әмма төрле газета-журналлар белән танышып бара.
Җәй буе су коенган әле ул. Әгәр үз күңелен үзе күрә бел­мәсә, ялгыз, шул ук вакытта соры тормышны җиңү авыр булыр иде. Әмма тормышны яратуы аны рухи һәм физик яктан көчле итә дә инде. Эчке матурлыгы, дөньяны ярата торган үткер күзләре аны һаман да зирәк, шул ук вакытта зарлану белмәс карт итеп яшәтә. 

Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 144 | 03.10.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»