07.10.2014 Мәдәният
Саба кызы Гөлсу Төхвәтуллина: “Бер сезонда 120 спектакль карадым”
“108 сезонда “Камал”дагы бөтен спектакльләрне карап чыгарга кирәк булыр”, – дип шапырынсам да, хыяллар тормышка ашып бетмәде минем. Гел ниндидер сәбәпләр табылып, кайбер спектакльләр каралмыйча калды. Журналист буларак, бу хатамны тану авыр, билгеле. Әмма яшереп тә тормыйм.
Ә менә Саба районы Шәмәрдән бистәсендә туып-үскән гап-гади студент кыз – Гөлсу Төхвәтуллина бер спектакльне дә калдырмыйча карап бара. Алай гына да түгел, кайберләрен берничә тапкыр карарга өлгергән инде ул. Театр бинасы – аның икенче йорты.
– Гөлсу, узган 108 сезонда ничә спектакль карадың?
– 120не, шуның 19ы – “Мәхәббәт FМ”.
– Елның өчтән бер өлеше театрда узган дигән сүз бит бу! Рекорд! Бер ел эчендә бер спектакльне 19 тапкыр карап буламы ул?
– Спектакльне бер карагач, икенче тапкыр каравы кызык түгел диләр иде. Мин бу фикер белән килешмим! Тамашаны әз булса да аңлар өчен аны кимендә өч тапкыр карарга кирәк. Мин спектакльне караган саен үземә яңа ачышлар ясыйм. Уйнаган саен артистлар берәр яңа әйбер өсти, яңа төрле уйныйлар, остаралар.
Мәсәлән, без әнием белән беренче тапкыр "Мәхәббәт FМ"ны карагач, әнием анда мәхәббәт, ихласлылык линиясен күрмәгән. Әйе, пародияләр, биюләр матур, шуның белән шул. Икенче тапкырында гына ул аны күрде.
– Сорау бәлки урынсызрактыр да, билетларны сатып аласызмы соң сез? Әллә чакыру билеты белән йөрисезме?
– Гел сатып алырга тырышабыз. Ике тапкыр гына чакыру билетын отып кердем. Камалга билет булмаса, Тинчурин театрына китәбез. Миңа күп кеше: “Син бит артистларның барысы белән дә диярлек таныш, ник алардан сорамыйсың?” – диләр. Әмма мин алай булдыра алмыйм.
– Театрга йөрү нәрсә бирә?
– Бик авыр, кайгылы, арыган чакларым була. Шул вакытта өйгә кайтмыйм, ә театрга киләм. Үзем теләгән китап¬ларымны сатып алам, тере оркестр тыңлыйм, сихри дөньяга кереп чумам. Шуннан соң бөтен борчуларым югала. Өйгә кайткач, тырышып укуга биреләм. Театрның шундый ягы бар, ул табиб сыман, кешене терелтеп җибәрә, илһам өсти.
– Әниең дә синең белән спектакльләргә еш йөри бугай?
– Әнием дә театрны би-ик ярата. Һәрвакыт аның белән йөрергә тырышам. 20 ел элек, әтием үлгәч, ул бик борчуга бирелә, тик бирешми. Без – ике баланы аякка бастыра. 2011 елда мин Казанга укырга килгәч, ул да калага күченеп килде. Әнием дә: “Камал театрында җаныма тынычлык таптым”, – ди. Ул караган спектакльләр дә 100дән артып китте. Без хәзер өйдә спектакльдәге фразалар белән генә сөйләшәбез. Әниемнең спектакльдән чыккач, артистларга яратып әйтә торган сүзе бар: “Ну, егет-кызлар, бәрдегез генә бүген!”. Быел әниемә 60 яшь тулды. Без бу истәлекле бәйрәмне кафе-ресторанда уздырмадык, ә 60 туганыбызны җыеп, театрга килдек! “Банкрот”, “Яшь йөрәкләр”не карадык. Бик күңелле булды!
– Театр чире белән үзең генә “авыр¬мыйсыңдыр” әле. Бу чирне ничә кешегә йоктырдың?
– Алай санын әйтә алмыйм. Тик күп дусларым театрга йөри башлады. Мин татарларны гына түгел, русларны да алып килергә тырышам.
Тагын шуны әйтәсем килә, мин бүләк бирергә бик яратам. Артистларның уйнавына рәхмәт йөзеннән чәчәк бирү бик рәхәт. Тик үземә шуны ачтым, әгәр дә чәчәк бүләк итәсең икән, бөтен артистка бирергә кирәк. Алай күңеллерәк.