поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
31.03.2009 Ир белән хатын

ҖИМЕРЕЛГӘН ХЫЯЛЛАР

Танышым, өйләнешүләренә өч ел була дигәндә, икенче иреннән аерылды. Әле бер караганда матур гына йөриләр иде кебек, кай арада араларына кара мәче керде икән, дип бермәлгә аптырашта калдым.

Америкалы ирен бер дә начар кеше дип әйтмәс идем: Иринаның беренче никахыннан туган улын үзенеке кебек күрде, малай да гел аның тирәсендә чуала иде. Ирина үзе дә уңган-булган хатын. Кушма Штатларга килеп төшүгә үк җәһәт кенә дилбегәне үз кулына алырга тырышты: правага укып, машина йөртә башлады, ике айлык курс үтеп, балалар хастаханәсендә шәфкать туташы ярдәмчесе булып эшкә урнашты. Әле улы укый торган мәктәптә җәмәгать эшләрендә дә катнашуын өстәргә кирәк. Кыскасы, Җир шарын үз тирәсендә әйләндерергә күнеккән булдыклы хатын ул Ирина. Җәмәгатең белән арагыз ник суынды, дип уңайсызланыбрак биргән соравыма, ул: "Барысына да илдәге кризис сәбәпче",– дип җавап бирде. "Сез менә авыр чакны бергә-бергә кичерә алдыгыз (узган ел АКШ­та кризис котырган чорда ирем, хезмәт урыныннан кыскартылып, биш айлап диярлек эш таба алмыйча интеккән иде. – Авт.). Ә безнең гаилә сынауларны күтәрә алмыйча чәлпәрәмә килде"...

 

Илдәге кризис аркасында таркалучы гаиләләр шактый күп. Пыран-заран килеп аерылышу гына түгел, үз-үзләренә, хатыны белән балаларына кул салу очраклары да җитәрлек. Узган елны бөтен Американы шаулаткан хәл – Калифорния штаты Лос-Анджелес шәһәрендә бер ир, хатынын, өч баласын һәм кодагыен атып үтереп, соңыннан үзенә кул салган иде. Чыгышы белән Һиндстаннан булган Картик Раҗарам эш урынында финанс менеджеры дәрәҗәсен биләгән, заманында биржада акцияләр белән әштер-өштер килеп, бер миллион долларлап байлык туплаган. Әмма кризис аркасында кыскартуга эләгеп эшеннән колак каккач һәм гомер буе җыйган маясы биржадагы "кара көннәр"дә янып әрәм булгач, теге дөньяга китүне ул бер­дәнбер дөрес юл дип сайлаган, күрәсең. Гаиләсен, өл­кәненә – 19, кечесенә 7 яшь булган балаларын жәлләмәвен кара әле син. Чынлыкта исә ул үлем язуында гаиләсен мондый хәерчелектә калдырасы килмәвен, шунлыктан җаваплылыкны "чын ирләрчә" үз өстенә алуын искәртә.

 

Быел гыйнварда исә шул ук Лос-Анджелес каласында икенче бер ир – кара тәнле Эрвин Люпо биш баласын, хатынын һәм үзен атып үтерде. Ул да үзенә кул салыр алдыннан полиция департаментына юллаган хатында әлеге хәлгә илдәге кризис һәм эшсезлек сәбәпче дип яза. Минем гаиләмнең фаҗигасендә безне хезмәт урыныннан мәхрүм иткән компания гаепле, ди ул. 40 яшьлек ир дә, хатыны да бер үк медицина үзәгендә эшләгәннәр һәм берьюлы эшсез калганнар. Гаиләмне, биш сабыемны (иң кечкенә иге­зәк балаларына ике яшь кенә тулган була) ничек ашатыйм мин хәзер, дигән Эрвин соң­гы сүзе итеп.

 

...Ириналар башта бик яхшы гына торып киткәннәр иде. Җәмәгате Тони машина йөртә – кибетләргә газлы эчемлекләр тарату белән шөгыльләнә. Гаиләгә керә торган акча иркенәеп яшәргә ирек бирмәсә дә, ашау-эчүгә, киенүгә җитәрлек. Ирина улы белән Россиягә кунакка да кайткалады. Щи, борщлар, кәтлиткә күнеккән хатын һәм гамбургер, чипсылар белән тамак ялгарга ияләнгән америкалы ире арасында милли аермалыклар вакыт-вакыт үзен сиздерсә дә, алар анысын да җайлаган сыман иттеләр. Ирина, аш пешерсәм, гадәттә, улым белән икәү утырып ашыйбыз, ә ирем кибеттән алган әзер әйберләрне якынрак күрә, дип әйтә иде. Тониның шәхси йорты кечкенә иде, ә Ирина язылышкан көннәреннән үк зуррак өй турында хыялланды. Алар яши торган районда кара тәнлеләр күп булганлыктан, аның криминал белән мыжлап торган җирдән ераккарак – чиста, тыныч районга күченәсе килү теләген дә аңларга була. Америкада яшисең икән, димәк, зур йортың һәм шәп машинаң булырга тиеш, дигән хыял диңгезендә йөзә иде ул. Әкрен­ләп, караштыра торгач, яхшы гына бер урыннан үзләренә ошаган өйне таптылар. Зур, күптән түгел салынган йорт­ның бәясе, илдә кризис булганлыктан, чагыштырмача түбән иде. Шуңа кызыгыпмы, әллә инде күптәннән уйда йөрткән хыял көчле булганмы, алар тиз генә ипотека килешүе төзеп, әлеге өйгә күченделәр. Бәхетле гаиләне котларга гына өлгер­мәдек: өй туйлары булмый калды.

 

Яңа өйне алганчы, элеккесен сатарга кирәк булган да бит... Шул ук кризис аркасында аларның йортлары да чүп кенә бәядән сатуга куелды, әмма аны сатып алырга теләүче күренмәде. Ярар инде дияр идең, кетәклек кадәр генә шул иске өйләре дә ипотекада бит. Кыскасы, ай саен ике йортка ипотека бурычы түләргә тиешле булып калды болар. Америкада законнар кырыс: ипотека бурычын ике айдан да соңартсаң, банк өйне тартып алачак. Ә гаиләнең ике йорт өчен ипотека бурычы түләргә акча ягы такыр. Шуннан киткән көндәлек әрепләшүләр, акча җитмәү арадагы упкынны киңәйткән дә инде. Тони Иринага: "Син килгәнче минем тормышым тыныч иде, ә хәзер муеннан бурычка баттым", – дип селтәнгән. Ирина да югалып кала торганнардан түгел: "Син элек мондый түгел идең, гел үзгәрдең", – дип җаваплаган.

 

Хәзер яңа йорт сатуга куелды, Тони үзенең иске өенә кайтып китте, ә Ирина улы белән арендага алынган фатирга күченде. Акчаң яшәргә җитәме соң, дип сораган идем, очын-очка ялгарга җитә инде, ике җирдә эшлим бит, диде Ирина. Быел февральдә законлы рәвештә аерылышты алар. Әле алар гына түгел, үзебезнең шәһәрдәге урыс җәмгыяте аша белгән тагын ике танышым да никахларына нокта куйды шушы арада. Ул очракларда да бурычларга бату, акча җитмәү бер карашка менә дигән гаиләләрне җимерүгә сәбәпче булган.

 

Менә шундый ул кризис дигәнең. Хәерчелектә генә калдырмый, гаиләңне дә тарката. Белгечләр әйтүенчә, илдәге икътисадый кризис кайбер гаиләләрне ныгыта, ә сынауларга түземе җитмәгәннәрне тарката икән. Хактыр, күрәсең. АКШта узган гасырның 40нчы елларында булып алган икътисадый кризис һәм шуның артыннан килгән рецессия-торгынлык чорында да суицидлар, аерылышу очраклары күбәйгән булган. Ә яшәве кайда да җиңел түгел, җәмәгать. Менә быел гыйнвар аенда гына да Америкада 598 мең кеше эштән кыскартылды. Эшсезләр саны, ай саен арта барып, хәзер 11,6 миллионга җитте. Эшкә яраклы барлык халыкның 7,6 проценты ул. Океан артында 2007 елның декабрендә үк башланган әлеге кризисның ахыры исә күренми. Югарыдагы сәясәтчеләр, илдә икътисадый хәл быел гына яхшырмас, дип "юата". Туннельнең икенче башында яктылык сизелә башлаганчыга кадәр кулларны йодрыкка төйнәп, авыр заманны исән-имин кичерергә язсын инде.

 


Гөлгенә ЛОТФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 57 | 31.03.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»