поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.10.2014 Матбугат

Язучы-публицист, журналист Тәлгать Нәҗмиев вафат

Бүгенге бәйрәм көнендә күңелсез хәбәр килеп иреште. Бүген төнлә Саба районының күренекле кешесе, язучы-публицист, озак еллар "Саба таңнары" газетасында мөхәррирлек иткән Тәлгать Самат улы Нәҗмиевның йөрәге тибүдән туктады.

Тәлгать Самат улы Нәҗмиев 1950 елның 1 мартында Татарстанның Кукмара районы Байлангар авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1967 елда шул авыл урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, унҗиде яшьлек егет, күрше Саба районының Шәмәрдән эшчеләр бистәсенә килеп, шундагы промкомбинатның клуб мөдире булып эшкә урнаша. Армия Сафларында хезмәт иткәннән  соң, Саба район башкарма комитетының мәдәният бүлеге карамагындагы автоклуб мөдире булып эшли. 1972-1975 елларда үзе оештырышкан җирле радиотапшырулар үзәген җитәкли. Шул елларда Т.Нәҗмиев читтән торып укып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
 
1981 елдан 2008 елга кадәр (барлыгы 27 ел) Тәлгат Нәҗмиев район газетасына баш мөхәррире була. Тәлгат Самат улы эшләгән чорда моңа кадәр “Кызыл Байрак” дип аталган газетаның исеме “Саба таңнары” дип үзгәртелә.
 
2008 елда Тәлгать Самат улы сәламәтлеге какшау сәбәпле “Саба таңнары” җитәкчелегеннән китә. Әмма иҗат белән яшәвен дәвам итә. Аның кулларыннан мөхәррирлек дилбегәләрен кабул итеп алган  Рөстәм Габдерәүф улы Исмәгыйлов сүзләренчә, аның ярдәме һәрдаим сизелә. Лаеклы ялга киткәннән соң да, Тәлгать Нәҗмиевның күпсанлы язмалары «Саба таңнары” битләрендә дөнья күрә. Шулай ук ул  “Мишә дулкыннары” берләшмәсенә икенче сулыш бирә. Язучылар, шагыйрьләрнең яшьләр белән очрашуларын оештыра.  “Өлкәннәр клубы”нда да тыгыз эшчәнлек алып барган.
 
- Тәлгать Саматович кешелеклелек сыйфатлары ягыннан да, алып барган эшчәнлеге ягыннан да гаҗәеп кеше иде. Шаян-тапкыр сүзләре белән һәркемнең кәефен күтәрергә тырыша иде. Гомере буен иҗатка бөтен күңелен биреп яшәде. Соңгы ике айда гына Тәлгать Саматовичның  кәефе китеп, эшчәнлектән читләште, - ди Рөстәм Исмәгыйлов.
 
Тәлгат Нәҗмиев киң даирә укучыларга публицистик язмалары һәм мәзәк жанрындагы кыска хикәяләре белән мәгълүм. Ул — Саба районының күренекле шәхесләре, алтын куллы һөнәр ияләре, шушы төбәктән чыккан язучылар, сәнгать һәм фән эшлеклеләре турында язган күпсанлы очерклар, каләмдәшләре Мәгъсүм Хуҗин, Мөнир Абдуллиннар белән хезмәттәшлектә иҗат иткән районның үткәнен һәм бүгенгесен яктырткан тарихи-публицистик китаплар авторы.
 
Журналистика өлкәсендәге уңышлары һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Тәлгат Нәҗмиев 1990 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була. Ул Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге һәм «Бәллүр каләм» призы иясе. Т.Нәҗмиев — 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
 
Мәрхүм белән хушлашу бүген сәгать 14.00 сәгатькә билгеләнгән. Урыны ожмахта булсын. Ходай гаиләсенә сабырлыклар бирсен.

---
Интертат.ру
№ --- | 04.10.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»