поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.10.2014 Дин

Картайган, аз белемле имамнарга гына таяну дөресме?

“Нур” мәдрәсәсенең 10 еллык эшчәнлегенә багышлап, Самараның Җәмигъ мәчетендә “Рух һәм мәгариф: максатлар һәм бурычлар бердәмлеге. Тәҗрибә һәм алга таба үсеш мөмкинлекләре”, дип аталган фәнни-практик конференция үткәрелде. Аны Самара өлкәсе губернаторы администрациясе ярдәмендә Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте оештырды.

Мондый чаралар һәрвакыттагыча Коръән укудан башланып китә. Бу юлы да шулай булды. Җыелучыларны - региональ дәүләт хакимияте органнарын, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен, өлкә һәм күрше регионнарның дин әһелләрен, фән, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләрен, мәдрәсә мөгәллимнәрен һәм шәкертләрне, губернаторыбыз исеменнән өлкә администрациясенең җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе баш консультанты Роман Кирсанов, Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте баш казые, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин котлады.

Ислам мәгарифе һәм традицион исламны ничек итеп саклап калу, аны үстерү, татарның зыялы уллары Фатыйх Мортазин, Мәхмүт Баишев, җәдитчелек хәрәкәте турында мәгълүматларны Мәскәү педагогия институтының Самара филиалы проректоры Юлия Гусева җиткерде.

Мәдрәсәнең ректоры Али хәзрәт Сөләйманов үзенең чыгышында биредә көндезге һәм кичке уку бүлекләре барлыгын, ә ял көннәрендә балалар һәм өлкәннәргә дин дәресләре укытылуы турында сөйләде.

Гомум алганда, мәдрәсәдә ел әйләнәсендә 300дән артык кеше дин белемен арттыра икән. Елына ике мәртәбә 60лап имам һәм мәзиннәр махсус курсларда укыйлар. Мәдрәсә үткәргән җәйге укуларда 100 - 150шәр бала шөгыльләнә.

Бүгенге көндә көндезләрен мәдрәсәдә даими рәвештә 15ләп яшүсмер дин белеме ала. Аларның кайберәүләре берүк вакытта Самараның төрле колледжларында, техникумнарында да укыйлар икән әле. Бу начар түгел, әлбәттә. Мәдрәсәдә шәкертләрне бушлай ашаталар, яшәүләре дә бушка. Ике җирдә укыгач, уку йортларын тәмамлагач, кулларына дин буенча да, дөньяви һөнәрлек буенча да дипломнар алу мөмкинлеге бар.

Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин фикеренчә, бу эш зур игътибарга лаек. Әгәр мәдрәсәнең үзендә дә шәкертләрне дөньяви белемнәргә укыту хәл ителсә, начар булмас иде, билгеле. Тик әлегә моның өчен биредә квалификацияле укытучылар да, аларга хезмәт хакын түләргә акча да юк. Моның өчен мәдрәсәне фән һәм мәгариф министрлыгының гомум белем бирү системасына кертү зарури.

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мәдрәсә шәкертләренә психологик тәрбия бирү җитмәвенә борчыла.

- Алардан: “Нигә мәдрәсәгә укырга килдең?” - дип сорасаң, кайберәүләре күз дә йоммыйча: “Мөфти буласыбыз килә”, - дип җавап бирәләр. Ә авыл мәчетләреннән практикадан кайткач, ул шәкертләрнең биштән берсе мәдрәсәне ташлап китә”, - дип ачынып сөйли Җәлил хәзрәт.

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте каршында эшләп килүче Уфа Ислам университеты ректоры Ринат хәзрәт Раев Башкортстанда 120ләп имам җитешмәве турында әйтеп үтте. Ислам мәгарифе таркалу хәлендә. Уку-укыту, тәрбияви программаларның юклыгы эш барышында яңадан-яңа аңлашылмаучанлыклар китереп чыгара.

- Самара мәчетләренә йөрүчеләрнең күпчелеге дагстан, чечен, үзбәк, таҗик, кыргыз милләтләреннән. Аз санлы татар белән күп санлы чит яклардан килгән мөселманнар арасында ыгы-зыгылар, аңлашылмаучанлыклар чыккалап тора, - дип сөйләде Самара өлкә мәгариф һәм фән министрлыгының уку-укыту программаларын тормышка ашыру идарәсенең әйдәп баручы белгече, тарих фәннәре кандидаты Дамир Гатин.

- Исламиятнең мәгариф системасы православиенеке белән чагыштырганда, шактый артка калган, - диде ул. - Самара епархиясе төрледән-төрле, яңадан-яңа темаларга багышлап конференцияләр үткәрә. Нигә Ислам дине әһелләренә дә рус телле аудиторияләргә Ислам дине турында тәфсилләп сөйләмәскә, массакүләм мәгълүмат чараларында халык арасында аңлату-тәрбия эшләрен җәелдереп җибәрмәскә? Нигә Самараның Ислам дине әһелләре хәзерге көнгә кадәр православие руханилары кебек күпкырлы фәнни эшчәнлек алып бармыйлар?!

Мин Али хәзрәт Сөләйманов әйткән фикерләр белән тулысынча килешәм. Чынлап та, бүгенге шартларда дин әһелләребезнең югары белемле ораторлар булуыннан бик күп нәрсә тора. Имамның чыгышы халык арасында һәрвакытта да үрнәк булырга тиеш.

Кызганыч ки, авыл җирләрендә мәчетләребездә бүгенгә 70 - 80 яшенә җиткән олы яшьтәге абзыйлар имамлык итә. Олы муллаларга алмашка килердәй яшь белгечләр юк.

Мәдрәсәләрдә укыган яшь имамнар арасында авыл мәчетләренә эшкә барырга теләүчеләр аз. Сәбәбе - имамга түләргә акча булмавы, социаль яклау, фатир юклыгы. Ә садака акчасына гына яшәү мөмкин түгел. Шуңа күрә мәдрәсәләрдә яшьләрне дин гыйлеменә укыту белән беррәттән аларга киләчәктә эшләү өчен тиешле шартлар тудыру турында да уйларга кирәк. Бу Диния нәзарәтләренең һәм дәүләтнең уртак эше булырга тиеш.

Элегрәк авылларда 3 - 4 балалы гаиләләр - гадәти күренеш иде. Хәзер исә аларның саны 1 - 2 баладан артмый. Ә кайбер гаиләләрдә балалар бөтенләй юк. Икенче күңелсез күренеш - татар белән башкортларның дингә тартылу көче кимегәннән кими, дини акыллары зәгыйфләнгәннән зәгыйфләнә бара. Ә менә чит-ят яклардан күчеп килгән мөселман халыкларында бөтенләй киресенчә - ислам диненә тартылу көче үскәннән үсә бара. Бу хәлне ничек аңларга соң? Киләчәктә татар имамнары кәнәфиенә мәчетләребездә таҗиклар, үзбәкләр, дагстанлылар менеп утырмаслар дисезме? Мөселман булып йокларга яткан татар, иртән уянганчы, мөселман түгел адәмгә әйләнеп китмәсме?

Конференция барышында Җәмигъ мәчете мәхәлләсе рәисе Җәүдәт Шәрапов бер шатлыклы хәбәр дә җиткерде. Быелдан башлап, Җәмигъ мәчете бинасы янында 60 балага исәпләнгән мөселман балалар бакчасын һәм татар милли-мәдәни үзәге биналарын төзү эшләре башланачак икән.

Конференциядә тагын бер матур мизгел булып алды. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизовның дүртенче баласы туган һәм аңа Ибраһим исеме биргәннәр. Дамир Гатин өлкәбезнең мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән Радик Газизовны кайнар котлап, кыйммәтле бүләк тә тапшырды.

Фәнни-практик конференция тәмамланып, мәчет бинасыннан чыгып барганда башыма мондыйрак уй килде: яшүсмерләрнең мәдрәсәдә укырга зур теләк белдермәүләрен, укырга кергәннәренең дә укуларын ташлап чыгып китүләрен нәрсә белән аңлатып була икән соң? Җыеп әйткәндә, авыл, шәһәр җирлекләрендә балаларның кимүе, яңа эшли башлаган имамнарның хезмәт хакы яшәү минимумыннан да түбәнрәк булуы, мәдрәсәләребездә психологик тәрбиянең түбән дәрәҗәдә я бөтенләй булмавы, бердәм уку-укыту, тәрбияви программаларның булмавы, телевидениедә мөселманнарга карата тискәре юнәлештәге программа алып барылуы моңа ачык дәлил түгелме? Димәк, бу проблемалар өстендә ныгытыбрак эшләргә кирәк. Бу конференция нәкъ шуны ачык итеп күрсәтте дә бит инде.

Мәдрәсәләребез булганда, анда дин әһелләре әзерләнгәндә, элеккечә, дини эшләрне алып баруда картайган, аз белемле имамнарга гына таяну, әлбәттә, дөрес түгел.
Конференциядә күтәрелгән мәсьәләләргә кагылышлы кайбер фикерләр:

Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВ, Сызран шәһәре, Сызран һәм Шигон районнары мөселманнарының имам-мөхтәсибе, ахун:

- Бик файдалы һәм актуаль конференция булды бу. Бигрәк тә Дамир Гатинның төгәл, аргументлы чыгышы ошады. Бүген иң зур проблема – авылларда дини кадрлар җитешмәве (авыл мәхәлләләрендә яшь имамнарга хезмәт хакына гына түгел, коммуналь түләүләргә дә акча юк), ә без шәһәрләрдә артык тәкәббер проектлар корабыз, әлеге вакытта бәлки кирәге дә булмаган эшләргә миллионлаган сум акча түгәбез.

Тамагы тук ач кешене аңламый, диләр бит. Шулай ук без дә авыл мәхәлләләрендә эшләр ничек барганын белмибез дә, белергә дә теләмибез. Безнең “акбай” иганәчеләребез үз авылларындагы яшь имамнарга һәм Ислам мөгәллимнәренә аз булса да ярдәм күрсәтә алалар бит. Мондый очраклар әлегә еш очрамаса да, өлкәбездә булгалый.

Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТ-КӘРИМ, Камышлы һәм Кләүле районнары мөселманнарының имам-мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы мәчете имамы:

- Мөхтәрәм Илгизәр хәзрәтнең сүзләре белән тулысынча килешәм. Бездә, Татарстан Республикасындагы кебек, авылларга эшкә кайткан яшь имамнарга грантлар бирә башламыйча, авыл мәхәлләләренә кайтырга теләүче мәдрәсәдә укып чыккан яшь дин әһелләре булмастыр ахыры.

Үз вакытында мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин: “Мәхәллә имамны үзе тәэмин итәргә тиеш”, - дип әйтә торган иде. Ләкин бу революциягә кадәр генә шулай булган диләр. Хәзер күпләр диннән ераклашты, аларга нык кирәк булганда гына: никах укырга (кеше сөйләүдән куркып) яисә якыннары бакыйлыкка киткәндә генә дин әһелләрен чакыралар. Бу йолаларны укымышлы яшь имаммы, әллә үзлегеннән өйрәнгән авыл карты үткәрәме – аларга барыбер.

Быел Казанда үткән “Милли үзенчәлек һәм дин” дип аталган Бөтенроссия дин әһелләре җыелышында “Мәдәни Җомга” газетасының мөхәррире чыгыш ясап, яшь имамнарга төрле яктан ярдәм күрсәтергә кирәклеген әйтте. Бу вакытта безнең кайбер мөфтиләребез авызларын ерып, аның сүзләреннән көлеп утырдылар, чөнки без аларга кирәкмибез. Ә бит һәркайсысы һәрвакыт кадрлар җитешмәве турында сөйли. Кешеләр күп урыннарда мәһабәт гыйбадәтханәләр төзеп тә, анда намаз укырга өйрәтүче булмау - ахырзаман якынлашуының билгесе түгелме?
Күп җирләрдә мәчет булган өстенә анда йөрүче кеше, хезмәт итәргә имамнарыбыз юк. Ни дә булса төзегәнче, безгә ул кирәкме-юкмы, исраф кына булмасмы, дип уйларга өйрәнергә кирәк. Безгә барысы өчен дә Аллаһыбыз алдында җавап бирергә кирәк булачак бит әле, бу турыда да онытмасак иде.

Югарыдагы фотода
: Дамир ГАТИН чыгыш ясый.

Конференция президиумында Вагыйз хәзрәт ЯРУЛЛИН (уңнан сулга), Али хәзрәт СӨЛӘЙМАНОВ, Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН, Роман КИРСАНОВ, Ринат хәзрәт РАЕВ.
 


Исхак АПАНАЕВ
Бердәмлек
№ 40 | 04.10.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»