поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.10.2014 Җәмгыять

Марсель Галиев: “Үземнән шактый түбән кешеләргә буйсына алмыйм”

Кукраеп йөргәнгәме, әдип Марсель Галиевның кушаматы – “купык”. “Кыланчык, мактанчык, үзен бөеккә саный”, – дип тә әйтәләр аның турында. Айдар Хәлим исә: “Үзенә соклана”, – ди.

– Марсель абый, сезнең: “Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Кәрим Тинчуриннарның кайбер әсәрләрен чүплеккә ыргытырга кирәк”, – дигән сүзегезне ишеткәнем бар. Кайсы әсәрләрен күздә тотасыз?

– Галимҗан Ибраһимовның “Адәмнәр”е... Дөньяда кеше ашаулар бик күп булган ул. Коточкыч ачлык килгәч адәм баласы әллә нинди хәлләргә юлыга. Әмма беркайчан да аны культ итеп күтәрергә кирәкми. Аны “Менә татар нишләгән” дип күтәреп чыгарга мөмкиннәр.

Мәҗит Гафуриның “Кара йөзләр”ендәге вакыйга да типик хәл булмаган. Ниндидер бер караңгы авылда егет белән кызга бәйләнеп, аларны шундый хәлгә китергәннәрдер.

– Бу әсәр заказ буенча язылган дип тә әйтәләр...


– Бу – безнең милләтне каралта, аны коточкыч явыз, кара, ямьсез, надан тормышта яшәүче халык итеп күрсәтә торган әсәр.

Кәрим Тинчуринның “Казан сөлгесе” – дин тотудан, мәчеттән пычрак рәвештә көлеп язылган әсәр. Әдип үзе исән булса, ул әсәрен күптән оялып чүплеккә ташлар иде. Классикларның һәр салган йомыркасы алтын түгел. Язарга тотынганда безгә әз генә уйланырга кирәк, барамы бу, юкмы? Алар бит Сорбонна университетын бетермәгән, бөтен әсәрләре эстетик югарылыкта булган дип әйтә алмыйм.

– Сезне беркайда да эшләми, ирекле рәссам диләр.


– Мин газета-журналларда әзрәк эшләп алдым. Әмма үземнән шактый түбән санаган кешегә буйсына алмыйм. Белеме, интеллекты сай кешеләргә буйсынып, юк-бар хезмәт хакына йөргәнче... Гомер буе үз-үземә эшләдем, үз-үземә генә буйсынырга тырыштым.

– “Казан утлары”ннан: “Равил, бу акчага үзең эшлә”, – дип киткәнсез, дип сөйлиләр.


– Нәрсә дип әйткәнемне хәтерләмим, әмма аның өстәленә ниндидер язу куйганымны хәтерлим: “Мин киттем” дип язмадым микән?

– Ник киттегез?


– Буйсынасы килмәде. Тормышта үзең теләмәгән буйсынулар да күп. Хөкүмәткә буйсынабыз, троллейбуска кердең – йөртүчегә, поездга утырдың – машинистка буйсынасың. Кеше болай да буйсынулар чолганышында яши.

– Эротик бәетләр иҗат итәсез дип ишеттем?


– Юк. Кызыклы эротик циклларны Ренат Харис язды. Заманында партиягә бирелгәнлек, большевикларны, Ленинны ярату турында язылган шигырьләре дә бәлки сәяси эротикага карыйдыр.

– Сезне дә бит Коммунистлар партиясенә әгъза булып кергән, диләр.


– Әйе. Әгъза булмагач, җыелышка кертмиләр иде. Ә миңа трибуна кирәк. Эчтән торып аңлагач, җиде айдан хушлаштым мин партия белән. Үзем белән 30га якын язучыны да алып чыктым. Арадан берәү икеләнеп тора иде, “Горбачевның бәдрәфендәге япон телевизоры синең 40 ел түләгән взнос акчаңа алынган” дигәч, авызын ачып шактый торды да... ризалашты.

– Язучылар оешмасында 300дән артык язучы бар диләр, сез моңа ничек карыйсыз?


– Һәр язучы – әгъза, әмма һәр әгъза язучы түгел!

– Сездә чибәр хатын-кызларны гашыйк итә белү таланты бар диләр. Сере нәрсәдә?

– Минем яшьтә...

– Бик яшь күренәсез.


– Әйе. Туфан Миңнуллинның сүзе бар бит: “Яшь кешегә син яшь күренәсең, димиләр”, ди ул. Димәк...

– Сез чыннан да 1946 елгымы?

– Әйе.

– Сез кырык яше дә тулмаган ир-егетләр кебек... мәхәббәттә...


– Мәхәббәт бит ул яшьлеккә хас могҗиза, ә безнең яшьтә уңайсызрак. Эчтә әллә нинди җүләрлекләр булса да аларны тышка чыгара алмыйсың, чөнки эчтәлек белән форма, тышкы рәвеш, килешеп бетми.

– Һәр көнне язасызмы?


– Язучы һәр көнне язарга тиеш, ләкин мин ул кагыйдәне үти алмадым. Көн саен язучыларга сокланам. Көндәлек яза алмавыма үкенәм.

– Фәнис Яруллинның көндәлекләрен укыдыгызмы? Көндәлек шулай булырга тиешме? Бу көндәлек кешене каралтуга корылмаганмы? Гомәр Бәширов көндәлекләре алай түгел бит...


– Авыру кешенең үз психологиясе. Аны мин гаепли алмыйм. Ул шулай күргән, алдап язмаган бит, дөресен язган. Һәркем көндәлекне үзенчә, үзе күргәнчә, үз биеклегеннән торып яза. Гариф Ахуновныкын иң кызыксыз көндәлекләр дип ышанып әйтә алам, кайбер җирләрен укыткалый иде. Көндәлектә анализ, фикер, шул көннең берәр хикмәте булырга тиеш. “Фәлән-төгән эшләдем, юынып кердем”нәрне көндәлеккә санамыйм.

– Язучыларга “Бу әсәрең кызыксыз булган”, дип турысын әйтә аласызмы?


– Студент вакытта мин бик усал идем. Кешене бетереп ташларга мөмкин идем. Аннары аңладым, кешегә алай ук авыр сүз әйтергә ярамый икән. Хәзер, олыгайгач, фәкать дөресен генә әйтәсе килә, шундый чор килде. Ә болай кулъязма биргәннәре юк, хәзер һәр кеше үзе укый бит. Кемгәдер авторитет, тәҗрибәле кеше итеп карап аңа ниндидер әсәр бирү гадәте бетте хәзер. Шуңа күрә әдәбиятның сыйфаты көннән-көн төшә бара. Яшьләр бөтен нәрсәне беләбез дип уйлый, әмма карыйм, “беләмлекләре” шактый чамалы.

– Сезне төп башына утыртканнары булдымы?


– Төрлесе булды, ләкин аларны хәтердә тотып, саклап, эчтән сызланып, кемгәдер үпкәләп йөргәнем юк. Кешене сызам икән – сызам, аңа үчләнеп йөрмим, бүтән мин ул кешегә әйләнеп кайтмыйм, шул гына.

– Исәнләшмисез дәме?


– Исәнләшмәгән кешеләрем бар, ләкин ул үземнең яшьтәшләр, дуслар арасыннан түгел. Андый кешеләргә аптырый идем. Сибгат Хәким белән Нәби Дәүли исәнләшмиләр, кул бирешмиләр иде. Сәбәбе дә бәләкәй: дачадагы җир, хатыннары аркасында. Беренче мәртәбә кул бирешмәү үземдә 50 яшьтән соң башланды. Шундый ситуация килеп чыга: кеше белән кул бирешеп булмый, аны берничек аңлата алмыйм, ул матур әйбер дә түгел. Беркайчан да кичерелми торган кешеләр бар.

– Дошманнарыгыз белән бергә эшләргә туры килсә нинди тактика кулланасыз?


– Нинди дошман ул тагын?! Лаеклы дошманнары да юк бит аның. Кешеләрдә хөсетлек бик көчле. Татарда гына түгел, руста да шулай. Мәскәүдә руслар белән укыдым. Алар ул мәсьәләдә бездән дә әшәкерәк иде. Без үзебезне генә көнчел халык дип йөрибез, бөтен халык охшаш. Кешенең табигате шулай – көнләшү Ходайдан бирелгән хикмәт.

– Беренче мәхәббәтегезне күрәсегез киләме, әбидер инде ул хәзер?


– Кайтып күрәсе килү дигән теләк мине куркыта. Наҗар Нәҗми: “35 ел буе бер кыз белән хат алыштым”, – дип сөйләгән иде. “Ниһаять, шуны күрергә барам”, – ди... “Бәлки бармассыз, ялгышмыйсызмы барып?” – дим. “Син нәрсә, мин аны күрергә гомер бу хыялландым”, – ди. Китте. Икенче көнне күрәм – канаты сынган, шулхәтле күңелсез. “Син дөрес әйткәнсең икән, бармаска кирәк булган”, – диде. Шул хәл гел хәтердә тора. Беренче мәхәббәтеңне күрергә ярамый, ул синең хыялыңда гына яшәргә тиеш. Төшләреңдә дә син аны фәкать яшь итеп кенә күрәсең.

– Сүз сәнгатенә килеп керү нидән башланды?


– Сагынудан. Армиядә вакытта туган якны сагына башладым. Хәтта, сыңар кулыңны кистерсәң, кайтарабыз дигәнгә риза булыр хәлгә җиттем. Шул чорда ниндидер алама гына шигырьләр туа башлады.

Марсель Галиевның балачактагы хыялы чынга ашмаган. Офицер, инженер, рәссам булырга хыяллана ул. Офицерлар гайрәтен чигерә, инженерлыктан теләге сүнә, рәссам булу өчен укырга соңга калган булып чыга.



 


ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»