• 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 27.04 "Зәйтүнәкәй" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 06.05 "Кайнар" концерт (6+), Болгар радиосы, 18.30 сәг.
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Продаю комнату в коммунальной квартире, которая расположена по адресу: Казань, пр-т Ибрагимова, 37. Общ. площадью 13 кв.м.На 2/5эт. Входная дверь в комнату металлическая, пластиковые окна, на полу ламинат.Кухня, туалет, душ в коридоре с отдельным входом. В квартире сделан косметический ремонт.Доброжелательные соседи. Месторасположение комнаты очень удобная , развитая инфраструктура, всё в шаговой доступности(магазины,школы,аптеки). Во дворе детские сады, детская площадка, парковка своя. Отличная транспортная развязка, откуда можно добраться до любой точки Казани. Метро "Яшьлек" в 5 минутах пешим ходом. Автобусная остановка рядом. Парк Победы рядом. ТЦ Парк Хаус, Тандем, ДК Химиков, московский рынок всё в шаговой доступности.Тел.89274000105
  • Зеленодольский районы Большие кургузи 20 сутый жир арендага бирэм.шулай УК ялгыз яки Бер кызы булган моселман хатын кызы кирэк .ойдэ торырга 89600696970
  • Сниму гостинку или 1 комнатную квартиру в советском или приволжском районе,до 15т всё включено.89274234089
  • Требуются стропальщик и разнорабочий. Актаныш. Тел. 89376209888
  • Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча урнашкан булмэгэ, иптэшкэ бер ир-егет кертэм. 89274433797.
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131

 
 

 
Архив
 

               

04.10.2014 Мәдәният

Тинчурин театры артисткасы Гөлназ Нәүмәтова: “Аяк астым тулы маҗара!” (ФОТО)

Гөлназ белән сөйләшүебез Туфан абый Миңнуллин әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Төш” спектакленнән башланды. Башкача булуы мөмкин дә түгел — әлеге әсәрне караган тамашачы төп героиня язмышын сәхнәдә шулкадәр югары осталыкта башкарган Гөлназга битараф кала алмый! Мин дә шулар арасында! Спектакльдән соң өч көн тәэсирләрдән айный алмый йөрдем!

Гөлназ белән беренче тапкыр гәп коруыбызга ун елга якын вакыт үткән. Ун ел эчендә Гөлназның шәхси һәм сәхнә тормышында әллә никадәр үзгәрешләр...

— Театрга килгән мизгелләр истәме, Гөлназ?


— Аны режиссерыбыз Рәшит Заһидуллин бик еш искә төшерә. Миннән, җырлый беләсеңме, дип сорый икән, мин “белмәсәм дә өйрәнәм!” дим. Бии беләсеңме, дип сорый, мин “кирәк икән, өйрәнәм!” дим. Ә иң соңыннан: “Сез театрга алганда буйга карамыйсызмы?” — дип сорап куйганмын. Гомерем буе үземнең кечкенәлегемнән оялдым. Сәхнәгә менәргә дә шул буем комачаулар дип курыкканмындыр инде. Режиссерыбызның җавап итеп анекдот сөйләгәне истә: ике кирпеч очып бара икән, берсе икенчесеннән: “Кая очасың?” — дип сорый. Икенчесе исә: “Миңа барыбер, яхшы кеше генә эләксен”, — дип әйтә ди...

— Театрга килү белән үк рольләргә кытлык кичермәдең. Бу коллективта көнләшү уятмадымы?


— Бәлки булгандыр. Әмма интригалардан һәрчак читтә кала белдем. Өлкән буын артистлардан: “Коллективта үзеңне бик дөрес тотасың!” — дигән фикер ишеткәнем булды. Режиссер әйткәнне төгәл үтәргә тырышам. “Гөлназ, ә менә болайрак булдыра аласыңмы?” — дип сынаган Рәшит Муллагали улы каршында сынатмаска тырыштым. Үземдә ниндидер кабатланмас сәләт бардыр дип исәпләмим бит. Мин кирәкле вакытта кирәкле театрга килгән кеше генә...

— Ә үзе исән чакта “Төш” спектаклен килеп караган Туфан абый Миңнуллин башка фикердә булган диләр?


— 2012 елның мартында сәхнәләштердек без бу әсәрне. Туфан абый берничә тапкыр килеп карады. Спектакльдән соң Рәшит Муллагали улына: “Син минем өчен иң гениаль режиссер!” — диде. Ә миңа: “Ничек уйнап чыктың син моны! Йөрәгеңне саклый күр, берүк!” — дигәне хәтергә уелып калды. Бөтен йөрәгемне биреп уйнавымны сизгән, димәк!

— Ә бу спектакль синең, чынлап та, рухый һәм һөнәри яктан бик зур үсешеңне чагылдыра бит!


— Бу әсәргә бик рәхмәтлемен! Шушы роль мине тамашачыга танытты, дисәм дә хаталанмам. Бер гаилә мисалында әллә никадәр проблема чагылдырган: яшь, бәхетле кыз образыннан башлап, кысыр калган хатынның үз-үзенә урын таба алмый сектанткага әйләнүе, инде алай да тормыш яме калмагач, эчүгә сабышуы, бомжга әйләнеү... Артистны да, тамашачыны да тетрәндерә.

— Ә образга кергәндә иң авыр момент нинди, Гөлназ?


— Партнерыңа гашыйк булу! Сәхнәдә иремне Илфак Хафизов дигән гаять талантлы егет уйный. Без анда бер җан, бер тән булып яшәргә тиеш. Башта менә шул якынлыкка килә алмый чиләндем: “Гөлназ, кара инде, нинди чибәр егет!” — дип үз-үземне үгетли идем. Аннан ничектер образга кердем: сәхнәдә мин чып-чынлап аның хатыны — аңа сыенам да бетәм!

— Үз партнерыңа гашыйк булумы бу? Әллә тормышта гашыйклык халәтеңне сәхнәдә чагылдырумы?


— Дөрестән дә, образга керүем гашыйк булуым белән тәңгәл килде. Ләкин Илфакка түгел! Илфак өйләнгән, тәрбияле егет. Миңа да кеше өлеше кирәк түгел! Көтмәгәндә-уйламаганда, миңа бик якын кеше барлыкка килде. Шулкадәр рәхәт, җайлы аның янәшәсендә!..

— Ә рухый үсешкә китергән язмышың?


— Шәхси тормышым турында сөйләгәнем юк иде... Ирем белән бала тууга аерылыштык. Бала алдындагы җаваплылыктан курыктымы? Белмим... Хәер, башта ук икебез ике төрле кеше идек шикелле. Очрашып йөргәндә үк күп тапкыр сүзгә килдек. “Синең өчен иң мөһиме — сәхнә!” — дип үпкәли иде. Өйдә хатын-кыз эшен бик яратып башкардым, “синең кебек пешерә белүче юк!” дип мактый иде ирем. Тик шундук үзе: “Син бит итәк кигән ир-ат”, — дип күңелне төшерә иде. Инде авырга узгач, үз-үземне театрдан китәргә әзерли башлаган идем. Сәхнәгә башка чыга алмам кебек иде. Кияүдә булсам, мин бу “Төш” спектаклендәге Елена образын беркайчан уйный алмас идем... Тик безнең аерылышу барысын да башка эздән алып китте... Ярату көчле иде: ул да, мин дә аерылышуны авыр кичердек. Ләкин тынны кыса торган бу мәхәббәттән арынырга кирәк иде!..

— Ә бу тәҗрибәдән нинди нәтиҗәләр ясадың соң?


— Бу тормыш тәҗрибәсе өчен барыбыр язмышыма һәм иремә рәхмәтле: минем бит хәзер тормышымда иң кадерле кешем — улым бар! Әмирхан туганчы театрга табынып яшәгән кеше бит мин. Ә хәзер иң беренче урында — улым! Сәхнә тормышын сайлаганга үкенмисеңме, дип сорыйсың киләме? Юк! Театр юлын сайлавымны белгәч, мине табиб итеп күрергә теләгән әнием дә, инглиз телен камил белгәнгә, тел белгече булып китүемне теләгән әти дә, икесе беравыздан: “Нәрсәгә ул сиңа сәхнә?!” — дигән иде. Ә хәзер сөенеп туя алмыйлар! Һәр премьерама йөриләр. Алай гына да түгел, бала үстергәндә алар минем “ашыгыч ярдәм”ем. Рәхмәт аларга!

— Үзеңнең һәм Әмирханыңның балачагын чагыштырып карасаң, никадәр аерма табасың, Гөлназ?


— Аерма җир белән күк арасы кебек! Мин бик тыныч идем. Гаиләдә бер генә бала булгангамы, әни минем өчен бик курыкты, беркая җибәрмәде. Ә мин ялгызлыктан бик күп уйлана идем: бөтен кылган ялгышлыкларым шул күп уйлануым нәтиҗәсе булды бугай (көлешәбез). Мин бәләкәй чакта бер марҗа әбидә фатирда тордык. Аның үз баласы үлгән дә, мине бик якын итә иде, балалар бакчасына да җибәрми кала иде күп вакыт. Санарга да, укырга да өйрәтте ул мине мич башында. Аның өендә әбиләрчә күпертеп җыелган урын-җирле биек ике карават бар иде. Әле дә хәтеремдә: “Мин монда мәтәлчек атып карасам, егылырмын микән?” — дип уйлыйм. Мәтәлчек атып карыйм, идәнгә тәгәрәп төшәм. Инде бер егылгач, сабак аласы да бит, юк инде... “Икенче караватта мәтәлчек атсам да егылам микән инде мин?” — дигән уй тынгы бирми. Анысыннан да мәтәлеп төшәм. Була бит инде шундый кешеләр: тынгысыз да түгел, тәртипсез дә түгел, ә аяк асты тулы маҗара. Менә мин нәкъ шундый инде! Кияүгә дә күзем томаланып түгел, тукта, чыгып карыйм әле, бәлки, ирем яши-яши үзгәрер, дип чыктым...

Әмирхан нәкъ киресе: аның белән бер минут та тынгы юк — давыл ул! Мин аның белән футбол да тибәм, көрәшле дә уйныйм! Әни дә арадыр аның белән. Мин көлеп: “Әй, әни, ярый әле Әмирхан бар, сиңа картаерга да вакыт юк”, — дим.

— Әтисен җитәкләп бакчага килгән балаларны күреп, Әмирхан бернинди сорау да бирмиме?


— Юк! Аның акыллылыгына шаккатмалы. Бер вакыйга гел хәтердә яңара: сумкамнан әйберемне урладылар. Әй, гарьләнеп еладым инде шунда. Әмирхан килеп кочаклап алды да: “Әнием, елама! Ярый әле синең мин бар, әйеме?” — дип юатты! Аңа бит әле ул чакта 3 яшь тә тулмаган иде. Әтисен дә таптырганы юк. “Минем дәү әтием — папулям бар бит”, — дип җибәрә! Бу минем әти була инде. Ә баксаң, бу зур йөрәкле кеше үз әтием дә түгел бит! Кечкенә чагымда әнием белән әтием аерылышты, ә үги әтием бик тиз хөрмәтемне яулады. Башка балалар үз әтиләреннән күрмәгән игътибарны күрдем мин аннан! Михаил абый булып гаиләбезгә килеп кергән үги әтиемә бик тиз “әти” дип дәшә башладым. Ул дәрес тә әзерләшә, үзе белән ияртеп балыкка да алып китә иде! Түбән сыйныфларда мәктәптән каршы алганда мине гел җилкәсенә утыртып алып кайта иде әти. Аннары җәяү кайтырга ияләнү авыр булды хәтта (көлешәбез). Әни гаиләгә кертергә икеләнгән иде аны, минем: “Әни, калсын инде бездә, китмәсен!” — диюемә каршы килмәде. Хәзер дә әнигә: “Синең бәхеттән генә түгел, минем бәхеттән туган кеше инде ул әти!” — дим.

— Бүген янәшәңдәге егетне Әмирхан белән икегезнеке генә булган дөньяга кертер идеңме?

— Берни юрамыйм. Бөтен теләк ир-аттан башланырга тиеш! Аның күңелендә шик-шөбһә бар, икеләнә икән, мәҗбүри аның язмышына әйләнергә җыенмыйм! Ничек кинәт кенә тормышына килеп кергәнмен, шулай тиз генә эреп юкка да чыгармын...

— Ә ялгыз килеш тормыш сөйрәве җиңел түгелдер бит?..


— Мин — җаным-тәнем белән театрга тугры кеше! Алай да... Икеләнми әйтә алам: хатын-кыз бәхете — гаиләдә! Бүген матди яктан гаиләмне тәэмин итәр өчен кая чакыралар, шунда йөгереп барам: телевидениедә балалар өчен тапшыру да эшлим, балалар бакчасында театр түгәрәге алып барам, “выездной” ЗАГСлардан да баш тартмыйм, концерт-кичәләр алып барырга да җитешәм. Тик болар барысы да театрдан азат вакытта гына. Сәхнәгә хилафлык китереп, башка эшкә алынганым юк! Үз теләгем белән театрдан беркайчан баш тарта алмыйм. Ә сайлау алдына куйсалар... Белмим. Чынлап яраткан кеше алай эшләр микән? Хәер, күрәчәкне белеп булмый инде!..

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22
 


Эльмира ҖӘЛИЛОВА
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar