поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.03.2009 Җәмгыять

СӨЕМБИКӘ МАНАРАСЫ АВАЧАКМЫ?

Казан шәһәренең горурлыгы булган Сөембикә манарасы хакында бик күп сүз сөйләнде. Шулай да, ава баручы бу тарихи ядкарь турында без барысын да беләбезме соң? Ул кайчан һәм нинди максаттан төзелгән? Каталогларда, юлкүрсәткечләрдә аның торгызылу вакыты 1645-1650 еллар дип бирелә. Ә данлыклы профессор С.Шпилевский исә, “башня имеет татарское происхоҗдение” дип саный. Татарның данлыклы мәгърифәтчесе Каюм Насыйри, киресенчә, Сөембикә манарасы Казан ханлыгы таркалгач, күзәтү-саклау корылмасы буларак төзелә дип яза.

Олугъ манараның кайчан төзелеүе хакында галимнәребез әле бүген дә бәхәсләшә. География фәннәре кандидаты Фирдәвес ханым Салихова исә, манараны җентекләп өйрәнгәннән соң, үзенең фаразын чыгарган. Галимә белән узган әңгәмәбез нәкъ менә Сөембикә манарасы хакында.

 

- Фирдәвес ханым, Сөембикә манарасының төзелеше, тарихы хакында төрле галим төрле фикердә. Ә Сезнең бу өлкәдәге эзләнүләрегез нинди нәтиҗә бирде?

 

- Манараның төзелеше 1500 елга карый. Бу - документаль дәлилләнгән факт. Россиядә 1852 елны Казанны яулап алуга 300 еллыкны билгеләгәннәр. Шул вакытта бик билгеле галим, Казан университеты профессоры А.Н.Ракович Казанга нисбәтле плакат-картина чыгарган. Анда Казанның иң борынгы архитектура һәйкәлләре салыну вакыты белән бергә күрсәтелгән. Һәм шунда Сөембикә манарасы дип язылган, ә кырыенда “1500 елны төзелгән” дигән язу да тора.

 

- Бер гипотеза буенча, манара итальян проекты нигезендә 1487-90 елларда    Мөхәммәтәмин хан белән кенәз Иван өченче арасындагы мәңгелек тынычлык килешүенә бер истәлек рәвешендә төзелгән дигән фикер әйтелә. Шушы солых нигезендә Бөек Мәскәү кенәзлеге Казан ханлыгына ясак түләүдән мәңгелеккә котыла. Сезнең уйлау буенча, манараны үзебезнең осталар торгызганмы?

 

- Манараны үзебезнең осталар эшләгән. 1500 елда. Манаралар төзү чал тарихка барып тоташа. Борынгы заманнардан бирле манара төзү культурасы камилләшә барган. Татар җирлегендә бик күп архитектура ядкарләре булган. Кала тау дип йөргәннәр аларны. Кала – манараны, тау - мәгәрәне аңлаткан. Андый күзәтү корылмалары халык күп яши торган калаларда, гадәттә калку җирдә - тау башларына салынган. Борынгы мәдәниятебез шундый.

 

- Нинди шартларда төзелгән соң ул?

 

- Әвәл әйткәннәр: килдек тә, манара салдык һәм шәһәр салдык, дип. Кала шәһәрне генә түгел, манара дигәнне дә аңлаткан. Манара төзелгән очракта гына шәһәргә нигез салынган.

 

- Дөньяда безнеке кебек авыш манаралар 40лап исәпләнә диләр. Бөтен Җир шарына билгеле булганы Пиза шәһәрендә, мәсәлән. Ә Россиядә Уралның могҗизаларыннан саналган Невьянский манара бар. Ул манаралар нигә авышкан? Алар ашыгып салынганмы яисә башка сәбәпләре бармы?

 

- Бу өлкәдә мин шактый тикшерүнүләр үткәрдем. Озак еллар ни өчен авышканын өйрәндем. Манараның инженер геологиясен тикшердем. Анда борынгы заманда изге чишмә булган. Борын заманнарда андый манараларны изге җирдә төзегеннәр. Изге чишмәне торбалар сузып, Тайницкий капкасына хәтле агызып төшергәннәр. Шунда су җыелган. Шуңа күрә Тайницкий манараны Су манарасы дип тә атап йөрткәннәр. Шул суны бөтен Кремльгә таратканнар, суүткәргеч эшләгәннәр. Вакытлар узу белән су торбалары тузган, сафтан чыккан. Яңадан су җәелеп, манараның нигезенә зыян салган. Манара ХХ гасырга хәтле авышмаган, ә менә ХХ гасырның башында шуа башлый. Мәсәлән, 1930 елда аның үзәк күчәреннән авышлыгы 1м 28 см тәшкил иткән. Ә хәзерге вакытта ул 2 метр тирәсе.

 

- Сөембикә манарасы аумас микән?

 

- Алла боерса, юк. Фундаментын ныгыткач, ул күчәргә тиеш түгел. Инде чишмәнең дә көче азайгандыр. Манараны күзәтеп, тикшереп торалар. Ул аварга тиеш түгел инде.

 

 

- Данлыклы Пиза манарасыннан да 2 метрга озынрак булган Сөембикә нинди максаттан чыгып төзелде икән?

 

- Манара акыл белән, бик уйлап эшләнгән. Язма китапларда, Казанны алгач, Нургали капкасы дип языла. Янында Нургали мәчете. Ә “Нур Али” дигән сүз борынгы бөтен цивилизацияләрдә, Якын көнчыгышта астрономия обсерваторияләренә бирелә торган исем булган. Аларда йолдызларны, күк җисемнәрен күзәтеп, календарьләр билгеләгәннәр. Кала таулар 3 мең ел элек тә төзелгәннәр. Бөтен Идел буенда чәчелгән алар.

 

- Фирдәүс ханым, манарага Сөембикә исеме кайчан бирелә?

 

- Бу турыда мин «Башня Сююмбики и истоки цивилизации булгаро-татар» дигән китабымда да язып чыктым. Казанга воевода князь Лопухин килгән. Аның кызы Петр1 кияүдә булган. Петр беренче хатынын яратмаган, аны монастырьда тоткан. Лопухин Казанга килгәч, манараны күреп таң кала һәм әйтә: «Бу искиткеч Азиатская башня. Мин аның копиясен үземдә салачакмын (Чиркәү итеп). Кызымны шунда тотам. Минем кызым - патшабикәне хурладылар.Сезнең патшабикәгез дә авыр язмышлы икән. Аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән бу манараны Сөембикә исеме белән атарга кирәк, язмышлары бигрәк охшаган...”.

 

- Безнең милли горурлыгыбыз булган Сөембикә манарасына исемне дә руслар биргән булып чыгамы инде?

 

- Әйе, документларга таянып әйтәм мин моны.

 

Үз эчендә төрле серләр саклаган Сөембикә манарасы хакында төрле риваятьләр яши. Шуларның берсе. Иван Грозный Казан ханлыгының ханбикәсе хакында ишетә. Аның чибәрлегенә гашыйк була. Казан ханбикәсен үзенә алдырырга ниятли һәм Казанны басып алырга килә. Ул Сөембикәне үзенә кияүгә чыгарга үгетли. Патшабикә ризалаша, ләкин үзенең шартын куя, имеш. Җиде көн эчендә биек манара төзергә куша. Явыз Иван җиде көн эчендә Казанда җиде катлы манара төзетә. Мәскәүгә китәр алдыннан патшабикә манарага менеп халкы белән хушлашырга рөхсәт сорый. Һәм манараның өске катына менеп аска ташлана...

 

Менә шул вакыттан башлап әлеге мәһабәт бинаны Сөембикә манарасы дип атап йөртә башлыйлар. Әлбәттә, бу матур бер халык риваяте генә. Ләкин әлеге һәйкәл тарихыбызны бәян итүче Таш китап, һәр татарның йөрәк түрендәге Ватан символы булып кала бирә...

 

P.S. Хөрмәтле укучылар! Сөембикә манарсы хакында сез дә уйлансагыз, рәхим итегез, алар белән уртаклашыгыз.

 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 26.03.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»