поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.10.2014 Мәдәният

Тәнкыйть язу өчен, китап укырга кирәк

Шушы көннәрдә Татарстан язучылар берлегендә «Бүгенге татар матбугатында әдәби тәнкыйтьнең торышы» дигән темага сөйләшү булып узды. Тәнкыйть секциясе җитәкчесе Фәрит Яхин алып барган бу сөйләшүдә күренекле әдәбият галимнәре, тәнкыйтьчеләр, язучылар, шагыйрьләр, филология факультеты студентлары һәм аларның остазлары катнашты.

Тәнкыйтьләү җиңел түгел

Әдәбият дөньясында тәнкыйтьчедән дә отышлырак һөнәр юк. Проза өлкәсендә дә, шигърияттә дә төрле сәбәпләр белән бәйле кризислар, торгынлыклар, ялгыш юнәлешләр булырга мөмкин. Ә тәнкыйтьне андый хәвеф көтми, ул һәрвакыт үз югарылыгында, ул һәрвакыт актуаль. Шуңа күрә тәнкыйтьче беркайчан да эшсез дә калмаячак, ачтан да үлмәячәк. Яхшы әсәр язсалар, ул мактап тамак туйдыра, начар әсәр язсалар – хурлап.

Моңарчы шулайрак уйлый идем. Баксаң, тәнкыйтьче булу да бик җиңел нәрсә түгел һәм аның да үз проблемалары бар икән. Сөйләшүне ачып җибәргән Фәрит Яхин да бүгенге татар матбугатында теге яки бу әсәрне җитди анализлаган язмаларның аз булуын, тәнкыйть дигән нәрсәнең, гадәттә, юбилейлар, истәлекле даталар уңаеннан язылган мәкаләләрдән гыйбарәт икәнен ассызыклап үтте.
 
Аннан соң сөйләгән Нурмөхәммәт Хисамов, сүзенең бисмилласы урынына Кол Гали турында искә төшереп узганнан соң:
 
– Гадәттә, безнең сөйләшүләр татарда тәнкыйть бармы-юкмы?-дигән бәхәскә кайтып кала. Әлбәттә, бар! Шундый зур әдәбиятта тәнкыйть булмый мөмкин түгел, – дип, үз заманының үткен телле, тирән фикерле тәнкыйтьчесе Фәрвәз Миңнуллин турында сөйләп үтте һәм бүгенгеләрне барлап алды. Актив һәм принципиаль тәнкыйтьчеләр исәбендә үз исемнәрен ишеткәч, өстәл артында утырган Әлфәт Закирҗанов белән Равил Рахмани тыйнак кына тамак кырып куйдылар.
 
Әдәбият гыйлемендә чын мәгънәсендә абруй казанган Тәлгать Галиуллин:
 
– Тәнкыйть нәрсә ул? Аның нәрсә икәнен берсе дә белми... – дигәч, барыбыз да елмаешып алдык. Бу сүзләрнең бөтен гомерен шушы өлкәгә багышлаган шәхес авызыннан ишетелүе кызык тоелды. – Әдәбият үскән чакта тәнкыйть тә үз югарылыгында була. Әйтик, егерменче гасыр башында тәнкыйть бик үскән, үткен булган. Кемнәрдер хәтта үзара талашып, дошманлашып та киткәннәр. Бу уңайдан Галимҗан Ибраһимов белән Тукай бәхәсен искә төшерү дә җитә. Ике зур талант иясенең үзара мөнәсәбәтен, шәхси ызгыштан бигрәк, фикерләр, карашлар бәрелеше дип аңларга кирәк. Әгәр бүген тәнкыйть түбән дибез икән, димәк, әдәбиятыбыз да йомшак.
 
Нурмөхәммәт Хисамов тәнкыйть түбән булуның тагын бер сәбәбен ачты:
 
– Иң зур җитешсезлегебез – булган әйберне анализлый белмибез. «Нигә теге юк, нигә бу юк?» – дип дәгъва белдерүдән узалмыйбыз. Юкны таптырганчы, булганын яктыртырга, яктылыкны күрә белергә кирәк. Язганнарыбыз фактологиядән узмый. Концептуальлек җитми. Тәнкыйтьче ул филолог та, философ та, психолог та булырга тиеш.
 
Югарыда телгә алынган терминнарны, әдәбият галиме булмагач, мин бик аңлап җитмәдем. Сүзлектән карарга туры килде. Үзем кебек наданнар өчен аңлатма биреп китәм. Фактология ул һәртөрле фактларны аерым‑аерым тикшереп, бер фикер чыгарырга тырышу. Ә концептуальлекне язучы иҗатын ул яшәгән чор, гомуми әдәбият һәм авторның башка әсәрләре, яшәү рәвеше, тормышка карашы белән берлектә өйрәнү дип аңларга кирәк.
 
Никадәр надан булсаң да, галимнең сүзләре белән килешергә туры килә. Чынлап та, әсәрнең беренче катламында гына яткан ниндидер күренешләр нигезендә ашык‑пошык фикер чыгару өстенлек алып бара. Моны бары тик тәнкыйтьченең җавапсызлыгы белән генә аңлатырга мөмкин.
 
Равил Рахмани әйткәннәр дә шуны куәтли:
 
– Әдәби тәнкыйть язарга телисең икән, язучының иҗат лабораториясенә үтеп керергә тиешсең. Әдәбиятка якын килү өчен тормышны да, эстетика кануннарын да, психологияне дә белергә кирәк...
 
Равил Рахмани язган тәнкыйть мәкаләләрен уку кайчагында әдәби әсәрнең үзенә караганда да кызыклырак, дигән сүзләрне дә ишеткән бар. Шулайдыр шул. Бу өлкәдә эшләүчеләр дә бер генә төрле булмый торгандыр.
 
– Бүген тәнкыйть өлкәсендә төп көч булып вуз укытучылары калды, – ди Әлфәт Закирҗанов, – Йөкнең иң авыры аларга эләгә. Гомумән, тәнкыйть ул бертөрле генә түгел. Бар профессиональ тәнкыйть, бар язучы тәнкыйте, бар укучы тәнкыйте. Профессиональ тәнкыйть акырын кузгала. Бу аңлашыла да – үзен бу өлкәгә багышлаган санаулы гына шәхесләребез барсына да өлгерә алмыйдыр. Шуңа күрә, Татарстан китап нәшриятында ел саен дөнья күргән йөзәрләгән китапның күп өлеше бөтенләй игътибарсыз кала. Ярый әле язучыларыбыз бар. Алар бер-берсенең иҗатын укып бара, каләмдәшләре турында сүз әйтергә иренми. Укучы тәнкыйте иң гадие – ул китапны ябып куя да ошады яки ошамады дип кенә бәяли.  Боларның, әлбәттә, өчесе дә кирәк. Ләкин укучыны нәкь менә профессиональ тәнкыйть әйдәп барырга тиеш...
 
Сөйләшүнең ни рәвешлерәк барганын чамалау өчен шушы җитеп торыр. Беренче карашка, тыныч һәм артык әһәмияте булмаган нәрсә кебек тоеладыр инде. Әмма бу әдәбият галимнәренең җитди фикер алышуы иде. Аларны тыңлаганда: «Белгечләребез китап укымау һәм тәнкыйть язмау хакына хәтта үз-үзләрен тәнкыйтьләргә дә әзер», – дигән уй башка кереп тә чыкмады. Ниндидер резолюциялар кабул ителеп, тиешле органнарга җибәрелмәсә дә, тәнкыйтьчеләр бүгенге көндә үзләренең мөмкинлекләрен барлады, җитешсезлекләрен ачыклады. Бу аларның алдагы эшчәнлегендә чагылыш табар дип ышаныйк.
 
Бар өмет – хатын-кызда
 
Бу кичәнең иң зур үзенчәлеге студентлар булды –Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең филология факультеты студентлары.
 
Алла ярдәм бирсен инде хәзерге яшьләргә, без студент чакта уку йортлары БДУ да, КДУ иде. Ә хәзер: «Кайда укыйсың?» – дип сорасалар, вузыңның исемен әйтү өчен генә дә фәлән минут кирәк икән.
 
Аларны монда укытучылары – танылган язучы, галим Халисә Ширмән һәм филология фәннәре кандидаты, доцент, әдәбиятчы галим Нурфия Юсупова алып килгән. Барысы да кызлар икәнен күргәч: «Шулайдыр инде. Ана теле белән кызлар шөгыльләнергә тиештер», – дип уйлап куйдым.
 
Дөресен генә әйткәндә, аларга әлләни өметем юк иде. Ник җәфалап йөртәләрдер инде бала-чаганы, әдәбият булса да бер хәл иде, тәнкыйть бит ул... боларга ничек кызык булсын инде. Иснәнеп утырырлар да шунда, сөйләшүләр тәмамлангач, котылдык дип җиңел сулап кайтып китәрләр.
 
Ләкин кызлар җитди булып чыкты. Алар бик кызыксынып тыңлап утырдылар һәм урыны белән көтелмәгән төпле сораулар биреп, галимнәрне аптырашта да калдырдылар. Тәнкыйтьчеләрнең эшчәнлеген җанландыру өчен, бәлки, аларга махсус заказлар бирергә кирәктер, дигән сорау кузгалгач, бишенче курс студенты Айгөл Абдрахманова:
 
– Күңел таләбе белән тотынмагач, заказ буенча гына эшләгән тәнкыйтьче авторны, аның иҗатын тиешенчә аңлап җитә алырмы икән соң? – дип кызыксынды. Аңа ничектер шома гына җавап бирделәр. Заказ буенча эшләү ул әхлак кануннары белән дә, күңел таләбе белән дә каршылыкка килми, бу күптәннән гамәлгә кергән нәрсә, диделәр бугай. Кемдер түләүле заказлар булуы турында да искә алды. Ниндидер язучы иҗатына, әйтик, Дәрдемәнд шигырьләренә, тәнкыйть мәкаләсе язу өчен акча түләү мисалы да бар икән.
 
Үз дәверендә каләмдәшләре арасында «татарның Белинские» дигәнрәк дәрәҗәдә йөреп тә әле берни дәшми утырган Мансур Барҗылыга карап мин: «Мансур абыйның язганнарын пыр туздырып ташларга заказ бирсәм, ничә сум сорарлар икән?» – дип уйлап куйдым.
 
Ильмира Камаева җаен туры китереп кенә:
 
– Яшь иҗатчыларның әсәрләренә тәнкыйть ни дәрәҗәдә? – дигән сорау бирде. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда яшь иҗатчыларга игътибар зуррак. Мөмкинлекләр дә күбрәк. Казан – зур шәһәр, бер ишекне япсалар, икенчесен табу берни түгел. Шулай да соңгы елларда яшь иҗатчыларның әсәрләрен анализлаган җитди язмалар бик күп дип әйтеп булмый. Яшьләрнең кайберләре инде яхшы гына танылып, дәүләт бүләкләренә лаек булсалар да, үз китаплары турында сыңар рецензия да укыганнары юк.
 
Ә инде Ильмира кебек иҗат белән шөгыльләнүче өлкән курс студентлары үз әсәрләрен турыдан-туры язучылар берлегенә китерә ала. Караңгы чырай булмас дип уйлыйм. Ни генә әйтсәң дә, башлап язучы яшь пенсионерларга караганда, өлкән студентлар күпкә өметлерәк.
 
Татарстан язучылар берлегендәге түгәрәк өстәлдә катнашкан кызларның барысы да диярлек әдәби иҗат белән шөгыльләнә, даны күрше республикаларда да билгеле булган «Әллүки» берләшмәсенә йөри икән. Күпләре һәртөрле эреле‑ваклы бәйгеләрдә җиңүчеләр булган, кайберләре Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия ала. Эшләргә дәртләре дә, дәрманнары да бар. Һәм аларның язучылар берлеге эшчәнлегендә якыннанрак катнашырга теләк белдерүе дә – зур нәрсә. Бөтен өмет хатын‑кызда хәзер.
 
Ашка да бәя бирәләр
 
Студентлар белән аралашкан арада остазлары Халисә Ширмәннең дә фикерен белештем.
 
– Тәнкыйть кирәк, әлбәттә. Хатын‑кыз буларак, чагыштыру китерәм: аш пешергәч тә, сорыйбыз бит, тәмле булганмы, юкмы дип. Тәмле дисәләр, баш күккә тия инде, тәмсез дисәләр, нәрсә җитми, нигә тәмсез, нәрсәсе ошамый – шулай төпченәбез һәм киләсе пешергәндә тәмлерәк итәргә тырышабыз. Ә монда табадан төшкән сәнгать әсәренә автор бәя көтә. Ә бәя юк. Җәмәгатьчелек дәшми. Димәк, өч төрле фикер туа: я әсәр «ярый инде шунда» категориясенә карый, я «пешмәгән, сүз әйтеп торуның кирәге юк» дип бәяләнә. Күрәсең, язганыбыз җәмәгатьчелекне «шартлатырдай» түгел. Өченче фикер: синең әсәреңне беркем укымаган. Алай булуы да бик мөмкин.
 
Ә тәнкыйтьне җанландыруның юлы бик гади, минемчә: Язучылар берлеге ай саен тәнкыйть секциясе утырышында ай дәвамында басылган әсәрләргә һәм китапларга күзәтү ясап барса, алдан билгеләнгән аерым кешеләр (язучылармы алар, һөнәри тәнкыйтьчеләрме) басылып чыккан әсәрләр турында шул утырышларда чыгыш ясаса һәм ул чыгышлар матбугатта басылып чыкса, тәнкыйть үзеннән-үзе җанланыр иде. Бигрәк тә чыгыш ясаучыларга Язучылар берлеге, киләчәктә үткәреләчәк юбилей һәм бәйрәмнәрнең итәген ертып булса да, гонорар түләсә, үлгән тәнкыйть тә торып утырыр иде. Тәнкыйтьне үстерүне мин тулаем Язучылар берлеге вәкаләте дип саныйм. Язучылар өчен, әйтик, автомобилистлар җәмгыяте эш эшләмәс бит инде. Теләк һәм конкрет эшләр генә кирәк. Ихтыяҗ бар.

Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»