|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2014 Җәмгыять
Миңнехановның укытучысы: Рөстәм – минем өчен һаман да укучы әлеСаба районының Лесхоз бистәсендә гомер кичерүче 79 яшьлек Фагыйлә апа Талипова Президентыбыз Рөстәм Миңнехановны башлангыч сыйныфларда укыткан. Дөрес, аңа хәреф танырга, язарга өйрәтергә туры килмәгән, 2–4 сыйныфларда белем биргән. Республика башлыгының белеменә нигез салырга ярдәм иткән педагогның бүген хәле ничек икән? Рус сыйныфын биргәч, каушап калдым – 1964 елда гаиләбез белән Лесхоз авылына күченеп килдек. Урманчы иремне бу авылга юллама буенча җибәргәннәр иде. Миңа башта беренче сыйныфны биргәннәр иде, әмма бер-ике атнадан, ике сыйныфны бергә кушкач, эшсез калдым. Чөнки норма буенча бер сыйныфта 22 укучыдан ким булмаска тиеш иде. Ә мин җитәкләгән татар сыйныфында укучылар саны нибары 14 кенә булды. Эшсез калганымны ишеткән урман хуҗалыгы директоры Нургали Миңнеханов мәктәп хуҗасына миңа эш табарга кушкан. Шулай итеп, икенче сыйныфны бирделәр. Монда инде сыйныфтагы укучылар саны – 22. Анда Рөстәм дә бар иде. Әмма бу юлы рус сыйныфын тапшырдылар, – ди Фагыйлә апа, бу авылда эшли башлаган елларын искә төшереп.
Рус сыйныфын биргәч, укыта алырмынмы икән дип, куркып кала ул. Белем ягы проблема түгел, ә менә татарча укыгач, аралашкач, тел мәсьәләсе кытыршырак. Тик ишек артында иртән политинформация сәгатенең ничек үтүен тыңлап торган мәктәп директорының: “Молодец, булдырасың, шулай дәвам ит”, – дигән сүзләре шикләнүләрен юкка чыгара. Сыйныфтагы 4 укучының рус милләтеннән булуы да аңа тел ягын шомартырга булыша. Русча аралашкач, әлеге проблема борчымый башлый.
Берьюлы дүртәр сыйныфны укыткан чаклары да була аның. “Болай укытуның начар ягы бар дип уйламыйм. Хәзер бит бер укытучының бер балага белем биргән чаклары да бар. Аның файдасын күз алдына китерә алмыйм. Дәрес планын 4 сыйныфка төзи идем. Укучылар барысы да бер бүлмәдә утыра, һәр сыйныфта берничәшәр бала. Һәммәсе дә тыңлыйлар. Югары сыйныф материалын эләктереп алучыларга катлаулырак эш бирә идем. Укучыларымның һәркайсы тормышта үз юлын тапты”, – ди ул.
Заман үзгәрә, бүген инде укытучы өчен шартлар да, таләпләр дә башкача. Ә Фагыйлә апа бүгенге мәктәптә укыта алыр идеме икән? “Яхшы белем бирү өчен укытучының ныклап әзерләнгән булуы кирәк. Балалар, оныкларым компьютерга өйрәтеп карарга теләгәннәр иде, булмас, дидем. Әмма яшьрәк вакыт булса, өйрәнер идем. Хәзер укытучылар төн буе утыра. Киленем Розалия төнге сәгать икеләрдә генә йокларга ята. Без дә кич буе дәфтәрләр тикшердек, әмма алай соң ятмый идек. Ул вакытта күбрәк дәрес планына игътибар итәләр иде”, – ди 33 ел стажы булган педагог.
Укытмаган фәне калмаган...
Заманында аның үзенә дә күп укырга туры килгән. Химиядән кала барлык фәннәрдән дә дәрес биреп караган ул. Югыйсә үзе – башлангыч сыйныф укытучысы гына. Мамадыш педагогия училищесын тәмамлагач, аны Зәй районының Яңа Налим авылына математика укытучысы итеп җибәрәләр. Математиканы яхшы белгән Фагыйләгә бер ай курсларда уку да җитә. Анда бер ел укытканнан соң элеккеге Тәкәнеш районының Хәсән мәктәбенә урнаша. Аннан соң инде укытучы эшчәнлеген Лесхозда дәвам итә. Педучилищега укырга кергән елларын да яхшы хәтерли Фагыйлә апа. Укырга керер өчен алты фәннән сынау билгеләнгән була. Әмма, ни хикмәттер, һәр фәннән икешәр имтихан тотарга туры килә. Фагыйлә апаны исә рус әдәбияты сынавыннан башка гына кабул итәләр. Күрәсең, алдагы сынау нәтиҗәләре канәгатьләндергәндер. Ул чакта бер урынга 6 кеше дәгъва кылган. Аны укытучы һөнәре кайсы ягы белән җәлеп иткән соң? Әтисенең энесе укытучы Рәкыйп абыйсының дәрес бирүе сокландырган аны. Үзе дә яшьтәшләрен, сеңелләрен җыеп, укытучы булып уйнаган. Акбур дигәнең – күмер, ручкасы – корымнан ясалган кара һәм каз каурые. Әтисенең склад мөдире булуының да файдасы тигән. Квитанцияләрне берләштергән китапчыкларның икенче ягы дәфтәр урынына яраган. Соңыннан кибетләрдә кәгазь сатыла башлаган. Әмма аны берәрне генә алырга акчасы җиткән. Ике сеңлесе дә педагог белгечлеген сайлаган. “Сеңлем, ул чакта күбрәк матди ягы кызыксындыргандыр. Укытучылыкка киткәннәргә 120 сум стипендия түлиләр иде. Ә авылда мондый акча беркайда да юк. Әти үлгәч, әни 3 бала белән ялгыз калды. Ул көне буе колхоз эшендә, аңа акча түләмиләр. Хәлебез авыр иде”, – ди Фагыйлә апа. Gaineris, Pre workout, Aminorūgštys - BCAA https://ambicija.eu/aminorugstys
Шулай да Фагыйлә апа үзен башка берәр һөнәр буенча күз алдына китерә алмаган. Ә бит ул елларда укытучыга төрлесен кичерергә туры килгән. Мәктәпләрнең матди ягы авыр, кышларын салкын үзәккә үтә. Кочегар иртәнге сәгать 4тә килеп мичкә ягып куйса да, алданрак килгән кайбер шук малайлар, эссе дип, ишекне ачып куя торган булган. Аннан инде: “Апа, монда суык, укып булмый”, – дигәннәр. Кулларына бияләй киеп утырган чаклары да булгалаган.
Тел байлыгына сокланам
Ә менә кечкенә Рөстәм ниндирәк булган соң? “Кыш көне пәлтә киеп йөрүне белмәде ул. Башка туганнары да шулай иде. Свитер, аның өстеннән мәктәп формасы киеп йөрделәр. Чаңгыда шуарга яраталар иде. Әтиләре кышын күлдә коена иде. Рөстәм аз сөйли иде. Хәзер, Президент булгач, аның тел байлыгына сокланып утырам. Минем дә өлеш кергән бит дип горурланып куям. Ул күз алдыма һаман да бәләкәй Рөстәм булып, мәктәп формасыннан килеп баса. Гадилеге белән аерылып тора, иптәшләрен хөрмәт итә. Директор баласы дип үзен өстен куймый, ярдәмчел иде. “4ле” һәм “5ле” билгеләренә генә укыды”, – дип искә ала Фагыйлә апа.
Аша, Рөстәм, аша...
Кызыклы хатирәләр дигәндә, 4 сыйныф укучылары белән бергәләшеп бәрәңге алырга барган чакларын искә төшерде. “Ул вакытта балалар су багы алып килгәннәр иде. Шуны каплап, бәрәңге пешерделәр. Бәрәңге күмерлерәк иде. Башкалар ашап китте, ә Рөстәм һаман ашый да ашый. Шулчак бер малай: “Аша, Рөстәм, без аны тавыкларга гына пешерәбез, өеңдә ашамыйсыңдыр әле”, – дип куйды. Агач утыртырга барган чакта укучыларым: “Апа, барыгыз, өегезгә кайтып ял итегез, без тәртипле генә торабыз, сугышмыйбыз”, – дияләр иде”, – ди Фагыйлә апа.
Җыелышларга әтисе Нургали абый үзе дә йөри торган булган. Ул исә Рөстәмнең билгеләре белән кызыксынган. Янәсе, арттырып куелмаганмы, үзе көч түгеп алганмы? “Билге мәсьәләсендә таләпчән булырга куша иде ул. Минем исә бер укучыга да билгене күтәреп куйганым булмады”, – ди Фагыйлә апа, үзенең яратып эшләгән елларын сагынып.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|