|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2014 Матбугат
Алмаз Гафиятов: Әтидән тәнкыйтьне еш ишетергә туры килми (лифт-интервью)
Яңа сезонда “Татарстан – Яңа гасыр” каналында “Спорт тайм” дигән тапшыру чыга башлады. Аның алып баручысы һәм редакторы Алмаз Гафиятов белән әңгәмә кордык. - Алмаз, спорт тапшыруын башлап җибәргәнсез икән. Нәрсәләр күрсәтергә исәплисез?
- Ярты сәгатьлек тапшыру “Спорт тайм” дип атала. Һәр җомга 22:00дә чыгачак. Беренчесе дөнья күрде инде. Республикадагы иң мөһим спорт вакыйгаларын анализлыйбыз. Һәр тапшыру саен кунаклар көтелә: спортчылар, тренерлар, җитәкчеләр. Кызыклы рубрикалар әзерлибез.
- Моңарчы “ТНВ” үзе җитештергән спорт тапшыруы юк иде бугай?
- Әйе. Барысын да чит студияләр эшләде. Безнең тапшыруда эксклюзив интервьюлар, ярышлардан видеолар тәкъдим ителәчәк. Беренче чыгарылышта “Рубин” футбол клубы генераль директоры Айрат Гәрәев белән интервью булды.
- Син спорт журналистлары династиясен булдырдың. Әтиең Атлас абый үз фикерен әйтми кала торганнардан түгел. Телевидениедәге эшчәнлегеңне тәнкыйтьләп сүтеп җыядыр?
- Әтидән тәнкыйтьне еш ишетергә туры килми, анысы. Кирәк вакытта хаталарны билгеләп үтә, алга таба аларны булдырмаска тырышам.
- Үзең дә спорт белән шөгыльләнәсеңме?
- Әйе, футбол, көрәш, зур теннис һәм өстәл теннисы белән актив шөгыльләнәм.
--- |
Иң күп укылган
|