поиск новостей
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Февраль
  • Фәнис Яруллин (1938-2011) - язучы
  • Гөлинә Гыймадова - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
30.09.2014 Мәгариф

Тәрбиячеләр – иң бәхетле һәм иң авыр хезмәт ияләре (ФОТО)

27 сентябрьдә барлык тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләр хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Тәрбиячеләр – иң бәхетле һәм иң авыр хезмәт ияләре. Бәхетле, чөнки алар – явызлыкны белмәүче эчкерсез күңелле сабыйларга беренче тормыш дәресе бирүчеләр. Эшләре авыр, чөнки көн дәвамында дистәләгән баланы җайларга-көйләргә, һәркайсына күңел җылыңны бирергә кирәк. Ата-ананың күпчелеге әле бер-ике баласына да түзә алмаган заманда тәрбияче үз төркемендәге дистәләгән бала өчен иң-иң якын кешегә әйләнә дә куя.

Уразавыл балалар бакчасында нәниләр өчен барлык уңай шартлар тудырылган. Шуңадырмы, аларның һәрбересе матур, чиста, иркен бакчага зур теләк белән йөри. 1989 елда ачылган балалар бакчасында бүгенге көндә сигез дистә бала тәрбияләнә. Коллектив үз эшенә җаваплы караган ике дистә хезмәткәрне берләштерә. Бакча ачылганнан бирле биредә тәҗрибәле педагог Ләйлә Зарипова җитәкчелек итә.
 
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без Ләйлә ханымның тәкъдиме буенча әлеге учреждениенең тәҗрибәле тәрбиячеләре Зифа Мөхәммәтҗанова һәм Румия Абдряхимова белән таныштык. 
 
Зифа ике дистә елдан артык инде әлеге бакчада өлкән тәрбияче булып хезмәт итә. Мәктәптән соң Лукоян педучилищесын, аннары Арзамас педагогия институтын тәмамлый. 
 
- Балаларны яратканга, үсеп җиткәч нинди һөнәр сайлавым алдан билгеле иде инде. Гаиләдә дә өлкән бала буларак, барлык туганнарымны, аеруча төпчегебез Гөлнараны тәрбияләү күбесе минем җилкәгә төште. 
 
Бүгенге көндә урта төркемгә йөрүче 15 балага тәрбия бирәм. Төрле уеннар, җырлар, шигырьләр, такмаклар ярдәмендә эш алып барам. Бакчадагы хезмәтем дәверендә бер тапкыр да ата-аналар белән ачуланышканым булмады, Ходайга шөкер. Алай гына да түгел, мондый уйның бер генә тапкыр башыма да кереп караганы юк. Мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан еш кына алар белән чәй өстәлләре әзерләп, гаилә бәйрәмнәре, кичәләр оештырабыз, - ди Зифа.
 
Румия дә бакчада яңа кеше түгел. Ул бирегә Уразавыл педучилищесын тәмамлап килә. Һәм менә 12 ел инде шунда уңышлы гына тәрбияче вазифаларын башкара. Бүгенге көндә аның канаты астында икенче кече группага йөрүче өч һәм дүрт яшьлек 16 бала. Моңа кадәр ул тәрбияләгән 16 бала агымдагы уку елында Уразавыл урта мәктәбендә белем ала башладылар.
 
- Тәрбияче йомшак күңелле, таләпчән булуыннан тыш, тирән белемле булырга, заман белән бергә атларга, балаларны яратырга тиеш. Аннары балалар тәрбияләү ул минем гомерлек һөнәрем.
 
Бакча – бала өчен әни-әтиләре эштә булган вакытта карап тору урыны гына түгел, ә кечкенәдән яшьтәшләре белән аралашырга, билгеләнгән кагыйдәләрне үзләштерергә, җәмгыятьтә яшәргә яраклашырга өйрәтүче мөһим тәрбия учагы да, - ди Румия. 
 
“Ул чын хуҗабикә – матур итеп гөлләр, чәчәкләр үстерә, тәмле ашлар пешерә”, - дип тасвирлады аны бакча мөдире. 
 
Менә шундый шат күңелле, бала җанлы тәрбиячеләр хезмәт итә Уразавыл балалар бакчасында. Ә инде хезмәтләре өчен күп төрле бүләкләргә – яшь буынга тәрбия бирү эшендә тырыш хезмәт куйганнары өчен Мактау грамоталарына ия булулары, “Ел укытучысы” һәм башка район конкурсларында уңышлы катнашулары бу мөлаем ханымнарның педагогик эшчәнлегенең югары дәрәҗәдә төзелгәнлеге турында сөйли. Только хорошие девушки для отдыха проститутки в Омске ждет вашего звонка. Реальные фото.
 
Форсаттан файдаланып, без Румия белән Зифаны, алар йөзендә барлык тәрбиячеләрне һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләр хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре - Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләр көне белән ихластан тәбрик итәбез! Шушы якты бәйрәм уңаеннан сезгә нык сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, иминлек, катлаулы һәм мөһим эшегездә зур уңышлар телибез. Киләчәк көннәрегез дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхетле яшәгез. 
 
Күңелегез һәрвакыт тыныч, тормышыгыз, хезмәтегез уңышлы булсын.
 
 
1
 
 
2
 
 
3

Автор фотолары.
 

Румия ХАМЗИНА
Туган як
№ | 30.09.2014
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы