поиск новостей
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Февраль
  • Фәнис Яруллин (1938-2011) - язучы
  • Гөлинә Гыймадова - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
29.09.2014 Җәмгыять

Хатын-кыз акыллыракмы, ир-атмы?

Соңгы елларда бу сорау бик еш яңгырый. Тарихтан беләбез, борынгы заманда ук хатын-кызның хокукы ир-атныкы белән тигез булмаган. Аңа кадәр матриархат чоры хөкем сөргән диләр-диюен, тик анысы Русия тарихчылары уйлап чыгарган монгол-татар изүе ише әкияттерме, чындырмы – белгән юк. Үзләрен дөнья кендеге дип санаган европалылар да хатын-кызның физик мөмкинлеген һәм акыл дәрәҗәсен ир-атныкыннан кайтыш дип санаган.

Хатын-кызның иҗтимагый тормышка лаек биләмәсен Германия кайзеры Вильгельм II “к” хәрефенә башланган өч сүз (кinder, кuche, кirche) белән тамгалап чикләгән һәм шуны Европада кайчандыр канун дәрәҗәсендә хакка чыгарганнар. Ул сүзләр бала, кухня, гыйбадәтханә дигәннәрне аңлата.

Бүген хатын-кыз ир-атныкы дип саналган барча даирәләргә дә үтеп, кайберләреннән көчле җенес вәкилләрен кысрыклый ук башлады. Әдәбият, сәнгать, фән, спортта алар яңадан-яңа уңышлар яулый тора. Хәтта бокс, самбо, футбол, хоккей, штанга күтәрү кебек хатын-кыз табигатенә ят төрләрне дә тынычлыкта калдырмыйлар. Татарның “сыер дуласа аттан яман” дигәненә җирлек әллә кайчан туган, күрәсең.
 
Мәгълүм ки, тәрбияче, укытучы, мөгаллим вазыйфалары бездә тулаем диярлек хатын-кыз кулына калды. Нәтиҗәдә, күңеле белән күпчелек хатын-кыз – остаз, ә ир-ат – шәкерт, сүз тыңлаучан яки тәртипсез малай роленә күнде. Хатын-кыз сүзеннән чыгарга омтылу шәкертнең хәлфәсен санламавы сымаграк аңлашыла башлады. Бүтән илләрдә хәл бездәгедәй кискен тормый, чөнки шәхес формалашу чорында тәрбияче, укытучы вазыйфалары бүленешендә әлегә тигезлек саклана. Ә менә кагыйдәдән искәрмә сыйфатында Япониядә укытучы булып һаман да бары тик ир-атлар гына эшли ала һәм аларда ир-ат абруе һаман да югары.
 
Анысы да монысы, үзен өстен, акыллырак санаган ир-ат халкы инде, соңгы ныгытмадан чигенеп, хатын-кызларның фәйләсуфлыгын да танырга мәҗбүр булды. Интернетта бөек дип тәкъдим ителгән хатын-кызлар авызыннан чыккан афоризмнарга багышланган махсус сайт бар. Чит илләрнең язучы ир-атлары, хур булудан куркып микән, бу жанрда “ат уйнату”дан тыйлыктылар. Ә менә татарның язучы ир-атлары 2012 елда “Казан утлары” журналында фәйләсуфлыкта сынашып, ягъни афоризмнар язып мавыгып алдылар һәм иҗат үрнәкләре интернетка да эленгән иде. Үзенчәлек шунда, алар язганнар әйтем, афоризм дип түгел, ә үз исемнәренә пролетар юлбашчылар сыман “изм” койрыгы тагып тәгаенләде. Мин бу шаукымга яраткан газетабызда басылган “Бюст бәйгесе” дигән мәкаләмдә (2012 ел, 12 май) кыскача шәрехләмә биреп узган да идем инде. Өстәп шуны гына белдерәм, язучыларыбызның акыллы фикерләренә карата сайтта язышучылар үз фикерләрен белдереп, бер ханым ошбу тәҗрибәне б...зм дип тамгалады (фәнни телдә аны экскрементизм дип тәрҗемә итәсе микән инде). Һәм ул үз вариантларын тәкъдим итте. Аныкылар төплерәк, үткенрәк, үтемлерәк булганлыктан, һөнәри әдип чутында чыгыш ясаган ир-ат каләмзатларыбыз шактый мөшкел хәлдә калды.
 
Минем дә үземне шул жанрда сынап караганым булды. Әмма интернетта ханымнар иҗатына багышланган сайт белән танышканнан соң ниятемнән кире кайттым. Эч пошканда әлеге битне ачам һәм үткен зиһеннәрен бер җөмлә кысасында яшендәй уйнатырга маһир ханымнарның иҗаты белән танышып, хозурланам. Алар үзтәнкыйтьтән дә куркып тормыйлар, каләмнәреннән һәр төшкәне “10”га барып кадалышлы аткан укка тиң. Язганнарымны куәтләү җәһәтеннән кайбер ханым-авторлардан берәр-берәр генә мисал китерү артык булмас дип уйлыйм. Ошамаса, гаеп миндә, димәк, тәрҗемәм чиле-пешле чыккан.
 
СССРның мәшһүр артисткасы Фаина Раневская: “Әгәр хатын-кыз ир-атка син иң акыллы дип әйтә икән, димәк, ул бүтән андый җүләрне таба алмаячагына иман китергән”.
 
Танылган АКШ язучысы Гертруда Стайн: “Теләгәнеңә ниһаять ирешкәч, аны бөтенләй теләмәгәнлегең аныклана”. Если у вас появилось желание побаловать себя потрясающим интимом, вас точно поразят лучшие шлюхи Екатеринбурга . Вы имеете возможность найти шлюх по обширному спектру особенностей, включая их габариты, размер бюста, а также район проживания!
 
Җырчы Анна Герман: “Мин, мөгаен, беркайчан да ир-ат муенына асылына алмамдыр. Буем ирек бирми”.
 
Җырчы Алла Пугачева: “Һәр хатын-кыз һәрвакыт актриса. Начар уйнаганы – оттыра”.
 
Америка язучысы Бетти Дейвис: “Яшьтәшләрем шундый тиз картая, карап торулары үзе бер күңелле”.
 
Израиль дәүләтенең беренче премьер-министры Голда Меир: “Хатын-кызның тигез хокуклыгы өчен көрәшүче хәрәкәт кайбер нәрсәләрне аңышмый. Нәкъ менә ирләр дискриминациядә, чөнки бала тапмыйлар. Һәм беркем шушы хәл белән көрәшми”.
 
Ил тәхетендә кайчан да булса хатын-кыз утырачагы, “дилбегәне” Ангела Меркель алачагы Вильгельм II нең ике ятып бер төшенә дә кермәгәндер. Черчилльне инглиз халкы зурлап искә ала, ләкин Маргарет Тетчерның олуглыгын да дөнья таныды.
 
Кешелек үзгәрә һәм һәр нәрсәнең акча сыман иләк һәм күн ягы бар. Бүген психологлар, табиблар, галимнәр чаң суга, имеш ки, ир-ат хатыншалана, ә хатын-кыз ирдәүкәләнә бара. Аналарның табигате үзгәрә. Янәсе, карьера өчен яшәү хатын-кызга икенче яклап китереп суга.
 
Әйе, табигатьтә дә үзгәрешләр бихисап – үсемлекләр, агачлар, җәнлекләр, кошлар, кыскасы, төрле җан ияләре берәмләп һәм төркемләп тә юкка чыга тора. Акыл иясе, ягъни Кеше булмаса Җир шары табигатенә, үсемлекләренә, җан ияләренә юкка чыгу һәм чүпкә бату куркынычы янамас иде. Димәк, акыл Җир шарының яшәешенә аяк чала булып чыга. Ир-атның гына акыллы булуына планета бәлкем түзәр дә иде, хатын-кыз акылы да үзенә куллану даирәләре яулагач, эшләр гомумән хәтәрәя. Мәгълүм ки, радиация турында гыйлемгә ирле-хатынлы физиклар Мария һәм Пьер Кюрилар нигез салган. Шушы гыйлем атом-төш энергиясен тыныч һәм сугыш шартларында куллануга юл ачкан. Шунысын да тәгаенләү артык булмас, бу икәүнең кайсы акыллырак булган дигән сорау борынласа, Пьер – бер, ә Мария ике тапкыр Нобель премиясе лауреаты. Шәхсән үзем дә, бүген татарның иң шәп шагыйре кем дип сорасалар, ике дә уйламыйча, Саҗидә Сөләйманова, иң талантлы һөнәри композиторлар кем дип кызыксынсалар, Мәсгудә Шәмсетдинова, Луиза Батыр-Болгари дип җавап бирәчәкмен. Ә иң бөек җырчыбыз кем иде дип тәфтишләсәләр, Фәридә Кудашева дими хәл юк. Милләтпәрвәрләребез арасында хатын-кызлар алгы сафта. Ир-атлар нишлиме? Сөембикә-ханбикәгә күрекле мәйданда шәп һәйкәл калкытасы урында, балчык казый торган машинага затлы исемен куеп, җир астына төшереп, метро казыта. Сара апабыз Садыйковага чүплек урнашкан мәйданда һәйкәл сала башлап, чүплекне күбрәк кирәксенү хакына ул нияттән ярты юлда баш тарта. “Чаян” журналында микән, шундый карикатура истә калган: ир – 0, хатын 1 саны кыяфәтендә янәшә 10 саны тәшкил итеп басып торалар һәм ир, мин булмасам гомерең буе 1 булып каласы идең бит син, дип хатынны табалый.
 
Язмабыз башында хатын-кызлар акыллыракмы, ир-атлармы дигән сорау куелган иде. Татарда ике төрле уйларга шик калдырмый торган “Хатын-кызның чәче озын, акылы кыска” дигән мәкаль бар-барын. Аның кайчан яралганын беркем белми. Халкыбызның янә бер мәкале алдагысын сызып ташлый кебек: “Ир – баш, хатын – муен”. Мәгънәсе: ир үзен баш саный һәм хатын-кыз ихтыярына берсүзсез буйсына. Димәк, хатын-кызның үз акылы үзе белән, ә ир-атныкы хатын-кызныкына бәйле булып чыга. 

Рөстәм ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ 24 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы