|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2014 Бәйрәм
Түбән Новгородта “Татар кызы” матурлык бәйгесе узды24 сентябрьдә Түбән Новгородта беренче өлкә “Татар кызы” матурлык бәйгесе узды. РНКАТНО каршындагы “Шатлык” клубының “Авыл кызы” бәйгесе оештыру тәҗрибәсе булса да, әлегә шәһәр җирлегендә татар кызлары арасында мондый бәйге уздырылганы юк иде. Бәйгедә катнашырга 10 кыз сайлап алынды, аларга таләпләрнең иң беренчесе – татар телен белү, киемнәрендә милли бизәкләр булу, иҗади бәйгедә халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдыру иде. Әлбәттә, бу бәйгедә татар кызының тыйнак, әдәпле, күркәм холыклы булганнарына өстенлек бирелде. Бәйгене оештыру “Татарстан – Түбән Новгород” сәүдә йорты, “Окский берег” торак комплексы ярдәме белән мөмкин булды. Мәскәүдән махсус килгән яшь, сәләтле якташларыбыз DJ Радик Яруллин, Рената Ильясова, Сөмбел Билалова да бәйрәмнең бизәге булдылар, әлбәттә. Кызларыбыз үз якташлары каршында иң уңган-булган, тыйнак һәм гүзәл булуларын исбатладылар. Барысы да үзләрен лаеклы күрсәтсә дә, конкурс булгач җиңүчесе дә була инде аның. Өлкә “Татар кызы” исеменә Лилия Гарипова лаек булды.
Зилә АХМАДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|