поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.09.2014 Шоу-бизнес

Ел саен авариягә эләгүче Ринат Рахматуллин ай саен 30 мең штраф түли (ФОТО)

Автор-башкаручы Ринат Рахматуллин да үзенең гастроль турын башлап җибәрде. Алдагы айларда аны Пермь, Башкортстан якларында яшәүче тамашачылар көтә. Тик бер күңелсез ягы бар икән: җырчы ел саен юл һәлакәтенә очрый. Ә бер елны кыш көне машинасы белән 10 мәртәбә әйләнгәч, фәрештәләре саклап калган була үзен.

Җырчы өчен һәр алган машинасы якын дусты кебек. Һәрдаим карап, гел юдыртып кына тора икән. Бик якын булса да, машиналарын алмаштырып торуын да яшермәде. Менә соңгысы — «Range Rover» маркалы. Бик кыйммәтле үзе. Бәясен әйтеп торудан баш тартты, мактанасым килми, ди. Йөртүчесе дә бар икән. Шулай да, гадәттә, руль артына үзе утыра. Тизлекне арттырып йөрүен дә яшерми.
 
Камераларга булган штрафы ай саен 27-28 мең сумны тәшкил итә. Бу бары камералар өчен генә! Протоколларны кертмичә! Җырчының Буада яшәве беркемгә дә яңалык түгелдер. Гаиләсе белән күп еллар шунда гомер кичерә. Ул Буадан Казанга 220 тизлек белән 45 минутта килеп җитә. Ә Буа белән Казан арасы — 135 чакрым.
 
 
— Юлда тизлекне арттырып йөрергә туры килсә дә, карап йөрим. Аллага шөкер, машинам әйбәт. Үзем өчен дә бик уңайлы. Менә шул камералар үтерә инде (көлә.). Үзебезнең Буа гаишниклары: “Ринат, монда бераз җыелды бит әле”, - дип шалтыраталар. Ай саен 30 мең сумга якын штраф кына түлим мин. Бу машинамда йөрүемә бер ел була. Иҗат төркемемдә эшләүче артистларым аерым “Мерседес” автобусында йөриләр, — ди Ринат Рахматуллин.
 
Бик кыйммәтле машина булгач, бензинны да күп ашый торгандыр дип уйлап куйдым. Чыннан да шулай булып чыкты. Җырчыга Буадан Казанга әйләнеп кайтыр өчен генә 5 мең сум бензинга гына китә икән.
 
 
Ринат Рахматуллинның олы кызы Ландыш белән кияве Фәниснең бергә гаилә коруларына да бер ел була икән. Әлегә җырчыны дәү әти итәргә ашыкмыйлар. Ландышның быел диплом яклый торган елы, ди. Җырчының кечкенә кызы Регина – нәкъ үзе. 3 нче сыйныфта укый икән. «Кече кызым тик тора белми. Куйган максатына ирешә торган. Үпкәли дә, ачу да саклый белми. Берәр нәрсә алып кайтырга заказ биреп, ул әйберне мин таба алмаган очракта да, «Ярар, әтием. Икенче юлы булыр әле», — дип әйтә. Регинабыз кечкенә булса да, бик гаилә җанлы бала инде. Әти-әни өчен үлеп тора торган», — ди Ринат Рахматуллин.
 
 
 
Буа районының Түбән Наратбаш авылында гомер итүче 76 яшьлек әнисе Нурия апаны җырчы фәрештәгә тиңли. Әтисе күптән гүр иясе икән инде. «Гаиләдә без өч бала үстек. Мин — төпчеге. Әниебез барысы өчен дә тырышты.  Авылда салып биргән зур өйдә гомер итә ул. Көнгә 10 мәртәбә генә шалтыратып торам. Шалтыратып кына калмыйм! Буада булганда, әнием янына көн саен авылга кайтып, йөзен күрмәсәм күңелем булмый минем. Ул безнең өчен җанын-тәнен биргән кеше. 40 ел тәрбияче булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Бар җирдә дә үзен хөрмәт итәләр. Озак яшәсен иде! Әнкәй булмаса, хәтта минем өчен дөнья беткән кебек булырга мөмкин», – диде җырчы.
 
Ринат Рахматуллинга 44 яшь дип тә әйтмәссең! Сәхнәдәге биюләре, энергетикасы гына ни тора! Яшьләр кебек киенә ул, алар белән уртак телне дә тиз таба. Шулай, солянка концертларының берсендә Илдар Әхмәтов, Венер Сәлимов, Раяз Фасиховлар белән сөйләшеп, тәмәке тартып тора икән. Әйтергә кирәк, җырчы шактый еллар тәмәке тарта. Ташларга да ниятли. Әмма... “Син тәмәкене ташларга уйламыйсыңмы, Ринат абый?” – дип Илдар Әхмәтов сорый ди. “Илдар брат, ашыкма! Син дөрес сөйләмисең. Ташламасын! Әгәр дә ташлый икән, аның бренды югала. Кеше аның карлыккан тавышына күнеккән инде. Ул ташласа, иртәгә Ленар Сәйфиев кебек җырлый башлаячак. Начар мәгънәдә аңлый күрмәгез. Иртәгә аның концертына килми башлаячаклар”, – дигән Раяз Фасихов.

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ --- | 27.09.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»